Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дәүләт телләре програмына каралган акчаларны кыскартырга теләгәннәр


ТӘСИдә чыккан Татар әәбияты тарихы
ТӘСИдә чыккан Татар әәбияты тарихы

Бу республикада икътисади вазгыять катлаулануы һәм керемнәрнең кимүе белән аңлатыла.

Татарстанның дәүләт телләре турындагы програмына каралган финансларны кыскартырга теләгәннәр. Галимнәрнең каршылык күрсәтүе генә агымдагы елга исәпләнгән акчаларны саклап калырга мөмкинлек биргән. Бу хакта БИЗНЕС Online үз чыганакларына сылтанып яза.

2023-2030 еллага исәпләнгән Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы кысаларында быел 128 млн сум акча тоту каралган. Әлеге програм үтәлеше өчен Татарстан мәгариф министрлыгы җавап бирә. Медиа язуынча, министрлык академикарга быелга каралган акчалар "туңдырылып торачагын" әйткән. Бу күрсәтмә республиканың финанс министрлыгыннан төшкән дип әйтелә. Төп сәбәбе — катлаулы икътисади вазгыять.

Дәүләт програмы кысаларында Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына (ТӘСИ) яңа хезмәтләр язуга, китаплар бастыруга, электрон тәрҗемә програмнарын тәэмин итәргә, фәнни конференцияләр оештыруга акча каралган. Акча киселәчәге турында хәбәр чыккач фәнни даирәләр "куркуга төшкән" дип яза медиа.

ТӘСИ мөдире Ким Миңнуллин әлеге проблемның булуын әйткән.

"Финанслау тукталачак дип төгәл әйтелмәде. Безгә башлаган проектларны тәмамларга кушылды. Без академиягә мөһим булып күренгән проектларга аңлатма бирәбез", дигән ул.

Татарстан мәгариф министрлыгы програмда беренче урында торган чаралар тормышка ашыру күзаллана дип җавап белдергән.

Медиа язуынча, Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов акча кисмәүне сорап югары даирәләргә мөрәҗәгать иткән. Ахыр чиктә, галимнәргә караган финанслар элеккечә калачак диелгән.

Ел башында Татарстанның үз керемнәре өчтән бергә кимеде. 2023 елда Татарстанның гыйнвар-февральдәге чыгымнары 40,5 миллиард сумнан артып киткән. Шул рәвешле казна кытлыгы быел 13,5 миллиард сум булган, ә былтыр ул бу чорда 8,4 миллиард сум иде.

Казан шәһәре бюджетының дефициты 4,1 млрд сумга җитте.

2023 ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы арта. Хәзер ул 104 млрд сумнан күбрәк.

Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк күчереләчәге турында кисәткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG