Татарстанда хәмер сату 4 процентка үсүенә карамастан, хакимият кабат аракы сатылмаган авылларда хәмер кибетләрен арттырырга тели. Әлеге тәкъдим инде беренче тапкыр гына күтәрелми. Моңа кадәр ул җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятып килде. Хәзер хакимият Татарстан мөфтияте фикерен исәпкә алып кына теге-яисә бу авылда шундый кибетләр ачачак. Азатлык аракы сатылмаган авыл халкы, мөфтият һәм икътисадчы фикерен белеште.
2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан. Бу узган елдан 4 процентка күбрәк. Элегрәк республикада хәмер сату күләме кимүгә таба барса, 2022 ел соңгы биш ел эчендә иң күп алкоһол сатылган ел дип теркәлгән. Әйтергә кирәк, узган ел "Татспиртпром" хәмер җитештерүне 26 процентка арттыра алган.
Моңа кадәр моның сәбәпләрен Азатлык белән аралашкан белгечләр Украинадагы сугыш йогынтысында килеп чыккан курку хисе, эшсезлек, социаль-икътисади тотрыксызлык белән бәйләде. Икенче дөнья сугышы һәм аннан соң күзәтелгән эчкечелекнең кире кайту ихтималын да кире какмадылар.
Рәсмиләр сүзләренчә, республиканың барлык районнарында да диярлек хәмер сату арткан. Аеруча Кайбычта (24 процентка), Югары Ослан, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарында (20 процентка), Чаллы белән Казанда дүрт процентка күбрәк сатылган. Шулай да бу күрсәткечләр кимегән районнар да бар. Әйтик, Актаныш районында спиртлы эчемлекләр сату өч процентка кимегән, ә Әлки районында былтыргы күләмдә үк калган. Хакимият алкоһол сату азайган районнарда ялган аракы сату арта дип саный.
Шулай да республикада хәмер сатуны тагын да көчәйтергә җыеналар. 27 гыйнварда узган Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясенең еллык киңәшмәсендә оешманың җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов авылларда аракы сатучы кибетләр санын арттырырга чакырды. Моңа өстәп, утырышта Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда аракы сатучы кибетләрне киметмәскә кушты.
"Без Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Татпотребсоюз оешмасы, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре белән әлеге авылларда кибетләр арттыру бурычын куябыз. Әмма Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фикерен исәпкә алачакбыз. Узган ел алар үз фикерләрен җиткерде. Без моны кибет ачу өчен түгел, ә канунсыз аракы сатылмасын өчен эшлибез", дип белдерде Әхмәтханов.
Бу тәкъдим беренче тапкыр гына бәхәс уятмый. Узган ел хакимият авылларда аракы сату кибетләре санын азайтмаска өндәгәннән соң, әлеге фикер җәмәгатьчелектә каршылык уятты. Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы моңа канәгатьсезлек белдерде һәм татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды. ТИҮ активисты ялгыз пикетка чыкты. Ул Нигъмәтуллинны урыныннан алырга таләп итте.
Рәсмиләр мәгълүматына караганда, бүген республикада 1 192 авылда, шул исәптән 100 кеше күбрәк яшәгән 215 авылда хәмер сатыла торган кибетләр юк. Яңа сәүдә урыннарын да хакимият карамагындагы "Татспиртпром" ширкәте програмы кысаларында ачарга җыеналар.
Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов хакимиятнең кабат авылларда аракы кибетләрен ачарга өндәвен Азатлык хәбәрчесеннән беренче ишетте. Ул узган ел Җәүдән Әхмәтханов белән сөйләшкән килешүен искә төшерде.
"Киләчәктә авылларда аракы сату нокталары ачыла икән, мәхәлләнең фикерен исәпкә алып кына эшләнергә тиеш дигән фикергә килгән идек. Икенчесе - бүген кибетләрдә аракы сатылган өлеш чаршау белән капланып куелырга тиеш дидек", диде ул.
Аның сүзләренчә, Аксакллар шурасы белән Дәүләт алкоһол инспекциясенең сөйләшүеннән соң "бер районда да мондый кибет ачылмаган".
Әюпов бүген күпләп татарлар яшәгән районнарда, аеруча Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә, Актаныш, Азнакай районнарында аракы сатылмаган авыллар бар ди.
Кукмара районының Аш-Буҗи авылында әлеге тәкъдимне хупламыйлар. Бу җирлектә инде унбиш елга якын кибетләрдә аракы сатылмый. Авылның имам-хатибы Мансур Тимеров моннан зыян күрәчәкбез ди.
"Без теш-тырнак белән каршы. Аракының яхшысы да, яманы да юк. Барысы да исерткеч. Безгә авыл җирлеге башлыгы да яхшы аракы сатмасаң, начарыннан кеше үлә дип әйткән иде. Эчмәсәң - үлмисең. Бездә 3-4 кибет эшләп тора, ник сатмыйсың дип йөрүчеләр юк. Заманында күрше авылда бер кеше аракы китереп сата иде, аның белән сөйләшкәннән соң бу эш тукталды.
Әгәр кибетләрдә кабат аракы сатыла башласа, нәрсә булачагы билгеле. 70 ел дәверендә күрдек бит инде. Күпме кеше вафат булды, күпме гаилә таркалды. Үлгән өч кешенең икесе эчеп китә иде. Менә куркынычы шунда аның. Хәзер үлүчеләрнең күбесе үз үлеме белән бакыйлыкка күчә", диде ул.
Аш-Буҗидә аракы сатмау карары үз заманында мәхәллә һәм сәүдәгәрләр белән җыелып сөйләшкәннән соң кабул ителгән. Шуннан соң авылда зур үзгәрешләр башланды ди Тимеров.
"Сүз дә юк, элек тормыш аракыга бәйләнгән иде. Үгез суйсаң да, каз суйсаң да, юбилей уздырсаң да өстәлдә аракы торды. Хәзер барлык мәҗлесләр хәләл уза. Халык аракыны ят әйбер дип күрә. Тормышның аермасы зур", ди ул.
Татарстан хакимияте аракы сатудан беренче чиратта икътисади табыш күрә. Узган ел республикада "санкцияләр басымы" аркасында хәмер сатарга рөхсәт ителгән вакыт өч сәгатькә озайтылды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәмер сату вакытын чикләү аркасында 2021 елда республика бюджетының 560 миллион сум югалтуын искәртте. Хәзер сәүдә нокталарында 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр хәмер сатарга рөхсәт ителә.
Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко алкоһол сату бюджет кереме өчен мөһим урынны алып тора, ләкин моннан зыяны күбрәк булачак дигән фикердә.
"Бер яктан, алкоһол икътисад өчен керем чыганагы булып тора, бюджетны тулыландырырга ярдәм итә. Чөнки алкоһол җитештерүнең үз кыйммәте белән сату бәясе арасында зур маржа бар. Бу - керем дигән сүз. Бүген дә ул бюджетның мөһим өлешен алып тора. Алкоһол табышлы өлкә булып санала.
Икенче яктан, алкоһол кешеләрне аяктан ега, демографиягә зыян китерә, криминалга җирлек тудыра. Менә шуларны үлчәп карасаң, без алкоһол сатудан күбрәк оттырып киләбез", ди ул.
Хоменко Татарстанда алкоһол сатуга чикләүләр кертү яклы. Ул авылларда аракы кибетләрен ачу зыян гына китерәчәк дип исәпли.
"Авылда аракы кибете зыянга гына эшләячәк, чөнки бу җирлекләргә ул тизрәк үтеп керә. Аеруча, ир-атлар арасында эчкечелек тиз тарала. Авылда тракторчы, фермер зур эш фронтын алып бара. Шәһәрдә кешене алыштырырга мөмкин. Ә менә авылларда болай да белгечләргә зур кытлык. Шуңа да авылда алкоһол чама белән кулланылмаса, зыян китерәчәк. Моңа бик игътибарлы булырга кирәк. Аерым чикләүләр кертелергә һәм алкоһолга каршы пропаганда алып барылырга тиеш", ди ул.
- Узган ел Дәүләт алкоголь инспекциясе җыелышында Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.
- Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы хөкүмәтнең әлеге күрсәтмәсенә канәгатьсезлек белдерде һәм татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды. ТИҮ активисты ялгыз пикетка чыкты. Ул Нигъмәтуллинны отставкага җибәрүне таләп итте.
- Узган ел Татарстанда "санкцияләр басымы" аркасында хәмер сатарга рөхсәт ителгән вакыт өч сәгатькә озайтылды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәмер сату вакытын чикләү аркасында 2021 елда республика бюджетының 560 миллион сум югалтуын искәртте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум