Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тимер юл җиһазына ут төртүдә гаепләнеп тоткарланучыларның туганнары гадел тикшерү таләп итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тимер юлдагы җиһазларны яндыруда шикләнеп кимендә 10 кеше тоткарланган булган. Шуларның берсе - ФСБ хезмәткәренең улы. Аннан читкә чыкмау турында имза гына алганнар, ә калган гаепләнүчеләрне сак астына җибәргәннәр. Соңрак куәт оешмасы вәкиленең улына каршы җинаять эзәрлекләвен дә туктатканнар диелә.

Башкортстанда тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларга ут төртүдә гаепләнеп тоткарланучыларның туганнары гадел тикшерү уздыруны таләп итә. Тоткарланучыларның берсе Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәре Е. В. Колпаковның улы булып чыккан. Аны сак астына алмаганнар, ә соңрак, янәсе, җинаять эзәрлекләвен дә туктатканнар. Бу хакта "ВЧК-ОГПУ" Telegram-каналы яза.

Русия җинаять кодексының 205 маддәсе нигезендә ачылган эш материалларына ярашлы, тимер юлдагы җиһазларга ут төртүдә шикләнеп кимендә 10 кеше тоткарланган булган. Шуларның берсе - ФСБ хезмәткәренең улы Колпаков И. Е. Җинаять эше нигезендә Колпаковта тентүләр узган һәм реле җайланмасы тартмаларын яндыруда катнашкан бер кешенең банк картасы табылган.

Башта куәт оешмасы вәкиленең улыннан читкә чыкмау турында имза алганнар, ә калган гаепләнүчеләрне сак астына җибәргәннәр. Соңрак аңа каршы җинаять эзәрлекләвен туктатканнар диелә.

Адвокатлар һәм гаепләнүчеләрнең ата-аналары тикшерүнең мондый карарыннан канәгать калмаган. Алар бөтен тоткарланганнарны да азат итүне яки барысын да мәхкәмәгә тапшыруны таләп итә.

"Безнең малайлар 14 айдан артык тикшерү изоляторында, ә Колпаков И. Е. баштан ук читкә чыкмау турындагы имза белән иректә калды", диелә туганнарның ФСБ башлыгы Александр Бортниковка һәм Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга язган мөрәҗәгатендә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыра башлады.
  • Башта ут төртү турындагы җинаять эшләрен чит милекне зарарлау яки хулиганлык маддәләре нигезендә карадылар. Соңрак хакимиятләр мондый очраклар терактлар һәм диверсияләр буларак бәяләнәчәк һәм алар өчен күп елларга, хәтта гомерлеккш иректән мәхрүм итәчәкләр, дип белдерде.
  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиядә 137 кешегә тимер юлда диверсия ясау турында җинаять эшләре ачылган. "Медиазона" мәгълүматынча, ярты ел эчендә гаепләнүчеләр саны ике тапкырга арткан. Аеруча реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларга һөҗүмнәр күп булган. Тимер юлларда диверсия ясауда гаепләнүчеләр иң күбе Мәскәүдә, чиләбе өлкәсендә һәм Башкортстанда диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG