Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Анталия һава аланында диспетчерлар эшләрен әкренәйтте - очышлар тоткарланырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төрекләрнең эш акрынайтып протест белдерүе Татарстаннан башкарыла торган очышларга да йогынты ясый.  Бу юнәлештә көн саен 2-3 очыш башкарыла, бөтенесе дә тоткарлана. Әгәр якын арада мәсьәләне хәл итмәсәләр, тоткарланулар сәгатьләргә түгел, көннәргә сузылачак, ди белгечләр.

Бүген, 3 июльдән башлап 14 июльгә кадәр Төркиянең Анталия шәһәре һава аланында һава диспетчерлары эшне әкренәйтүче забастовка үткәрәчәк, дип яза Turizm Gazetesi.

Диспетчерлар вазифаи инструкцияләрендә язылган бурычларны гына үтәячәк, үзләренә өстәмә эшләр алмаячак. Бу исә күп кенә очышларның тоткарлануына китерәчәк.

"Инициатива алмыйча эшләү" (İAÇ) дип атала торган бу чарада катнашучылар хезмәт хакларын арттыруны, артыгын эшләгәндә өстәмә түләүләр бирүне таләп итә.

Моңа кадәр забастовканы 20-30 июньдә үткәргәннәр, тик ил хакимиятләре аларның таләпләрен игътибарга алмаган. "Бу вакыт эчендә мәсьәләне хәл итү өчен бернинди көч куелмады, бирелгән вәгъдәләр белән бәйле бернинди эш эшләнмәде", ди алар.

Шуңа каршылык белдерүчеләр чараны тагын бер тапкыр уздырырга булган. Бу исә кабат һава аланында очышларның тоткарлануына китерә ала, дип искәртелә.

Анталия һава аланындагы диспетчерларның эш акрынайтып каршылык белдерүе Татарстаннан башкарыла торган очышларга да йогынты ясый. Бу юнәлештә көн саен 2-3 очыш башкарыла, бөтенесе дә тоткарлана. Әгәр якын арада мәсьәләне хәл итмәсәләр, тоткарланулар сәгатьләргә түгел, көннәргә сузылачак, дигән "Бизнес Online""га Татарстан туристлары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов.

"Тоткарланулар аркасында туристлар Төркиядәге түләнгән ялларының берничә көнен югалтачак. Мондый очракта туроператорлар турист файдаланмаган көннәрнең акчасын компенсацияләргә тиеш", дип искәрткән ул.

Мифтахов әйтүенчә, әгәр забастовка җәй буе дәвам итәчәк икән, очкычларны Анталиягә якын һава аланнарына җибәрәчәкләр.

  • Былтыр җәй Төркия беренче тапкыр русияләр өчен иң кыйммәтле ял итү урыннарының бишлегенә кергән иде. Шулай да русияләр арасында Төркия барыбер популярлык ягыннан беренче урында калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG