Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яхшылап әйткәнне аңламасаң, начар булачак". Кырымтатар Энвер Крош тоткарлангач кыйналуын белдерде


Энвер Крош. Архив фотосы
Энвер Крош. Архив фотосы

Кичә Кырымның Җанкөй районында яшәүче кырымтатарларны тентеделәр. Алты ирне, шул исәптән Энвер Крошны алып киткәннәр. Аларны Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаеплиләр.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районында 11 августта узган тентүләрдә тоткарланган кырымтатар активисты Энвер Крошны кыйнаган һәм җәфалаган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә адвокат Эмиль Курбединов хәбәр иткән.

Аның яклаучысы әйтүенчә, җәфалаулар Җанкөйдән Акмәчеткә (Симферополь) барган чакта, машинада булган. Крошның тәнендә кыйналудан эзләр калган, Курбединов җинаять эше ачуларын таләп итә.

Адвокат сөйләвенчә, Крошның Немсе Җанкөй (Ближнегородское) авылындагы йортын тентегәннән соң, активистны газельгә ябып, Русиянең Акмәчеттәге федераль иминлек хезмәте идарәсенә алып киткәннәр. Йөртүчедән тыш, машинада битлек кигән, кораллы алты кеше дә булган. Юлда барганда аларның берсе Крошка иртәнге тентүдә тартып алынган телефонын күрсәткән һәм серсүзен язып, телефонын ачуын таләп иткән.

"Яхшылап әйтәбез, телефоныңны ач", дигәннәр силовиклар. Кырымтатар активисты баш тарткач, "Яхшылап әйткәнне аңламыйсың икән, начар булачак", дип янаганнар.

Крошның муенына каеш кидерүләре, борын-авызын каплап, тончыкканчы тотулары әйтелә

Крош баш тартканнан соң аның кулларын артка каерып богаулаганнар, алгы ягы белән җиргә егып салганнар, кулларын өскә таба каерып, күтәреп ирне гәүдәсе белән идәнгә ташлый башлаганнар дип сөйләгән адвокат. Соңыннан Крошның муенына каеш кидерүләре, борын-авызын каплап, тончыкканчы тотулары әйтелә. Бу җәфалаулар барышында телефонының серсүзен таләп иткәннәр, суккалаганнар диелә.

Соңрак Крошны кабат утыргычка утыртулары һәм телефонының серсүзен язуны таләп итеп, башына суккалап барулары хәбәр ителә.

"Мин ФСБга килгәч аның кулына кан сауган, сыдырылган урыннарны күрдем. Сул як чигәсе янында шеш бар, кан сауган. Баш чүмечендә күгәргән кебек урыннар, вак кан тамырлары шартлаган, сул аягындагы ярасына кан оешкан иде", дип сөйләгән Курбединов. Адвокат боларның барысы да сорау алу беркетмәсендә теркәлгән һәм әлеге уңайдан хәрби тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәчәкбез дигән.

Русия куәт оешмалары вәкилләре җәфалауларга аңлатма бирмәде.

11 август иртәсендә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районындагы кырымтатарларда тентү узды. Тикшерү эшләре барган урынга адвокатлар кертелмәде. Русия куәт оешмалары вәкилләре алты ирне Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләп тоткарлады: Вилен Темерҗанов, Энвер Крош, Сеитяи Аббозов, Мурат Мустафаев, Эдем Бекиров һәм Ринат Алиев.

Энвер Крошны эзәрлекләү 2015 елдан бирле бара. 2015 елның кышында ул үзен электр белән газаплаулары турында белдергән иде. Ул моны ФСБ хезмәткәрләре эшләде дип фаразлый. Куәт оешмасы вәкилләре аны хезмәттәшлек итәргә күндермәкче булган. Ул баш тарткан, Кырымнан да китмәгән.

Ике елдан Крош йортында тентү уздырылды: аны экстремизм пропагандасында гаепләделәр һәм ун тәүлеккә ябып куйдылар. "Шуны гына әйтәм алам: мәхкәмәләрнең гаделлегенә ышанмыйбыз, ләкин бу без читтә калырга һәм ватандашларга ярдәм итмәскә тиеш дигән сүз түгел", дигән иде ул иреккә чыккач.

Украина президентының Кырымдагы вәкиллеге кырымтатарларда узган яңа тентүләрне хөкем итеп чыкты. Әлеге гамәлләре белән Русия "Украинаның оккупацияләгән җирләрендә контрольне югалтуыннан куркуын" күрсәтә, шуңа күрә Кырым халкына һәм активистларына басым ясый дип саныйлар вәкиллектә.

"Украинаның канунсыз тоткарланган ватандашларын иреккә җибәрүне таләп итәбез. Украин ватандашларын, аерым алганда кырымтатарларны эзәрлекләү һәм репрессияләр туктатылырга тиеш. Дөнья җәмәгатьчелеген Русия гамәлләрен хөкем итеп чыгарга чакырабыз. Кырымтатарларны канунсыз тоткарлаулар, тентүләр, эзәрлекләү халыкара һуманитар хокукларны һәм Кеше хокуклары һәм төп ирекләрен яклау конвенциясе маддәләрен боза" диелгән вәкиллек белдерүендә.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп. Моның белән бәйле эшләр нигезендә 80нән артык кеше тоткарланды. 40 кешегә озак вакытлы төрмә мөддәтләре бирелде — алар 7 елдан 19 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG