Япониядә яшәүче 34 яшьлек Кейко Мория (инстаграмдагы тәхәллүсе davai_kaja) рәсем ясау белән мавыга. Рәссамның соңгы эшләре дөнья халыкларының милли киемнәренә багышланган. Алар арасында татар һәм башкорт кызлары сурәтләре дә бар. Азатлык Кейкодан милли кием темасы белән кызыксынуы нидән башлануы, Япониядәге "татар эзләре" турында сорашты.
— Минем фамилиям "Мория": Мори – урман, Я – үзән дигәнне аңлата. Яманаси префектурасында яшим, тәрәзәмнән Фудзи тавы күренә. Чия, йөзем, шафталу һәм башка җимеш агачлары үстерү белән шөгыльләнәм, мин home engineer. Сезнең телдә хуҗабикә дигән сүз туры килә.
— Милли кием темасы белән кайчан кызыксына башладыгыз?
— Мин университетта бераз рус теле өйрәндем. Һәм Үзбәкстанда ярты ел япон теле укыттым. Әлеге ике тәҗрибә Русиядә яшәүче халыклар белән кызыксына башларга мәҗбүр итте. Әлегә кадәр ясаган милли костюмнар саны егермегә якын. Барыннан да элек, мин японнарга Русиядә күп төрле милли төркемнәр яшәвен аңлатырга теләдем. Япония – утрауларда урнашкан зур булмаган дәүләт, әмма аның да һәрбер төбәгендә үз климаты, мәдәнияте, үз ашамлыклары һәм үз теле. Ул яктан миңа илем бик ошый.
— Кемне ясарга икәнен үзегез хәл итәсезме, әллә язылучыларыгыз тәкъдим итәме? Бу рәсемнәр сатыламы?
— Мин үзем ни ясарга телим, шуны ясыйм. Соңгы вакытта ара-тирә язылучылардан тәкъдимнәр алам.
Сурәтләремне сатмыйм. Чөнки бу бары тик минем хобби, яратып башкарган шөгылем. Миңа рәсем төшерү ошый, әмма кайвакыт хаталар җибәрәм, чөнки минем Русия тарихын һәм төрле халыкларны белүем көчле түгел. Мине кем дә булса кисәтә, төзәтә. Мин шуннан өйрәнәм. Миңа мондый үзара бәйләнеш бик ошый.
— Сезгә төрле телләрдә язалар. Үзегез ничә тел беләсез?
— Кызганычка, минем бердәнбер иркенләп аралаша торган телем – япон теле. Рус һәм инглиз телләрендә начар сөйләшәм. Моннан тыш үзбәк һәм корея телләрендә берничә сүз беләм. Миңа моның өчен оят.
— Рәсемнәрне төшергәндә нәрсәгә нигезләнәсез?
— Мин рәсем төшергәндә хаталар ясамаска тырышам. Минем өчен шунысы мөһим – бу милләт вәкилләре үзләрен уңайсыз хис итмәсен. Моның өчен мин бик күп фотографияләрне өйрәнәм. Кайвакыт аларны Инстаграмнан эзлим һәм сурәт төшерер алдыннан бу кешедән интервью алам.
— Япониянең Кобе шәһәрендә татарлар төзеткән мәчет бар, ул турыда беләсезме, барганыгыз бармы?
— Юк, мин бу хакта бик аз беләм. Ул Япониядәге иң борынгы мәчет. Мин көнчыгыш Япониядә яшим һәм көнбатыш Япония белән таныш түгел. Аны төзүгә татарлар да катнашканмы? Бу бик кызыклы!
— Әйе, әлеге мәчеткә татар мөһаҗирләре нигез салган. Бәлки, сез Япониядә яшәүче татарлар белән таныштыр?
— Минем биредә татарларны очратканым юк. Мин алар белән танышырга теләр идем!
— Самурай кылычларын ясаганда тимерне "татара" дип аталган ысул белән эшлиләр, сез аның нечкәлекләрен беләсезме?
— Татар технологиясе турында ишеткәнем юк, бу бик кызык. Әмма урта гасыр Япониясендә тимер эшкәртүдә "татара" технологиясе кулланылган, ул "татар" атамасына охшаш. Япон мәдәнияте, сәнәгать технологияләре һәм япон мәдәниятенең башка аспектлары Кытайдан китерелгән. Татар технологияләренең Кытай аша Япониягә эләгүе гаҗәп түгел. Мин шулай уйлыйм.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!