Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның зур шәһәрләрендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр күпләп эштән китә башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар күбрәк хезмәт хакы түләнә торган җиргә - хәрби-сәнәгать оешмаларына китә диелә. Әйтик Чаллыда ашыгыч ярдәмне йөртүче аена 69 мең сум алып эшли, ә саклану комплексы оешмаларында хезмәт хакы 120 мең сумга җитә. Татарстанда ашыгыч ярдәм йөртүчеләренең акчасын 18 мең сумга арттырырга вәгъдә итәләр.

Татарстанның зур шәһәрләрендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр күпләп эштән китә башлаган. Аеруча бу Чаллыда нык сизелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова белдерде, дип яза "Бизнес Online".

Аның әйтүнчә, Чаллыда, Казанда һәм Алабугада бу проблем бик кискен тора. Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр саклану комплексы оешмаларына эшкә китә, чөнки анда хезмәт хакы берничә тапкырга күбрәк, дигән депутат.

Мәсәлән Чаллыда 36 ашыгыч ярдәм машинасының 17се генә чакыруларга чыгып китә. Бер бригада 25 чакыруга бара.

"Медицина хезмәткәрләре һәм табиблар бар, әмма кызганыч машина йөртүчеләр эштән китә башлады. Чөнки алар хәрби-сәнәгать оешмаларына китә.Анда хезмәт хаклары югары - 120 мең сумга кадәр җитә", дигән Захарова. Аның әйтүенчә, Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр аена 69 мең сум акча ала.

Республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова исә тиздән Татарстанда ашыгыч ярдәмне йөртүчеләрнең хезмәт хакын 18 мең сумга арттырачакларын әйткән.

  • Былтыр августта Башкортстанда да ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр түбән хезмәт хакларына зарланган иде. Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" дип атады, хезмәт хакларының 2016 елдан бирле артмавын әйтте. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG