Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары җәмәгать урыннарында татар телен куллануга чикләүләр кертелү ихтималын белдерде


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы. Иллюстратив фото
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы. Иллюстратив фото

Татарстан депутатлары тәкъдимнәр әзерләячәк.

Русиядә җәмәгать урыннарында бары урыс телен генә куллану турындагы федераль канун өлгесендә милли республикаларның дәүләт телләре исәпкә алынмый. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов парламент утырышында белдерде.

Думада Русия дәүләт теле турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертергә җыеналар. Сүз җәмәгать урыннарында дәүләт теле буларак урыс телен куллану турында бара. Ул урыс телен саклау һәм аннан инглиз һәм чит телләр куллануны чикләүне күзаллый. Шул рәвешле реклам, сәүдә, кулланучыларга хезмәт күрсәтү, медиа, шәһәр төзелеше һәм башка өлкәләрдә урыс телен генә файдаланырга мәҗбүр итәләр. Депутат Айрат Зарипов сүзләренчә, милли телләргә дә чикләүләр кертелгән.

"Шулай да тәкъдим ителгән кайбер үзгәрешләр чит телләр куллануны гына түгел, Русиядәге республикаларның дәүләт телләрен, асаба халыклар телләрен файдалануны да чикли. Канун өлгесендә дәүләт теле коммерцияле билгеләмәдә куллануны мәҗбүр итә. Сүз торак комплекслар исемнәре, төбәк һәм җирле объектларда — транспорт, мәктәп, хастаханә, спорт корылмаларында һәм башка урыннардагы атамалар турында бара", диде ул.

Аныңча, бу республика телләрен куллану даирәсен тагын да киметәчәк.

"Бу республикалар телләрен куллануны тарайтачагын барыбыз да аңлыйбыз. Урыс теленең үсешенә комачаулаучы чит телдән кергән сүзләргә каршы көрәш Русия Конституциясендә гарантияләнгән халыкаларның туган телләрен саклау хокукына кагылмасын иде", диде ул.

Федераль канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасы комитетында каралган, аның концепциясе хупланган, ләкин төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителгән. Дәүләт шурасында канун өлгесе нигезендә төзелгән эшче төркемдә Татарстан мәнфәгатьләрен Русия думасы депутаты Айрат Фәррахов яклаячак диелде.

Бу мәсьәлә депутатларда сорау уятмады. Айрат Зариповның тәкъдимен 76 депутат хуплады, 1 парламентарий тотылып калды.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төгәл тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

  • Соңгы елларда милли республикаларның хокуклары кысыла һәм урыс теленең йогынтысы арта. 2017 елда Татарстанда татар теле ихтыяри укытуга күчерелде. 2022 елда республикада татар телен саклау комиссиясе башка телләр белән берләштерелде, ә урыс теле өчен аерым комиссия төзелде.
  • Ел башында Мәскәү басымы астында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде. Төп канунда "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде. Яңа үзгәрешләр белән беррәттән Татарстан рәисенең татар телен белү мәҗбүрияте дә бетерелде.
  • Шул ук вакытта Татарстан Конституциясе нигезендә, татар һәм урыс телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип санала.
  • Сентябрь азагында Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG