Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан киткән


Дания Заһидуллина
Дания Заһидуллина

Бу академиядә башланган үзгәрешләр белән бәйле. 

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина үз вазифасыннан киткән. Бу хакта Азатлыкка үз чыганаклары хәбәр итте.

Заһидуллина үз вазифасыннан китү турында гаризаны июль аенда язган. Бу академиядә башланган үзгәрешләр белән бәйле дип аңлаталар. 11 июльдә академия президенты итеп Рифкать Миңнеханов сайланды. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсын киң җәмәгатьчелектән качып бу вазифага билгеләделәр. Яңа президент Русиянең технология суверенлыгы турында хыяллануы, патриотизм үстерергә теләве турында сөйләде һәм һуманитар фәннәр хакында әйтергә онытты.

Шул ук вакытта Рифкать Миңнеханов үзенең яңа урынбасарларын билгеләмәде.

Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасында 2016 елдан бирле эшләде. Ул һуманитар фәннәр өчен җаваплы иде. Бу вазифаны хәзер быел Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов алып барачак диләр.

Моңа кадәр Татарстан җитәкчелеге фәннәр академиясенең эшчәнлегеннән канәгать булмавы турында әйтелде. Шул сәбәпле аның җитәкчесе 71 яшьлек Мәкъзүм Сәлаховның алдан үз вазифасыннан китүен әйтелде. Гәрчә аның биш еллык икенче мөддәте 2024 елның җәендә генә бетә иде. Татарстан фәннәр академиясенең төп җитешсезлеге дип һуманитар юнәлеш дип аталды. Аеруча Русия фәннәр академиясенең себертатар телен мөстәкыйль тел итеп кабул итүенә Татарстан галимнәре каршы тора алмады.

Дания Заһидуллина һуманитар фәннәр белән идарә иткән чорда Татар әдәбияты тарихы яңадан язылды.

Узган ел Казанда "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгы тәкъдим ителде. Яңа хезмәттә советлар берлеге идеологиясеннән китү булды, язучы Гаяз Исхакыйның моңа кадәр "ак тап" булып саналган әсәрләре кертелде. Соңгы өч томда Башкортстанда яшәүче әдипләр иҗатына күзәтүләр ясалган. Шулай ук себертатар әдәбиятына да зур урын бирелгәне әйтелде.

Шул ук вакытта аерым галимнәр һәм язучылар "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгына карата тәнкыйди фикерләр җиткерде. Милли зыялылар "Татар әдәбияты тарихы"ның соңгы томнарында урын алган урыс телле татар язучылары турындагы күзәтү урын алуына да ризасызлык белдергән иде. Язучы Рабит Батулла Гүзәл Яхина әсәрләрен пропагандалау дип атады. Аңарчы да кайбер галимнәр моны тәныйтьләп чыкты.

Быел "Татар әдәбияты тарихы"ның үзгәртеп бастырылган 1-2 томлыгын әзерләүчеләрне тарихны бозуда гаепләп чыктылар. Яңа басмада аерым галимнәрнең хезмәте төшереп калдырылуы да ризасызлык уятты.

Дания Фатыйх кызы Заһидуллина — филолог, филология фәннәре докторы (2001), профессор (2006), Татарстан фәннәр академиясе, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2014).

1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туа.

1986 елда Казан университетының филология факультетын тәмамлый.

1986–1988 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1989–2012 елларда – Казан дәүләт университетында эшли. Аспиранттан профессорга (2002), кафедра мөдиренә кадәр хезмәт итә.

2001 елда "Татар әдәбияты теориясенең формалашу һәм үсеш этаплары (XX гасырның беренче чиреге)" докторлык диссертациясен яклый.

Әдәбият белеме, татар әдәбияты теориясе һәм тарихы, әдәбият укыту методикасы өлкәсендә танылган галим. 350 артык басма хезмәт авторы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG