"Сәлам, син кайда?" подкастының чираттагы кунагы — Ләйсән. Ул — хуҗабикә. Ире артыннан, өч баласы белән Татарстаннан Истанбулга күчеп килгән. Балалары бу күченүне ничек кичергән, алар хәзер кайда укый, ни өчен килгәннән бирле сыер ите ашамыйлар — Ләйсән белән аларның мөһаҗирлектәге хәяте турында сөйләштек.
— Ләйсән, мин ярый да берүзем, ә сездә бит өч бала. Сез ничек җыенып чыгып киттегез? Сезне чыгып китәргә нәрсә этәрде?
— Без бу хакта баштан ук уйлап куймадык. Ул вакытта күп кешенең шулай булгандыр. Бер ел элек, сентябрьдә, башта ирем БДБ иленә чыгып китте. Ул киткәндә, бер төн эчендә уйладык та, иртән нинди билет бар – шуның белән китеп барды. Үзем, күп еллар эшләмичә, ул китәр алдыннан гына эшкә чыгып, дәртләнеп эшли башлаган вакыт. Эшем дә, коллективыбыз да шулкадәр ошый иде. Бәлки, миңа да аның белән китеп барасы булыр дигән уйны, башыма шайтан да кертмәде.
— Димәк, мобилизация игълан ителгәч, бөтен ирләр кубып чыгып киткән рәттән синең дә ирең чыгып китте. Бу вакытлыча гына булыр дигән уй бар идеме?
Бер төн эчендә уйладык та, иртән нинди билет бар – шуның белән китеп барды
— Дөрестән дә, вакытлыча гына булыр дип уйладык. "Бер-беребездән башка ике-өч ай түзеп торырбыз, әйдә, әлегә күпме запас бар – барысын да ал да китеп бар", диеп сөйләштек тә ул китеп барды. Балаларны үзем мәктәпкә йөрттем, эшкә дә бардым, барысына да өлгердем кебек. Балалар да әтисезлекне бик сизмәде, бер-ике ай гел онлайн сөйләшеп тордык. Алар һәр көнне, мин эштән кайткан вакытта, әтиләре белән онлайн сөйләшеп, бергә дәрес әзерлиләр иде. Шуңа да алар бик каты сагынмады.
Бер-ике ай узгач, барыбер бик сагына башладылар. Кечкенәсенә 7 яшь кенә иде, ул аеруча сагынды, елады. "Башка илләрдә бөтенләй әти-әнисез калган балалар бар", диеп, иле белән әйтеп, без аңа хәлне аңлатырга тырыштык. "Син һәр көнне әтиең белән видеодан сөйләшеп торасың, әтиең исән-сау, син дә түзәрсең", дигәч, ул аңлады кебек. Ләкин барыбер әтиләре белән сөйләшкәндә сагынуларын күрсәтәләр, бер-ике тамчы яшь чыгарып алалар иде. Мәктәптә башка балаларны әтиләре китергәндә яки каршы алганда, күмәк спектакльләргә барганда да балаларның әтиләре килгәндә, ун яшьлек кызым әзрәк йомшарып алганмы, укытучылары балаларның сагынуын әйтә иде. Без иремнән башка февральгә кадәр тордык.
— Әтисез ярты ел яшәдегезме?
— Әтисез дип әйтү матур түгел, онлайн әти белән ярты ел яшәдек. Аннан соң берара бик авыр булып алды, минем аякка операция ясарга туры килде. Эшкә дә чыга алмадым, балаларны да йөртә алмадым. Әтием килеп, ул булышып торды. Минем эшем өйдән ерак түгел иде, һәр көнне хезмәттәшләрем килеп ярдәм итте. Аннан соң ирем белән уйлаштык та, бер атна эчендә бар нәрсәне тулысынча җыеп, фатирны арендага бирергә кеше табып, балаларны мәктәптән укудан алып, документлар туплап китеп бардык.
— Бер кеше җыенып китсә, бер хәл, сез 4 кеше җыенып киткәнсез. Балалар моны ничегрәк кабул итте? Аларга ничек аңлаттыгыз? Мәктәп яшендәге балалар, аларның да дуслары, күнеккән мохитләре бар. Балалар белән аралашу, аларны китәргә күндерү ничек булды?
Бер атна эчендә бар нәрсәне тулысынча җыеп, балаларны мәктәптән алып, документлар туплап китеп бардык
— Аларның теләкләрен сорап торырга вакыт булмады инде, факт алдына куйдык. Алар башта бик шатланды. Әтиләрен күрәбез дип тә куандылар. Бар мәктәпкә шулай дип дәртләнеп сөйләгәннәр. Аңлый башлагач, бер-ике көннән шатлыклары сүрелде. "Әлбәттә, без берәр кайчан кайтачакбыз, әмма хәзергә озак сәяхәткә барабыз дип күз алдына китерегез", дип аңлаттык. "Сез өйдә укыячаксыз, дусларыгыз белән дә телефон, интернет аша аралаша алачаксыз", дидек. Олысына 12 яшь, ул дуслары фикеренә күбрәк игътибар итә. Алары: "Ой, шәп, сез башка җирдә яшәячәксез! Ничек кәттә, ничек яхшы!" дип әйттеләр, ди. Ләкин ул да барыбер: "Без яңадан нәкъ менә бу мәктәпкә кайтачакбызмы? Нәкъ менә шушы сыйныфка кайтачакбызмы?" дип күбрәк сөйләнде. Кызым авыл җанлырак кеше. "Минем әни авыл кызы, мин дә авыл кызы булачакмын", диеп горурланып сөйли иде. Китәр алдыннан, ул авылны бик сагыныр дип уйладым, шулай булды. Мәктәп дип елап тормады.
— Авыл дигәннән, бу карарны әти-әниләр, туганнар ничек кабул итте? Безнең татарда нәсел җебе, туганлык ныклы. "Чит илдә бәхет эзләп йөрисез, монда калучылар да бар, барысын да сөреп алып китмиләр", димәделәрме? Туганнарыгыз белән ничек аерылыштыгыз?
— Безнең әнинең әнисе дә, кайчандыр, бар гаиләсен, туганнарын Башкортстанда калдырып, Татарстанга кияүгә киткән кеше. Алар туганнары белән бик сирәк, 20 елга бер генә күрешеп аралаша алган. Хат алышып кына торганнар. Әни шуннан бик курка иде. "Балакайларым, әбекәегез кебек буласыз инде", дия иде. Кечкенә сеңлем кияүгә чыгып, Төмәнгә китеп баргач та: "Алай яшәргә ярамый, туганнарың белән яшәргә кирәк", диеп тора иде. Ләкин минем ирем китеп баргач: "Нинди аерым яшәү инде ул? Ирең белән бергә яшәү кирәк", дия башлады. Гел кавышырга өндәп торды. "Ярар, дөньялар тынычлангач кайтыр", диеп, аны тынычландыра идем. Балалар белән ирем янына китәбез дигәч, ул бик шатланды. Без мишәр ягыннан, ул: "Канишны! Син нәстә инде? Бернинди путьле кеше мужиктан башка аерым тормый бит инде, канишны китәргә кирәк!" диде. Шулай да барыбер: "Кайтасыз, кайтасыз! Читтә анда кем көтә сезне?!" диделәр.
— Чынлап та, шул ук Истанбулда, чит илдә сез кирәкме? Син үзеңне мөһаҗир дип хис итәсеңме? Истанбулда яшәүләре ничек?
— Без ирем белән киңәшеп, "Истанбулга киләсебез килә", диеп килдек. Беренче барган җире иремә ошап бетмәде. Беренче мәлдә мин дә: "Син Истанбулда булсаң, мин сиңа кунакка килер идем", дия идем. Баштарак, эштән ничек җибәрүгә карап, айга бер-ике тапкыр кунакка да барып килеп йөрдем.
Истанбулда мәчетләр бик күп, рәхәт
Истанбулда мәчетләр бик күп, рәхәт. Без ун ел элек, ирем белән икәү генә, монда һәр елны килә башлаган идек. Балаларга авылда әби-бабай белән рәхәтрәк, диеп үзебезне юата идек тә, аларны калдырып китеп бара идек. Шуңа монда йөрү, яшәү тәртипләрен башка җиргә караганда ачыграк күзаллый идек. Ул: "Бәлки, Истанбулга күчеп карарсыз", дигәч, ризалаштым. Тиз арада күчтек тә, яхшы җирдә фатир да таптык.
Безнең өчен мөһаҗирлек сүзе "һиҗрәт" сүзе белән бер. Күченгәндә, Рамазан аена һәм Ураза вакытына туры килдек. Моны шундый рәхәтләнеп, шатланып кабул иттек. Безнең янда гына мәчет бар, һәрбер тәравих намазына йөрдек, балалар белән бергә ураза тоттык. Алар да шундый шатланды. Без яшәгән мәхәлләдә, без йөри торган мәчеттә балаларны тәравихка бик көтеп каршылыйлар, аларга һәр намаздан соң шоколад конфет, чупа-чупслар таратып та җәлеп итәләр. Шуңа бу безнең өчен күбрәк һиҗрәт кылган кебек булды.
— Могҗизалар була торган изге айда килгәч, балаларга да, үзегезгә дә кереп китү җиңелрәк булгандыр. Ләкин бүгенге Истанбул ул элекке елларда килә торган шәһәр түгел – фатирга, ризыкка, транспортка хаклар котырып үсте. Өч бала белән Истанбулда яшәү бик кыйммәт. Сез моны ничегрәк күтәрәсез?
— Без килгән мәлдә дә, Казан белән чагыштырганда кыйммәт иде, әмма алай ук түгел иде. Килгәннән бирле әле кара ит ашаганыбыз да юк. Бәлки, моның файдасы булыр, яман шештән үлмәбез.
— Димәк, бар нәрсәдән уңай якны эзлисез. Дөресен әйткәндә, төрекләр үзләре дә сыер итен аз ашый, чөнки ул кыйммәт санала.
— Кыйммәт санала, ләкин алар аңа өйрәнгән. Рационнарында барыбер гел ит бар. Төрле яшелчәләр күп кушылса да, аз гына булса да ит кушып җибәрәләр. Без килгән чакта балык сезоны да беткән, тавык ите генә калган вакыт иде. Шуңа нәкъ менә ризык мәсьәләсе бик сизелде. Итнең килосы өчәр мең сум тору мөмкин түгел бит инде! Казанда безгә итне әти китерә иде. Ул күпкә очсызрак һәм без аны санамаганбыз, кадерен дә белмәгәнбез. Монда бик кыйммәт. Йөрүе дә кыйммәт. Шәһәрнең бер очында торсаң, документлар әзерләргә икенче очына барырга кирәк. Күп чыгып йөрмибез үзе. Чыгымнарга тиз генә күнә алмадык.
— Бәяләр көн саен үсеп торуга күнеп, ияләнеп булмыйдыр ул?
Килгәннән бирле әле кара ит ашаганыбыз да юк
— Тавыкның ак ите күпме торганын син соңгы тапкыр кайчан карадың? Мин кичә күргәч, егылып китә яздым. 250 лира булган! Безнең акча белән бер мең сум. Моны безнең яклар тыңласа: "Якшы булган мына, әллә кая йөрмәскә идегез качып", диярләр инде.
— Аңлавымча, сезгә тормышыгызда каешларыгызны буарга туры килгән. Кайбер әйберләрне алмаска өйрәндегезме? Балалар белән ничегрәк килешәсез?
— Без ул каешларны күп итеп өйдән алып килдек, шуңа күп итеп кыстык. Үзебездә торганда, туган көннәргә бик игътибар итмичә, балаларга һәр җомга бүләк ала идек. Зур бүләк түгел, әлбәттә. Анысы Корбан гаетенә һәм Ураза гаетенә алына иде. Алар монда килгәч әйтә: "Бүген җомга, бүген безгә бүләк буламы соң?" диләр. "Әлегә юк, сез санап барыгыз, бәлки, кайчан да булса, без аны җыеп, барысын бергә бирербез", дип аңлатабыз. Сирәк кенә булса да, аларны шатландырырга, алар сораган җиргә барырга, бергә пикникка чыгарга тырышабыз. Ләкин барысын да санап һәм кысып кына. Аңлаткач аңлый бит инде алар.
— Өлкәннәргә дә, чит кешегә дә моны барыбер аңлату җиңелрәк. Сабыр итәргә, көтәргә кирәк, дигәч тә аңлыйлар, ә бала күңеле ул икенчерәк. Без нигә монда, без кайчан кайтабыз? Нигә без бабайлар янында түгел? Нигә без дуслар белән уйный алмыйбыз? Нигә без кунакка булса да кайтып килмибез, дигән сораулар бирәләрме?
— Әйе, бу бигрәк тә җәй көне сизелде, бик сорадылар. "Әйдәгез, безне авылга кайтарып кына килегез", диләр. Алар күбрәк авыл турында сорый, чөнки анда аларны тәмле ашаталар, бернинди чикләүләр юк. Авылдагы аерым якын атомосфера күңеллләрендә калган һәм аларның бик каты авылга кайтасы килде. Мәктәп турында сирәк кенә әйтсәләр дә, Казан турында бөтенләй сорамыйлар. "Авылга кайчан да булса кайтабыз, әмма хәзер түгел", дибез аларга. "Әйдәгез, без әбекәй белән бабакайдан сорыйбыз, безгә билет алып бирсеннәр яки үзләре килеп алсыннар", диләр. Алар аңлый, ләкин телләре белән: "Без сезнең билетка акчагыз юклыгын беләбез, ләкин үз элемтәләребез аша табабыз, безне алып китәргә кешесен дә табабыз, җәйгә авылга гына җибәрегез", димиләр.
Балалар күбрәк авыл турында сорый, авылны сагыналар
Яши торган урыныбыз уңайлы җиргә туры килде, Аллаһка шөкер. Без фатирны Ситеда арендалыйбыз. Бу аерым ишегалды белән торак комплекс, чит кешеләр бирегә керми. Кергән җирдә сак хезмәте, шлагбаум тора. Аерым яшел зур бакчасы, балалар мәйданчыгы, теннис, баскетбол, футбол мәйданчыклары, хамам, сауна, бассейны да бар. Арендалаганчы, без фатирны гына килеп карадык, мондый өстенлекләре барын белмәдек тә. Бәясе дә яхшы кебек тоелды. Хәзер бер бүлмә-студияләрне дә безнең фатирдан ике тапкыр кыйммәткәрәк арендага бирәләр. Бу урын балалар өчен дә уңайлы булды, аларны беркая йөртергә кирәкми. Монда килгәнче балаларны һәр көнне диярлек бассейнга йөртә идем, ә монда бассейн яныбызда гына. Алар инде йөзә белә. Олы һәм кече улым бассейнда рус телле башка малайлар белән таныштылар. Аралашалар, бергә йөриләр. Кызым да минем белән бассейнга йөри, ул да барысы белән аралаша. Төрекчә белмәсәләр дә, безнең Казандагы мәктәптә инглиз теле бик яхшы иде һәм алар хәзер инглиз телендә аралаша ала.
— Сезнең балалар – татар телле. Белүемчә, алар татар бакчасына һәм татар мәктәбенә йөргән. Төркиядә, Истанбулда яши башлагач, татар теле никадәр файдалы булды? Алар татар телен ни дәрәҗәдә куллана? Аларга үз тирәсендә дуслар тупларга ул ярдәм иттеме?
— Әлбәттә, Русиядән киткән башка рус телле кешеләргә караганда, безгә күпкә җиңелрәк туры килгәндер. Безнең балалар өйдә гел татарча гына сөйләшә, чөнки кечкенәдән әтиләре дә: "Русча сөйләшсәң, минем белән сөйләшмә", дип әйтә иде. Бакчага йөргәндә русчаны бөтенләй белмәделәр. "Сезнең балалар мәктәпкә кергәч ничек сөйләшер икән?" дип әйтәләр иде. Без ике баланы татар гимназиясенә бирдек, аннан соң татар полилингваль мәктәпкә күчтек. Анда укытучылар да татар, алар белән татарча сөйләшергә тырыша иделәр. Яңа мәктәп булып, анда рус телле балалар күп булса да, барыбер татар телен бирергә тырыштылар. Монда килгәч тә, алар шулкадәр исләре китеп, "без бөтен сүзне аңлыйбыз", диеп шаккатып йөрделәр. "Алар бит татарча сөйләшә, ләкин бүтән төрле генә. Нигә алар татарчаны шулай кыланып сөйләшә?" дип сорыйлар иде. Бераз соңрак: "Ә, юк икән, бөтенләй бүтән төрле икән", дия башладылар. Катлаулырак татарча кебек кабул итә башладылар. Мишәр диалекты да үзгәртелгән татар теле кебек бит инде, алар өчен төрекчә дә шуның бер формасы кебек тоелды.
Русиядән киткән башка рус телле кешеләргә караганда, безгә күпкә җиңелрәк туры килгәндер
Монда килгәч, тәравих намазында 37 яшьтәге бер хатын белән таныштык. Ул Киевтан. Ул безнең Русиядән икәнне белсә дә, шундый ачык кабул итте. Килгән мәлдә яңа мәхәлләдә берни белмисең: Кайда нәрсә урнашкан, кайдан нәрсә алырга, документларны ясарга кая барырга, кемгә барырга, нәрсә сорарга... Ул безгә барын да аңлатып, килеп алып, илтеп куеп, бөтен җирне күрсәтеп, бар күңеле белән булышырга тырышты. Безнең өчен бу көтелмәгән әйбер булды.
Яшебез дә бер, балаларыбыз да бер үк яшьтә. Ул монда килгәч ислам динен кабул иткән һәм шундый вакыйгалар вакытында аның белән танышып, сөйләшеп, якын аралашуыбыз могҗиза булды. Без аның белән һәр җомга очрашабыз. Йә безгә киләбез, йә берәр паркка пикникка чыгабыз.
— Ягъни, сугыш аркасында, бернинди каршылык, үпкә белдерү, гаеп ату сизмәдегез. Ул да мөһаҗир, сез дә мөһаҗир.
— Ул 15 ел элек төрек кешесенә кияүгә чыккан да бирегә килгән. Нәкъ менә Русиядән килгән аралаша торган дуслары булмаган. Рамазан вакытында нәкъ менә безнең белән танышуы аның өчен дә көтелмәгән хәл булган. "Мин гадәттә мәчеттә кеше белән аралашмыйм. Русча сөйләшкәнемне каян белдегез?" ди. Ул ниндидер төрек малаена русча сүз әйтте дә, без шуны ишетеп алып, шуннан танышып киттек. Безгә бу вакыйга зур йогынты ясады. Безнең арада бернинди капма-каршылык булмау күңелгә тиде.
— Балалар мәктәп яшендә. Сез ялт итеп бер атнада җыенып чыгып киткәнсез дә, балаларга бит укуны дәвам итәргә кирәк. Бу мәсьәләне ничек хәл иттегез? Истанбул мәктәбендә укыйлармы? Ничек белем алалар?
Балалар мәктәп дуслар булуы белән кадерле, ә уку програмы авыр дип зарлану булмады
— Китәбез дип уйлаган көнне үк, Фоксфорд дигән онлайн мәктәптә курслар сатып алдык. Русия програмы белән укыйлар. Монда килүгә укырга тотындык. Февральдә туктап калган җирдән түгел, ә сентябрь башыннан ук. Һәр көнне ун дәрес укыйсыз, диеп әйтеп куйдык. Алар бит һәр триместр саен тестлар узарга тиеш. Шуны яхшы итеп узсыннар өчен, сыйныфның башыннан ук барысын да укып чыгарга куштык. Алар аны тиз арада укып чыкты да, июньгә кадәр авырлыгы бер дә булмады, аларга киресенчә ошады. Иртән йокыдан торасы түгел, кайчан телиләр шунда ял итәләр. Ул яктан аларга җиңелрәк туры килде, зарланмадылар. Аларга мәктәп дуслар булуы белән рәхәтрәк, ә уку програмы авыр яки җиңел дип зарлану булмады.
— Барыбер эшне оештырырга кирәк бит. Бер фатирда өч бала, алар төрле сыйныфта укый. Әллә балалар укуларын үзләре оештырамы?
— Бер фатирда гына түгел, бер бүлмәдә. Бүлмәнең почмаклары дүртәү, ә балалар өч кенә. Шулай почмак саен утыртасың да укыйлар. Диван бар, карават бар, шунда планшетлары белән утыралар да эшлиләр. Кемдер планшеттан, кемдер телефоннан дәресен укый – зур колакчыннар киеп утыралар. Кечкенәсе белән бераз гына безгә дә утырырга туры килде, чөнки гел татарча гына сөйләшкәч, беренче сыйныфка гына кергән елы да булгач, аңа нәкъ менә тел ягыннан авыррак туры килде. Дәрес рус телендә булганга, аңа тәрҗемә итеп бирергә туры килә иде. Мәсәлән, математиканы. Ул кереп киткәнче, өйрәнгәнче генә аның белән утырып алдык. Без әле сугышның исе дә килмәгәндә, өйдә укып карау ничек икән ул, дип уйлап йөри идек. Танышларымның өйдән торып белем алучы балалары күп, берничә тапкыр үз балаларыбызны да өйдә укыту турында чынлап торып уйлаган идек. Әлегә безгә бу эксперимент ошый.
— Ләйсән, балаларыгыз чатнатып татарча сөйләшә. Сезнең бу һиҗрәт кылу берничә елга сузылса, аларның татар теле, татарлыгы югалыр дигән куркыныч бармы? Борчыласызмы?
— Юк, борчылмыйбыз. Бу хакта сөйләшкәнебез дә булды. Киресенчә, аларның хәзерге вакытта яңа телләр үзләштерү, аның нигезен салып калдыру өчен яхшы вакыты. Бу аларга яхшы йогынты ясар дип уйлыйбыз. Без алар белән өйдә бары тик татарча гына сөйләшәбез. Әлбәттә, алар урысча сөйләшеп кызлар-малайлар белән онлайн уеннар уйнарга мөмкин. Ә башка вакытта, безнең белән яки туганнар белән аралашканда да алар гел татарча гына сөйләшә. Шуңа тел өчен куркып торабыз дигән сүз юк. Озаккарак сузылса да, без аның өчен курыкмыйбыз. Алар төрекләр белән аралашканда да курыкмыйча татарча әйтәләр, ә төрекләр аларның башка илдән булуын аңлый һәм бүтәнчә, зуррак игътибар белән тыңлыйлар. Аларның татарча әйтүен дә аңлыйлар.
— Ә үзең нәрсәне сагынасың? Татарстандагы, Казандагы татар мохитен сагынасыңмы? Аңлавымча, үзегезнең яндагы мәчет тирәсендә татарлар, мөселманнар белән кайнагасың, балалар татар бакчасына, татар мәктәбенә йөргәнгә, татар кешеләре белән аралашкансың. Сагынасыңмы ул мохитне?
Мин авыл кызы булгач, күбрәк авылны сагынам. Казанны бик сагынмыйм
— Мин авыл кызы булгач, күбрәк авылны сагынам. Казанны бик сагынмыйм. Эштәге дусларымны, эшемне сагынам. Татар телендә аралашуга килгәндә, монда килгәч татарча күбрәк тә аралаша башлаганмындыр дип уйлыйм. Гел телефонда, ә аннан аралашканда гел татарча гына сөйләшәм. Эшемдә, телисеңме юкмы, русча да сөйләшергә туры килә иде. Мөселманнар бит гел татарлар гына түгел, төрлесе бар. Көне буена русча да сөйләшәсең. Кайткач, йокларга ятканда, балалар белән берничә сүз сөйләшеп аласың да шуның белән аралашу бетә. Шуңа безнең монда татар теле ныгый.
— Ягъни син ил белән элемтәне ныгыттың һәм алар белән тагын да күбрәк аралашасың булып чыгамы?
— Дөрестән дә шулай! Тегендә чакта, дуслар белән аралашканда да, гел татарча гына аралашмыйсың бит. Биш дустың белән очрашсаң, аның берсе рус телле булса, телисеңме-теләмисеңме, русча сөйләшәсең. Күптән түгел дусларым-туганнарым Истанбулга килде. Долмабакчага бардык, барысын да кертеп җибәрдем, ә үзем утырып калдым. Минем янга Казакъстаннан олы апалар килеп утырды, казакъча сөйләшәләр. Мин аларга эндәштем: "Сез казакъмы әллә? Телегез бик матур", дидем. "Әйе, без казакъ", диләр. Алар белән ярты сәгать чамасы сөйләшеп утырдык. Мин татарча, алар казакъча сөйләштек. Шуннан аларның төркеменнән бер апа килде дә: "Казакъча белмим, нәрсә сөйләшәсез сез?" ди. Русча сөйли башлады. Шуннан теге апалар да шалт итеп русчага күчте дә куйды. Ул аңламагач, казакъча сөйләшә алмыйбыз инде", диләр. "Мин аңлыйм, ләкин русча сөйләшү җиңелрәк", дип акланды теге хатын. Бездә дә шул хәл инде ул. Ничә кеше арасыннан бер кеше булса да татарча аңламаса, бар кеше дәррәү урыс теленә күчә. Ә монда булгач, үз дусларым белән аерым сөйләшсәк тә, төркемдә дә күбрәк рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез.
— Аңлавымча, дусларың, туганнарың белән элемтә тотасың. Ә Истанбулда татар мохитен булдыруга тырышлык куйганың булдымы? Килеп чыктымы, кешеләрне эзләдеңме? Яки сезгә үз гаиләгездә генә аралашып яшәү рәхәтрәкме?
— Кычкырып эзләп йөрмәдем инде, ләкин алар барыбер табылып, күренеп тора. Мәсәлән, синең белән таныштык. Татар Сабан туена барган идек, анда да күпме кеше белән таныштык. Аларның кайберсе белән аралашабыз, язышабыз. Монда бит татар оешмасы бик актив һәм алар гел ниндидер чаралар оештырып, очрашып торалар. Әлегә андый чарага туры килгәнебез юк, эшләр чыгып тора. Казаннан ял итәргә килгән татар дусларыбыз белән бик еш очрашабыз. Казанда бик аралашмасак та, монда алар бик якын кеше кебек. Ирем кеше белән аралашмый да яши ала, әмма миңа аралашу кирәк. Олы улым да әтисе кебек, аңа да аралашу бик кирәкми. Ә кызым минем кебек, ул аралашмый тора алмый.
— Бу мөһаҗирлек, һиҗрәт кылуыгыз озакка булыр дип уйлыйсыңмы?
Шулай да, бу озакка бармас, март тирәсендә бу хәлләр узар һәм кайтырбыз, дип ышанабыз
— Кайту турында хыялланабыз. Мартны көтәбез. Аннан соң вакыйгаларның ничек буласын белмим. Бу хәлләр бетсә дә, кайтып, нинди илгә килеп керәсең – анысы да бар. Бөтенләй куркабыз, дип әйтү дөрес түгел, балалар өчен бераз борчылу бар. Шулай да, бу озакка бармас, март тирәсендә бу хәлләр узар һәм кайтырбыз, дип ышанабыз. Илдәге хәбәрләрне күбрәк укыган саен, күңелдә икеләнү арта, әмма барыбер ышаныч, өмет бар. Безнең хәзер вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу мәсьәләсе тагын туачак, аны бирерләрме юкмы, белмим. Һәр көн рус чатларында, рөхсәт ала алмаулары турында язалар. Бу илдә яшәүне озайту бик авыр, диләр. Безне әлегә калдырырлар һәм сугыш бетүгә, илебезгә, әти-әни, туганнар янына кайтырбыз, балалар дусларын күрер, дип өметләнәбез. Бер-беребезгә кабат-кабат әйтеп, күңелен кытыклап тормасак та, бу өмет һәркемнең күңелендә бар.
— Шушы мөһаҗирлектә нәрсәдән көч табасың? Кире кайтуга өмет яшәтәме сине?
— Ирем белән бергә һәм балалар безнең янда булгач, географик яктан кайда булсак та, бу безгә авырлык тудырмый. "Көч табам", "үземне мәҗбүр итәм", дигән нәрсә юк. Иремдә дә ул юк. Балаларда гына, "әлегә без түзәбез", дигән әйбер бар, ләкин аларның да кызганырлык, мескен дип әйтерлеге юк. Безгә бергә рәхәт. Без ярты ел аерым тордык. Ирем – бер җирдә, мин бер җирдә аерым яшәүгә караганда, чит илдә бергә яшәү күпкә яхшырак, күңеллерәк. Үзем генә булсам, үземә андый сорауны бирер идем, ә хәзер гаилә һәм бердәм булып яшәүдән көч табам, дия алам.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум