Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Карурман" – татар мифологиясенә нигезләнгән өстәл уены: татарчасы да ясалырмы?


Зәринә Нигъмәтҗанова, "Карурман" дип аталган өстәл уены авторларының берсе
Зәринә Нигъмәтҗанова, "Карурман" дип аталган өстәл уены авторларының берсе

Татарстанда мәктәп укучылары татар мифологиясенә нигезләнгән "Карурман" дип аталган өстәл уены ясаган. Беренче тиражы октябрь башында 100 данәдә чыккан, хәзер икенче тиражны әзерлиләр. Шушы проектны башкарган укучыларның берсе – 16 яшьлек Зәринә Нигъмәтҗанова белән уенның килеп чыгу тарихы, бизнес буларак үсеше турында сөйләштек.

— Зәринә, "Карурман" уенын ясау идеясе ничек туды?

— Быел 19-29 июньдә "Вдохновители" дигән бөтенрусия хәрәкәте оештырган яшүсмерләр лагерендә булдым. "Импакт-бизнес" сменасы иде. Импакт-бизнес ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, дөньяга, кешеләр тормышына, иҗтимагый өлкәләргә үзеңнән позитив үзгәреш кертү дигән сүз. Шунда 6 көн дәвамында төрле тренинглар оештырылды, соңгы 3 көндә командаларга бүлеп бурыч куйдылар: ниндидер бизнес проект уйлап чыгарырга һәм шуны сатуга кадәр җиткерергә кирәк иде. Көн ярым вакыт калып барганда, оештыручыларының берсе Михаил Палей безнең янга утырды да, команданың фикер алышуын тыңлап торды да: "Бәлки, сез өстәл уены ясый алырсыз?" диде. Шунда мин бу идеяне күтәреп алдым һәм татар мифологик персонажлары белән уен ясарга тәкъдим иттем.

Безнең командада күбрәк урыслар, алар татар мифологиясен белеп бетерми. Татар булганнары да урыс телле һәм ул өлкәне белмиләр. Үземә кызык тема булгач, бар эчтәлеген, мәгълүматын табып язу минем өскә төште. Тизрәк булсын өчен, картадагы беренчел проекттагы персонажларны нейрочелтәр ярдәмендә ясадык. Әнием Апас районы Карамасар авылында китапханәдә эшли. Аңа шалтыратып, мифологик персонажлар турында китаплар сораштым, фотоларга төшереп, андагы мәгълүматны җибәрүен сорадым. Көн ярым эчендә эшләсәк тә, ул кызык кына килеп чыкты. Смена азагында проектларыбызны, Татарстаннан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә булган төрле эшмәкәрләр, түрәләр каршында тәкъдим иттек. Ул күп кешегә ошады.

"Карурман" уены
"Карурман" уены

— Сезнеке кебек милли юнәлешле проектлар бар идеме?

— Татарстан һәм аның күренекле урыннары белән бәйле бер проект бар иде. Аны, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә милли дип атарга буладыр. Башка юк иде.

— Әлеге яшүсмерләр сменасында тәкъдим ителгән проектларның ничәсе базарга чыкты?

— 7-8 проект арасыннан реаль рәвештә зур базарга чыкканы һәм эшкә сәләтле дип табылганы безнең проект кына булды. Хәзер сатулар бара. Әмма эш әле дә тукталмый, уенны камилләштерүне дәвам итәбез.

Татар мифологиясе темасын үзең тәкъдим иткәнсең. Син мифология белән кызыксынасыңмы? Бу каян чыккан тема булды?

— Татар мифологиясе, татар әкиятләре кечкенәдән безнең тәрбиянең аерылгысыз бер элементы булды. Әти-әни гастрольләрдә чакта, күбрәк әбидә тордым, ул да бик күп әкиятләр сөйли иде. Үсә төшкәч кенә мин аларның әкият кенә түгел, ә татар мифологиясе нигезе булуын аңладым. Аннары, йортта тик торганнан нидер төшеп китә икән, әби: "Өй иясе йөри бугай", өй иясе шаяра", дип куя иде. Су анасы – су иясе, Шүрәле – урман иясе, пәриләр турында сөйли иде. "Мунчага кергәндә дә тамак кырып керергә кирәк, пәриләр качсын", дия иде әби. Бездә генә түгел, башкалардан да ишеткәнем бар, кемнәрдер пәригә тамак кырмый, ә мунча иясе белән исәнләшеп керә икән, мәсәлән.

Болар барыбер ничектер хәтердә кала, чөнки татар мифологиясе ул практик нигезле, тормышчан. Һәм анда төгәл мәгълүмат яки конкрет чикләүләр дә юк. Мифология турында китапларны укыйсың, алар төрле кешеләр сөйләгәннәрдән җыелган, аны туплаган авторлар да үзеннән нидер өсти яки үзгәртә торгач, мәгълүмат төрле булуы мөмкин. Без шуңа китаплардан гына тупламадык, карталарны камилләштерү өчен төркемебез белән Казан федераль университетының филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина белән күрештек. Ул төрки халыклар фольклоры, татар мифологиясе турында китаплар язган белгеч. Без уенга татар мифологиясендә булган гомуми образларны алып эшләдек.

"Карурман" уены
"Карурман" уены

Сезнең карталарда нинди мифологик һәм әкияти персонажлар кулланылды?

— Уен 52 картадан тора. Дүрт иң төп "легендар" карта, икешәр данәдән торган 19 төрле гадәти карта, 10 ярдәмче карта. Легендар карталар нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде һәм мифологиядәге нигез персонажлардан гыйбарәт: Тәңре бабай, Умай ана, Эрлик, Җир-су. Гадәти карталарны рәссамнарыбыз ясады, бу түбәнрәк катламда торучы рухлар, ияләр: Убыр, Дию, Юха, Пәри, Зилант, Шүрәле, Абзар иясе, Су анасы һәм башкалар. Ә ярдәмче карталар: читек, дага, курай, өчпочмак, артыш, бөти, шайтан таягы һәм башкалар.

Аны бүген кайдан сатып алып була? Өстәмә тираж кайчан булачак?

— Эксперимент рәвешендә, октябрь башында 100 данәдә беренче тиражны чыгардык. Яхшы сатылуын күрдек. Телеграм каналы аша заказ биреп була – 590 сум тора. Инде икенче тиражга әзерләнәбез. Күпмедер мәгълүматны төзәтәсе бар, шуннан соң бастырачакбыз. Икенче тираж белән Казанэкспресс, Озон, Вайлдберриз кебек маркетплейсларга чыгасыбыз килә. Эшне масштаблырак итәсе килә.

Кайсы урыннарын төзәтәсегез килә?

— Шрифт белән буталчык чыкты. Типографиянең компьютеры безнең "Ө" хәрефен кайбер очракларда укымаганмы, шулай төзәтелгәнме – берничә хата бар. Кайдадыр "ө", кайдадыр "о" киткән. Аннан соң, уенны иң беренче сатып алган кешеләрнең киңәш-тәкъдимнәренә дә колак салып, камилләштерү кирәк. Шуңа алып уйнап караган кешеләр фикерләрен язса, бик рәхмәтле булыр идек.

"Карурман" уены
"Карурман" уены

"Карурман" уенында татарча язылган ияләр, рухлар булса да, уен урысча булган. Ни өчен татарча түгел?

— Бу бизнесның проектын эшләгәндә, максатчан аудитория дә билгеләнергә тиеш иде. Без аудиторияне татар мәдәнияте белән кызыксынучылар, туристлар һәм өстәл уенын яратучылар өчен дип ясадык. Беренчедән, әйткәнемчә, командабызда да күбрәк урыслар һәм урыс телле татарлар иде. Дөресен әйткәндә, яшерен-батырын түгел, хәтта татарларның да күп өлеше бүген урыс телле – ул үзен татар дип санаса да, татарча аңламый. Шуңа без телгә түгел, ә нәкъ менә мәдәнияткә басым ясадык. Мәдәният аркылы шул ук үз татарларыбыз арасында да, туристлар арасында да татар мифологиясен популярлаштыру идеясе алга чыкты. Саф татар аудиториясенә генә эшләсәң, ул бик тар даирә өчен эшләнәчәк иде. Ләкин бу эшнең башы гына бит әле, без хәзер татарча бастыру юлларын да эзлибез.

Димәк, уен киләчәктә татарчага тәрҗемә ителәчәк, татарча тиражы да басылачакмы?

— Мин телим, андый уй бар. Аның берние дә юк, карталардагы әзер текстны, уен тәртибен тәрҗемә итәргә генә кирәк. Татарча проектларны үстерү буенча махсус грантлар бар икән, шунда катнашырга телибез.

Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка да яздык, аның белән күрешергә ниятебез бар. Аңа үз эшебезне күрсәтеп, өстәл уенының нәкъ менә татарча варианты турында сөйләшергә телибез. Татар конгрессы төрле төбәкләрдәге татарлар өчен форумнар, конференцияләр оештыра. Бу уенның татарчасы анда сувенир буларак таратылырга да мөмкин. Гомумән, бу оешма башка төбәкләрдәге татарлар белән безнең арадагы күпер, алар белән элемтә урнаштыра ала. Татар мифологиясе нигезендә эшләнгән татарча уенны таратуда ярдәм күрсәтерләр дигән өметебез бар.

— Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина белән дә очрашкансыз икән, ул сезнең белән фотоны социаль челтәренә урнаштырган, аның белән ниләр турында сөйләштегез?

— Тиздән Яңа ел җитә, балаларга бүләкләр тутырачаклар. Конфет-шоколадлар, баллы ризык биргәнче, безнең "Карурман" өстәл уены файдалырак булыр кебек тоелды. Бар яктан да файда килеп чыга. Беренчедән, балалар гаджетларга бәйле булып телефонда утырганчы, шушындый өстәл уены белән мавыгып китсә, күпкә файдалырак булыр. Икенчедән, Яшьләр эшләре министрлыгына да файда, чөнки балаларга, яшүсмерләргә файдалы бүләк әзерли алалар. Өченчедән, бу безнең проектның үсешенә дә ярдәм. Милли яктан караганда да, татар мифологиясен популярлаштырудан Татарстан да ота.

— Министр урынбасары бу идеяне ничек кабул итте? Өметләр акландымы? Ярдәм булыр дип уйлыйсызмы?

— Әлегә төгәл генә берни дә билгеле түгел, ләкин бик позитив кабул иткән кебек тоелды. "Миңа сезнең идея ошый", диде. Аңа килеп керүебез дә җиңел генә булды, министр урынбасарлары алай җиңел генә кабул итә дип белми идек. Без аннан бик сөенеп, күтәренке кәефтә чыктык.

— Яшьтәшләрегез арасында уенга карата кызыксыну бармы?

— Әлбәттә бар. Без проектны әзерләү барышында ук уенның демо-версиясен яшьтәшләребез арасында уйната идек һәм аларның фикерләренә колак салып, аңа ниндидер үзгәрешләр кертә бардык. Механик өлешләрендә, мәсәлән. Классташларым, дусларым арасында ул популярлашып өлгерде, алар аны яңа бренд итеп кабул итте.

"Карурман"ның беренче эш төркемендә 7-8 кеше идек, дидең. Бу уен популярлашып китсә, зур масштабларга чыкса, хокукый иясе кем була? Хокукый ягын ничек оештырдыгыз?

— Безнең төркемдә 18 яшьлек Геннадий Сарандов булгач, ул үзмәшгуль буларак теркәлде, сатуларны аның аша эшлибез. Тираж сатылгач, үзара төзелгән килешү нигезендә иҗади төркемдәге һәр катнашучыга билгеле күләмдәге процентлар түләнә. Калганнарга, эшенә карап, гонорар бирелә. Һәркемнең эш вазифалары, бурычлары язылган. Мәсәлән, мин уенның текст эчтәлеге, социаль челтәрләрдәге үсеш, СММ, гомумән, медиа өлкәсе һәм пресса белән аралашу өчен җаваплы. Динара Мәрданшина грантлар белән шөгыльләнә. Алия Шәйхуллина белән Полина Крама – рәссамнар, алар бизәү эшләрен башкара. Әлбәттә, боларның һәрберсе бүленгән һәм алдан сөйләшенгән. Без команда белән атна саен күрешеп торабыз, барысы да ачык.

"Карурман" уены
"Карурман" уены

Беренче тираж нинди акчага басылды?

— Без проектны сменада тәкъдим иткәндә үк Казанның Тимер юлчылар Мәдәният йорты мөдире Евгения Сабирулова безгә ярдәм итәргә теләк белдерде. Ул типография белән рассрочкага килешү төзергә ярдәм итте, тираж сатылып беткәч, без басылырга тотылган акчаны кайтарабыз дип килештек.

Шулай да, уенның исеме ничек "Карурман" булды?

— Без ул вакытта сменада идек, мин әни белән шалтыратышып шушы уен турында сөйләдем һәм исем вариантлары турында аның фикерен сорадым. Ул үзе дә берничә исем әйтте, арада "Карурман" да бар иде. Ул безгә ошады. Төркемдә урыслар булгач, башта алар аның ни икәнен аңламады, билгеле. Аңлагач ошаттылар, шушы исемне калдырдык. Карурман символик яктан да бик туры килде кебек. Без телеграмда уенның үз каналын булдыргач, анда мифологик персонажлар турында викториналар да ясадык. Күп кешенең татар мифологиясе турында белеме дә шул карурман булуы шунда яхшы күренде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG