Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илгиз Халиков ТӘСИ мөдире итеп билгеләнде


Илгиз Халиков
Илгиз Халиков

Халиков моңарчы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе мөдире иде.

3 июльдә Татарстанның Галимҗан Ибраһимом исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) мөдире итеп Илгиз Халиков билгеләнде. Аны институт коллективына Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте дип яза Миллиард.Татар Телеграм каналы.

Илгиз Халиков 1983 елда Башкортстанның Стәрлебаш авылында туган. 2005 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен тәмамлаган. 2008 елда кандидатлык диссертациясе яклаган.

2019 елдан Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, соңрак Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе мөдире булып эшләде.

Институтны 2006 елдан Ким Миңнуллин җитәкләгән иде. Ул быел мөдирлек бәйгесенә үз намзәтен күрсәтмәде.

  • 2023 елның 11 июлендә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов биш ел дәвамында республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк.
  • Шул ук елның июль азагында Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан китте. Ул бу урында 2016 елдан эшләгән иде. Аның урынына Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов калды.
  • Май башында Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләргә алышынырга мөмкин, дип хәбәр ителде. Сүз академиянең 6 институты һәм 2 фәнни үзәге турында барды. Мөдир булырга теләгән кешеләр бәйгегә гаризаны 24 майга кадәр бирергә тиеш иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG