Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинага сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан икенче батальон җыелды


Шәйморатов исемендәге беренче батальон бер атна элек хәрби күнегүләргә киткән иде.

Башкортстанда Украинага сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан икенче батальон җыелды. Русия каһарманы Александр Доставалов исемен йөрткән батальон иртәгә укуларга җибәрелергә тиеш, дип яза "РБК Уфа".

"Десант гаскәрләре һәм махсус көчләр ветераннары" иҗтимагый оешма рәисе Марат Әдһәмов сүзләренчә, батальонга 300дән артык кеше җыя алганнар.

Башкортстанда "Десант гаскәрләре һәм махсус көчләр ветераннары" иҗтимагый оешмасы республикада Украинага сугышырга китәр өчен ихтыярилардан торган батальон оештыру теләге белән чыкты.

Бер атна элек Шәйморатов исемендәге беренче батальон хәрби күнегүләргә киткән иде. Күнегүләрдән соң алар Украинага сугышка китәр дип көтелә.

Уфада Корбан гаетендә Шәйморатов батальоны имамы да тәкъдим ителде. Бу вазифаны Хәмзә Хафизов башкарачак диелде. "Бүгенге көндә егетләребезгә психологик һәм рухи ярдәм, терәк кирәк", диде Азатлыкка имам.

Башкортстанда Украинага каршы сугышка җибәрү өчен махсус батальон оешты. Ул генерал Миңлегали Шәйморатов исеме белән атала. Шул ук вакытта Башкортстанда десантчы-ветераннар ихтыярилардан тагын бер батальон оештырмакчы.

Күптән түгел Татарстанда да ихтыярилардан торган ике батальон оешты. Аларга "Алга" һәм "Тимер" атамалары бирелде.

Кайбер урыс милләтчеләре Украинада сугышны якласалар да, милли батальон оештыруны тәнкыйтьләп чыкты. Милли республикаларга гаскәр төзергә мөмкинлек бирүнең нәтиҗәсе начар булырга мөмкин ди алар.

Азатлык ачык чыганаклардан Укринадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара. Хәзерге вакытта анда Татарстаннан – 93, Башкортстаннан – 135 кешенең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG