Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет тикшерү изоляторында активист Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шартларга килгәндә: камераларда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар, диелә.

Акмәчетнең (Симферополь) 2нче тикшерү изоляторында тотылу шартлары аркасында кырымтатар активисты Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайган. Бу хакта Кремль тоткыннары туганнары берләшмәсе хәбәр итә, дип яза Крым.Реалии.

Берләшмә мәгълүматынча, камераларда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар.

"Мондый тәртипләр аркасында Асан Ахтемовның арка авыртуы көчәйгән. Сәяси тоткыннарның адвокатлары дәвалау һәм тоту шартлары белән бәйле тикшерү изоляторы җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән", дип яза берләшмә.

Июнь башында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров Акмәчетнең 2нче тикшерү изоляторында Кырым сәяси тоткыннарын – Мәҗлес башлыгының беренче урынбасары Нариман Джелялны һәм активистлар - бертуган Ахтемовларны газаплыйлар дип белдергән иде.

  • 2021 ел сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.
  • ФСБ фаразына күрә, Украина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.
  • Нариман Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония бирелде. Асан Ахтемовны – 15 елга, Азиз Ахтемовны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында хәбәрләр булды.
  • "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең дә изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.
  • Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG