Татарстаннан мобилизациягә эләгүче ирләр октябрьнең 20ләрендә өч эшелон белән Украина сугышына җибәрелде. "Казан Экспо"дан туплап җибәрелгән ирләр белән тулы соңгы поезд Казаннан 25 октябрь китте. Казанда тупланганнар арасында Башкортстан ирләре дә бар иде. Аларны да сугышка Казаннан озаттылар. Сугышка дип китүчеләрнең бер өлеше Воронеж, бер өлеше Белгород өлкәләренә озатылган. "Казан Экспо" үзәгендә булучыларның күбесе шунда, ә Казанның танк училищесында тупланып җибәрелгәннәр Ростов өлкәсенә озатылган.
Монда алар хәрби бүлекләрдә тупланган. Шуннан соң сугышка җибәрелгән. Азатлык аралашкан берничә кеше туганнарының Белгород өлкәсенә җибәрелүен әйтте.
Кем иртәрәк киткән, шулар инде Русия-Украина чиген узып, сугыш барган урыннарга озатылган. Казаннан соңгы булып киткәннәр дә чикне узган, сугышка кергән. Туганнары алар белән элемтә юк дип борчыла. Соңгы сөйләшүләренә караганда, алар Луһанскиның Сватово шәһәрендә, Херсон өлкәсендә була ала дип фаразлый.
Азатлык энесе сугышка киткән хатын белән аралашты. Аның энесе Апастан чакырылган. Мобилизацияләнеп сугышка эләккән ирнең туганнарына басым булырга мөмкин дип уйлап, без сөйләүченең дә, сугышчының да исемен атамаска булдык.
Аягы пычкыга эләккән иде, ярасы бар, чатанлап йөрде. Барыбер алдылар
— Энем – ялгыз ир. Әти-әнием белән яшәде. Аңа 40 яшь. Бик тиз генә мобилизациягә эләкте, кич "повестка"ны бирделәр, икенче көнне үк Казанның танк училищесына, аннары "Казан Экспо"га алып киттеләр. Өч көн үтүгә аны Казаннан алып чыгып та киттеләр. Без аңа ни кием, ни ризык юнәтергә өлгермәдек. Аның аягы пычкыга эләккән иде, ярасы бар, чатанлап йөрде. Барыбер алдылар. Берничә көн көттеләр дә җибәрделәр. Ярар, хет ярасы төзәлеп килә бугай инде аның сүзләренчә, — дип сөйли хатын. — Энем утырган поезд Казаннан 25 октябрьдә кузгалды. Кая киткәннәрен белмәдек. Өч көн бардылар. Озак. Туктап бардык, диде энем. Ашарга "сухпаек" таратканнар, туктаган җирдә волонтерлар җылы ризык таратты, диде.
Ахыр чиктә Белгородка алып киттеләр булып чыкты. Татарстаннарның бер өлешен Воронеж өлкәсенә илткәннәр, бер өлешен – Белгород өлкәсенә. Минем энем Белгород өлкәсенең Айдар авылыннан ерак түгел хәрби бүлектә иде. Шундый авыл бар икән анда. Бар киемен дә юнәтә алмаган идек дидем бит. Банк картасына акча салган идем, энем шул авыл кибетенә барып балаклава, җылы итек, башлык, җылыта торган эчке кием, оекбашлар сатып алган. Тәмәкелек, бераз тәм-том алырга акчасы калгандыр...
Алар кырда, чатырлар корып яши. 40лап чатыр, эчендә якынча утызлап кеше яши. Энем белән бер шалтыратышканда утын ярам дигән иде. Димәк утынны үзләре әзерли, үзләре яга. Ашауга зарланмады. Авыл кешесе кырда яшәүне ни икәнен белә. Ач ятабыз димәде. Салкын, чатыр эчендә мич бар, диде. Ул чүпрәк чатыр бит инде. Казан полигонында тавыш чыккач, кырга, сугышка эләккәч, тагын да хәлләр начар бит, кешеләр аны абайлыймы икән дип уйлап куйган идем. Узган шимбә энемә нидер сакларга кушканнар, ул көнне Татарстаннан артистлар килеп концерт куйды дип сөйләде. Ул карамаган. Җырчы Илсур Сафин бар иде дип әйтте. Аларны шул "КамАЗ"га төяп алып килгәннәр, җырлаганнар да киткәннәр. Кемнең концерт кайгысыдыр...
"КамАЗ"га төяделәр безне. Апа, китәбез, бәхил бул
Дүшәмбе иртә таңнан ят номердан шалтыратты. Украинага китәбез, чикне узачакбыз, диде. Шунда бәхилләштек. "КамАЗ"га төяделәр безне. Апа, китәбез, бәхил бул. Мөмкинлек булса, хәбәр бирермен", диде. Аларны Украина ягына алып чыкканнар. Телефоны сүнгән, шулай кушылган, телефонны кулланырга рөхсәт ителми, диде. Безнең аның белән элемтә юк. Җомга көнне Украина ягына алып чыккан ирләр белән дә элемтә юк. Бусын төгәл беләм, чөнки бергә эшләгән абзыйның улы җомга ук утка керде. Бернинди дә хәбәрсез яшиләр алар да. Без алар белән үзебезнекеләрен сораштырып торабыз.
Энемнән "Кая алып китәләр?" дип сорадым. Чынында аларга да берни әйтмиләр. Энемдә – тегеннән-моннан ишеткән сүзләр. Аның сүзләренә караганда, Сватово-Кременчуг юлының бер өлешен сакларга тиешләр. Ә Сватовода бу көннәрдә каты бәрелешләр бара. Херсон тирәсендә булачакбыз, юлны саклаячакбыз дип тә әйткәннәр аңа. Кайда сугышачаклар – белмим. Украинада кайда яшиләр, кайда куналар – күз алдына да китерә алмыйм, белмим. Ачмы алар, эчәргә сулары бармы – белмим.
Татарстаннан поездга утырып китүчеләрне аерганнар дип сөйли Азатлыкка бу хатын. Бергә китүчеләр анда аерылганнар, ирләрне аерым төркем, бүлекләргә бүлеп, Украинанга төрле көннәрдә төрле сәгатьтә җибәргәннәр, диде.
Андагы ирләр көрәк, сәнәк кенә тота белә. Авыл кешеләре бит аларның күбесе!
— Аңлавымча, аларны төркемнәргә бүлгәннәр. Татарстаннан чыгып киткәннәр хәзер бергә түгел, аларны аердылар. Кем кайда – төгәл белеп булмый. Татарстаннан өч эшелон китте бит. Кем беренчерәк китте, алар инде Украина ягында дип аңлыйм. Аларны өлешләп кертәләр. Төрле вакытта. Үзләренең тәртипләре бар, мин аны аңлап бетермим. Минем энем соңгы эшелон белән киткәч, ул соңгылардан булып Украина чиген узган, — дип дәвам итә хатын. — Без мобилизациягә эләгүчеләр сугышка ук кермәс дип уйладык. Энем "стройбатта" булган, мылтык тота белми дип аңлатып карадым. Кырт кистеләр, хәзер барыбер инде, бер-ике көндә "стрелок" итеп ясаячаклар, дип әйттеләр Казанда. Шулай булып чыкты да. Энем Белгород өлкәсенең Айдар авылы кырында нибары 4 көн булды. Ниндидер әзерлек уза алуына мин ышанмыйм, шалтыратышканда әле сакта, әле утын ярам диде. Әмма аңа "бронежилет" кидергәннәр, пулемет биргәннәр, "пулеметчик булачаксың" дигәннәр. Бетте. Иманым камил, андагы ирләр көрәк, сәнәк кенә тота белә. Авыл кешеләре бит аларның күбесе!
Азатлык әңгәмәдәшчесе Белгородта мобилизацияләнгән ирләр тупланган хәрби бүлекләрдә дә тәртип чамалы, ди. Ирләр эчә, сугыша. Аның сөйләвенә караганда, әле сугышка кермәгән килеш тә ике татарстанлы үлгән.
Тәртип юк, чөнки офицерларның да күбесе мобилизациягә эләккән егетләр. Ирләр эчә, сугыша
— Ул Белгородтагы хәрби бүлектә дә тәртип чамалы. Тәртип юк, чөнки офицерларның да күбесе мобилизациягә эләккән егетләр. Ирләр эчә, сугыша. Авыл ерак түгел, андагы кибеткә аракыга йөриләр. Ирләр дә курка, психологик яктан авыр дип уйлыйм аларга. Авыл кешесе эчми тормый, ә монда үз ишеләр бергә өелешеп ята. Акча җыялар да барып аракы сатып алалар. Салгач, барысы да кызмача. Талаш, сугыш китә. Узган атнада эчкәннән соң чатырда эләгешеп киткәннәр, каты сугышканнар, берсен чатырдан куып чыгарганнар. 2-3 сәгатьләп үтүгә берсе урамга чыккан, караса, ир йөзе белән җиргә капланып ята. Табибларны чакыртканнар, алар "тончыккан" дигән. Йә төкерегенә, йә канына тончыгып үлгән. Бу – Татарстан кешесе. Тагын берсенең йөрәге тоткан. Табиблар ярдәм итә алмаган, кыр хастаханәсендә үлгән. Ул да татарстанлы. Менә ике кеше. Болар барысы да сугышка кергәнче булган хәлләр, барысы да – мобилизацияләнгән кешеләр. Аларның җәсәдләре кайтарылганмы, юкмы – әле әйтә алмыйм. Аларның кем икәнен дә белмим. Энем безнең егетләр дип кенә әйтте. Бу хәлне бергә эшләгән абзыйның улы да сөйләгән. Димәк, булган хәл, мин ышанам мондый хәлләргә. Әйтергә кирәк, анда тәртипле, намаздагы малайлар да бар, ләкин салмышлар да җитәрлек — ди ул.
Мобилизациягә эләгүчеләргә акча түләү каралган. Әмма Азатлык әңгәмәдәшенең энесәенә әлегә нибары 580 сум күчергәннәр. Бетте. Октябрь акчасы декабрьдә килер дип ышандырганнар. "Танышымның ире дә сугышка китте. Калган гаиләләргә "единовременная выплата" түләнә дип әйтте хакимият. Әмма аның нечкәлекләре күп булып чыкты. Хезмәт кенәгәсе белән эшләмәгән икән кеше, аңа түләү каралмаган. Ә кешеләрнең күпчелеге вакытлыча килешү төзеп берничә урында эшли. Менә андый очракта кешеләрнең гаиләләренә түләү юк. Әле шул акчаларны да тәпиләп юнәтәсе бар кешеләргә", дип сөйләде ул.
Белешмә: Русиядә мобилизация
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
- Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
- Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
- 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум