Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан Украинадагы сугышта катнашкан ихтыяри вәгъдә ителгән акчалар түләнмәүгә зарлана


"Һәр чәйнектән һәм үтүктән "махсус хәрби операция"дә катнашучыларга ярдәм итүләре турында сөйлиләр. Минем мисалга карап, үзегез нәтиҗә ясагыз, туганнар”, дигән ул. 

Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан Илдар А. үзенә вәгъдә ителгән акчаларны ала алмавына зарлана, дип яза "Пруфы".

Узган елның көзеннән быел апрель аена кадәр ул сугышта булган. Район хастаханәсендә тикшеренү узгач, җилкәсендә мина кыйпылчыгы тапканнар. Тик аңа яраланганы өчен дәүләттән берни бирелмәгән.

"Хәрби түләүләрне бөтенләй дә бирмәделәр. Яраланган өчен дә акчаларны алмам мөгаен, чөнки шундук һоспиталгә барып, кирәкле кәгазьләрне алмадым", ди ул. Ир үзенә хезмәт хакы гына бирүләрен әйтә. Калган түләүләрне исә контракт төзегән хәрби бүлекчәсеннән сорарга кушканнар. "Һәр чәйнектән һәм үтүктән "махсус хәрби операция"дә катнашучыларга ярдәм итүләре турында сөйлиләр. Минем мисалга карап, үзегез нәтиҗә ясагыз, туганнар", дигән ул.

Быел март ахырында Азатлык Башкортстан хакимиятләренең сугышта катнашкан хәрбиләренә ничә сум акча түләве турында язып чыкты. Аерым алганда, хәрбигә Украинадагы сугышка киткәннән соң, тәүлегенә 4240 сум бирелергә тиеш. Шул ук вакытта ай саен 20-35 мең сум күләмендә ике "оклад" түләнә.

Башкортстан хәрбиләре дәүләт вәгъдә иткән акчаларны ала алмавына беренче тапкыр гына зарланмый. Әйтик ихтыяри буларак Чечняның "Әхмәт" махсус көчләре белән Украинага каршы сугышып кайткан башкортстанлы Антон Ш. тәүлеклек һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен түләнә торган акчаларны бирмәүләренә зарланды.

Вәгъдә ителгән акчаларның түләнмәвен Татарстанның "Алга" батальоны сугышчылары да әйткән иде.

  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый тора. 8 майда республикада оешкан Мөгыйн Нагаев артиллерия дивизионын хәрби әзерлекләргә җибәрделәр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аларны "Эшләгез туганнар!", дип озатты.
  • Башкортстанда сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән. Алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә. Биш батальон инде сугышка китте дә.
  • Шул ук вакытта Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 715 кеше һәлак булган.
  • Күптән түгел Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG