Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортсанда тагын бер батальонга ихтырилар җыялар


Русиядә мобилизация
Русиядә мобилизация

Бу Башкортстанда өченче батальон булачак.

Республикада бу өченче батальон булачак. Ул Салават Юлаев исемен йөртәчәк дип белдерде отставкадагы полковник Артур Юмагужин.

Ул Башкортстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Юмагужин сүзләренчә, батальонга моңа кадәр хәрби операцияләрдә катнашкан кешеләр җыелачак.

Республикада өченче батальон төзү турында әлегә дәүләт медиалары язмады, төбәк башлыгы Радий Хәбировның яки башка рәсмиләрнең дә моңа карата фикере чыкмады.

Шул ук вакытта батальонның Вконтактедагы төркемендәге мәгълүматка караганда, кешеләрне җыю Уфа ДОСААФларының берсендә оештырыла.

Моңа кадәр Башкортстанда Шәйморатов һәм Доставалов исемендә ике батальон оешкан иде. Алар Украинадагы сугышка кергән дип хәбәр ителде. Шәйморатов батальоны турында кимендә ике атна хәбәрләр күренми. Анда сугышучыларның туганнары Радий Хәбиров постлары астында аларның кайдалыгын сорап язучылар бар. Башкортстан батальонаннарда сугышучы җиде кешенең һәлак булуы рәсми әйтелде.

Азатлык алып барган хисапка күрә, 2022 елның 29 сентябренә, сугышның 218нче көненә, анда һәлак булган Башкортстан кешеләре саны кимендә 209га җитте.

21 сентябрьдә Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу Русиянең резервтагы 300 мең хәрбиен Украинага каршы сугышырга җибәрәчәкләрен әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG