Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Метшин Казанда Җәмигъ мәчет урыны үзгәрүенең сәбәбен аңлатты


Илсур Метшин
Илсур Метшин

Узган ел “Кырлай” паркында мәчеткә нигез ташы салынган иде.

Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелешен шәһәр үзәгеннән күчерүне көчле җир асты сулары, халыкның һәм җәмәгатьчелекнең ризасызлык күрсәтүе белән аңлатты. Бу хакта ул бүген Казан Ратушасында дин әһелләре белән очрашуда белдерде.

"Без проект эшенә, геодезия эшләренә алындык. Эшли башлагач тарихи агымның тулы бер елгага әверелүен ачыкладык", дип аңлатты ул.

Аныңча, төрле инженер юллары белән бу мәсьәләне хәл итеп була. Шулай да күрше йортта яшәүчеләрнең һәм архитекторларның ризасызлыгын исәпкә алып, Җәмигъ мәчетнең урынын үзгәртергә булулары турында әйтте ул. Метшин Екатеринбурда чиркәүгә халыкның каршы чыгу мисалын китерде. Аныңча, мәчет "кешеләрне берләштерергә, таркатмаска тиеш".

2022 елның 20 маенда Казанның "Кырлай" паркында Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынды. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе – архитектор Айвар Саттаров, икенчесе – Ginzburg Architects бюросы.

Быел медиада мәчетнең урыны Бишбалта бистәсенә күчерелде дигән хәбәр таралды. Халыкның фикере исәпкә алынмады, конкурста җиңгән проектлар да онытылды. Җәмигъ мәчет Бишталта бистәсендә Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко проекты нигезендә төзелергә мөмкин дип әйтелде. Бүгенге утырышта алар үз проектын дин әһелләренә дә тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG