Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яңа 118нче сезонда дүрт премьера куячак. Бу хакта 8 августта труппа җыелышында театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белдерде.
Яңа сезон 18 августта Кәрим Тинчуринның классик әсәре “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачылачак. 25 августта режиссер Айдар Җәббаровның премьера спектакле тәкъдим ителер дип көтелә. Ул Илгиз Зәйниевның “Ситса туй” әсәрен сәхнәләштергән.
Сезон дәвамында режиссер Рамил Гәрәев Ркаил Зәйдулланың Алтын Урда чорына багышланган “Хан һәм шагыйрь” әсәрен (спектакль “Игезәк” дип аталачак) куярга җыена. Моннан тыш, Туфан Миңнуллинның “Миләүшәнең туган көне” яки “Дуслар җыелган җирдә” әсәрен сәхнәләштерергә телиләр.
Киләсе елда Айдар Җәббаров “Хуш авылым” документаль спектакленең өченче өлешен куярга әзерләнә. Ул “1552” дип аталачак. Киләчәктә җырчы Әлфия Авзалова турында да спектакль куярга телиләр. Быел театр репертуарыннан Жан-Батист Мольерның “Дон Жуан” спектакле төшеп калачак.
Моннан тыш, Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры режиссеры Айрат Абушахмановны чакырырга җыеналар. Ә менә Колумбиядәге режиссер Алехандро Гонсалес Пуче “дөньядагы хәлләргә” бәйле килүен ел ахырына кичектергән.
“Алехандро белән атна саен сөйләшәбез. Ул август аенда киләм дигән иде. Ләкин хәзерге дөньядагы хәлләрдән бераз гына шүрли”, ди ул.
Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, бүгенге сәяси тормышка фәлсәфи карашын белдерде.
“Бик бәхетсез ел, бәхетсез тормыш. Шуңа күрә бер-берегезне хөрмәт итеп, сәнгатьнең бөеклеге бер эчке яктылык уятырга тиеш. Ни өчен, чөнки шушы тормыш бөтен әйберне юкка чыгарырга мөмкин. Театр ниндидер югарылыкта барды, бу югарылыктан төшәргә кирәкми. Шушы ноктада сакланырга тиеш. Мәгънәсе шунда, безгә гадел акыл һәм хөрмәт белән карарга кирәк. Сәнгатьнең яктылыгын тоемлау булырга тиеш. Әгәр дә тормыш болай бармаган булса, тыныч булса… Аллага шөкер, бөтен мөмкинлекләр бар иде. Күрәсез, тормыш катлаулы булды. Сәнгатьнең бөеклегенә эчке ышану булырга тиеш. Бу кешене, яшәешнең юлын үзгәртә. Яшьләрнең күңелендә бу тормышны үзгәртү калырга тиеш… Тагын да катлаулырак булмасын, йә Рабби, бәхетсезлек булмасын. Ниндидер бер куркыныч бәхетсезлек күренә”, дип белдерде.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Аеруча, бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелде. Моңа кадәр татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрде. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлатты. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, ди алар. Шулай да төрле чикләүләр милли театрларга йогынты ясый башлады.
- Ел башында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язуы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. Моңа кадәр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Яхина әсәре буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.
- Шул ук вакытта хакимият вәкилләре сәхнә әсәрләренә тәнкыйди фикерләр дә белдерә башлады. 8 июньдә Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар Габдулла Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юллаячагын әйтте. Сүз 26 апрельдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрьнең тууына 137 ел тулуга багышланган тантана турында бара.
- Алехандро Гонсалес Пуче Русиядә ГИТИС тәмамлаган, хәзерге вакытта Колумбиянең Кали шәһәрендә del Valle университеты профессоры. Колумбия, Чили, Русия театрларында спектакльләр куя. Казанда ул "Нәүрүз" фестивалендә берничә тапкыр булды.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум