Русия президенты Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткәннән соң, балалары белән бергә күп кенә ата-ана да борчуга калды. Күпләр сугышка бармый калуның төрле юлларын уйлый башлады. Алар арасында кайберләре чит илгә китүгә өстенлек бирде. Forbes язуынча, мобилизация башлангач, ике атнада Русиядән 700 мең кеше киткән. Күпләр БДБ илләреннән Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстанга китсә, акчалыраклар Төркияне сайлаган. Улларын ашык-пошык чит илгә чыгарып җибәрергә мәҗбүр булган аналар Азатлыкка билгесезлек, тотрыксызлык борчуы турында сөйләде.
Казан заводларының берсендә эшләүче Дания (исеме үзгәртелде) 29 яшьлек өйләнмәгән улын 2 октябрьдә Казакъстанга чыгарып җибәргән. Шуннан улы Төркия шәһәрләренең берсенә киткән.
Мобилизация игълан ителгәч йокыларым качты
"Өлешчә мобилизация" игълан ителгәч йокыларым качты, чөнки улым Марат (исеме үзгәртелде) берничә ел элек армиядә хезмәт итеп кайтты һәм аның беренче чиратта мобилизацияләнәчәге көн кебек ачык иде.
Ирем башка шәһәрдә берничә айлык командировкада. Аның белән нишләргә дип уйлаша башладык. Бу безнең бердәнбер улыбыз.
Марат элекке эшеннән китеп, башка эшкә урнашырга дип уйлап йөри иде. Бу уйдан баш тарттык. Ирем "повестка китерә күрмәсеннәр, беркемгә дә ишекне ачмагыз" дип кисәтеп куйды. Бик авыр көннәр башланды, кичләрен фатирда утны да яндырырга курка идек. Борчылуданмы минем тавышым юкка чыкты, авыруга сабыштым, гел еладым да еладым... Авылга кайтып китәргәме әллә дигән уйлар да туды.
Улым төрле Телеграм каналлардан Русиядән китү юллары турында мәгълүмат эзли башлады. Чиктән чыгарырлармы-юкмы дигән сорау борчый иде, аннары кая китү, ничек барып урнашу… сораулар күп булды.
Мин иртән эшкә ишекне бикләп чыгып китәм, кичен ачып керәм. Марат беркая да чыкмыйча тик өйдә генә утыра иде.
Шундый кичләрнең берсендә ишеккә шалтыраттылар. Бөтен тәнгә курку йөгерде. Атырга килгәннәр диярсең. Тын гына утырдык инде. Икенче көнне тагын шул ук хәл кабатланды. Димәк, военкоматтан повестка тапшырырга килгәннәр дигән шик арта барды. Шуннан соң инде илдән китәргә кирәклегендә шик калмады.
Телеграм каналларының берсендә берничә егет Казакъстанга бару өчен тагын бер кеше эзли иде. Улыма өйдә булган 100 мең сум акчаны бирдем дә, аз-маз киемнәр алды да төнгә каршы машинада чыгып киттеләр.
Улым чикне узганчы йокламадым
Шул вакытта йөрәкләрем ярыла дип торам. Караңгы, яңгыр ява... Ул вакыттагы хәлемне үзем генә беләм. Чикне узганчы йокламадым. Казакъстанга кердек дигәч кенә бераз тынычландым", ди Дания ханым.
Марат, берничә көн Казакъстанның Җаек шәһәрендә яшәгәннән соң, Төркиягә китәргә булган.
"Казакъстанда да кеше күп, фатир яллау кыйбат һәм табуы да авыр, диде. Төркиядә бер туганыбызның фатиры бар иде. Шунда торып торыр дип килештек. Анда да очкычка билет бәясе 50 мең сум тирәсе булды. Юл кыйммәткә төште. Җитмәсә әле улыбызның Казанда да ипотека түлисе бар.
Иң аптыратканы шул – мин беркемнән дә яклау таба алмадым. Ирем башка шәһәрдә үзенә борчылды. Хәтта хәмер куллана башлады. "Анага бер малай гына булгач, мобилизациягә алмаслар" дип рәсми аерылышыйкмы әллә дип тә уйлап карадык. Әллә ниләр уйлап бетердек.
Таныш психологка моң-зарларымны сөйләгән идем. "Аллаһ ни язган шул булачак. Гомере бетсә, сугышка бармыйча да үләргә мөмкин. Алар бит безне саклар өчен туган. Без сугышны башламаган булсак, безнең илгә бәреп керерләр иде. Догаларыңны ташлама" диде. Ул дини кеше инде, әмма психолог булгач, ниндидер тынычландыра торган киңәш бирер дип көткән идем. Икетуганыма сөйләгәч: "Бу хәлдән соң Маратны да, сезне дә беләсем дә килми" дигәч, тагын бер утырып еладым.
Инде китеп урнашкач та тынычлана алмыйм, чөнки анда да ни булып бетәр. Виза белән барлыгы 90 көн генә яшәргә ярый, аннары йә вакытлыча яшәү рөхсәте алырга, йә илдән китәргә кирәк, диләр. Эш юк. Ярый без хәлебездән килгәнчә ярдәм итәрбез, әмма бу сугышның кайчан бетәсен дә белеп булмый", ди Дания ханым.
Казаннан 26 яшьлек Рәмиснең әнисе Гөлнара ханым "өлешчә мобилизация" башлангач, улын беренче булып кайда билет булган, шунда җибәргән.
"Беренче чиратта билетлар карый башладык. Казакъстанга, Төркиягә карадык. Бәяләрен күргәч күзләр мангайга менде. Шул бәягә дә ул билетлар бик тиз бетә барды. Нәтиҗәдә Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәренә алырга булдык. Анда күршеләрнең туганнары да яши иде. Фатир белән алар ярдәм итәбез, диде. Анда берничә көн яшәгәч, Төркиягә китте. Хәзер Анталиядә яши.
Фатир табарга туганнар ярдәм итте, әмма анда да яңа тормыш башлаган кебек бөтенесен сатып аласы бар. Әлбәттә бик күп акчалар тотылды. Улыбыз IT өлкәсендә эшләсә дә, акчалата безнең дә ярдәм кирәк булды", ди Гөлнара ханым.
Беренче чиратта алар улларын армиягә алырлар дип курыккан, чөнки гадәттә октябрьдә чакырылыш башлана. Быел гына мобилизация сәбәпле, ул бер ай соңрак башланачагы әйтелде.
"Илдән китсә дә, борчу һәм курку бетмәде. Билгесезлек куркыта. Кайчан кайтачак һәм кайтырмы дигән сорау тора. Хәзерге вакытта ул читтән торып эшли ала, белмим, киләчәктә ничек булыр. Ул эшли торган ширкәт моның белән килешерме-юкмы. Сораулар бик күп. Шуларны уйлап башлар ката", ди ана кеше. Ул бәлкем инде психолог ярдәме дә кирәк булыр дип саный.
Удмуртиянең Можга шәһәреннән Галия (исеме үзгәртелде) Путин мобилизация турында игълан иткән көнне ире белән Төркиягә ял итәргә китә. Улы, килене, кияве хәрби исәптә тора. Берничә көн эчендә балаларының гаиләләрен үзләре янына китертә. Эшмәкәр буларак улы сугышка бармас өчен эшмәкәрлеген, барлык мөлкәтен ташлап өеннән чыгып китәргә мәҗбүр була.
"Ул көннәрдә ашаганымны да, яшәгәнемне дә белмим. 26 сентябрь көнне алар өен, машиналарын, эшен, җитештерүне ташлап, балаларын мәктәптән аерып чыгып киттеләр. Төнлә яңгыр явып торган вакытта ике бала белән җәяү Казакъстан чиген чыктылар. Борчылу эчәргә сабыштыра язды.
Мин кеше үтерә алмас идем, ди улым. Мин аны аңлыйм
Улым: "Мин кеше үтерә алмас идем" ди. Мин аны аңлыйм. Ул кешегә кул күтәрә алмый. Улым сугышып үсмәде. Кеше белән һәрвакыт уртак тел таба, балаларына да кул күтәрми. Ә сугыш булгач кеше үтерергә кирәк. Аның чыгып китүенә без бик шат.
Безнең 45 меңлек шәһәрдә дә сугыштан үлеп кайтучылар күп булды. Аларның әти-әниләренә Ходай ярдәм бирсен. Мин сугышка каршы. Безнең белгән бер гаиләдә бик авыр хәл булды. Улларын сугыштан алып кайттылар, гаиләсенә 7 млн сум акча бирделәр. Ул бик машина алырга теләгән. Алганнар. Әнисе хәзер хатыны бер бүлмәдә елый, үзем башка бүлмәдә елыйм дип сөйли. Ашаганда бер-беребезнең күзебезгә дә карарга куркабыз ди ул. Без тыныч илдә яшәргә теләгән идек.
Мин бик озак еладым. Үземнең бала өчен генә кайгырып түгел, бу хәсрәт башка гаиләләргә дә килде. Әгәр улымны сугышка алып китсәләр, мин исән калмас идем. Монысын төгәл беләм. Аны алып киткәндә генә дә миңа берәр нәрсә булыр иде. Балаларым юлга чыгып киткәндә дә белгән догаларымны укыйм. Сугышка китеп ул исән калса да, мин исән калмас идем мөгаен. Моны ничек кичерер идем – күз алдына китерә алмыйм. Безнең килен дә табиб буларак чакырылырга мөмкин иде. Киявемә дә бу куркыныч яный. Шуңа күрә аларның кулларына мылтык алып кеше үтерүен күз алдына китерә алмыйм. Хәзер балаларым янымда булса да, күңелдә тынычлык юк", дип сөйләде ул.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
- Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
- Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум