Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы мобилизацияләнгәннәрне алыштыруны "максатка ярашсыз" дип саный


"Казан Экспо" үзәгендә мобилизацияләнүчеләр, 23 октябрь 2022
"Казан Экспо" үзәгендә мобилизацияләнүчеләр, 23 октябрь 2022

Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең хезмәт итү вакытын бер ел белән чикләүне аларның туганнары таләп итә.

Русия саклану министрлыгы мобилизацияләнгән хәрбиләрнең хезмәт итү вакытын бер ел белән чикләүдән баш тарткан һәм аларның сугыш тәмамланганчы хезмәттә булачагын белдергән. Бу хакта министрлыкның Петербур депутаты Борис Вишневскийга биргән җавабында әйтелә.

Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары Вишневскийга мөрәҗәгать иткәннән соң, ул саклану министры Сергей Шойгу исеменә рәсми хат юллаган. Хатыннар канунга үзгәрешләр кертүне һәм мобилизация нигезендә хезмәт итү вакытын бер ел белән чикләүне сораган.

Министрлык җавабында "мобилизациягә чакырылган хәрбиләрнең хезмәт итү вакыты президент фәрманы нигезендә өлешчә мобилизация беткәннән соң тәмамлана"диелә.

Саклану министрлыгы мобилизация нигезендә хезмәт итү вакытын чикләүне "максатка ярашсыз"дип саный.

Бер көн элек Шойгу, 1 декабрьдән Русия саклану министрлыгы президент Путинның гаскәриләр санын бер миллион 320 мең кешегә кадәр арттыру йөкләмәсен үтәүгә кереште, дип белдергән иде. "Тышкы янауларга ярашлы, кораллы көчләр саны киләчәктә миллион ярымга җиткереләчәк", – диде ул.

Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның сентябрендә башланды. Октябрь ахырында президент Путин аны тәмамлау турында белдерде, әмма мобилизацияне туктату турында фәрманга кул куймады, бу кирәк түгел дип белдерде. Хокук яклаучылар фәрманның булмавы хакимиятләргә мобилизацияләнгәннәрне хәрби хезмәттән җибәрмәскә мөмкинлек бирә дип саный.

Хәрбиләрнең хатыннары һәм аналары мобилизацияләнгән хәрбиләрне ротацияләүне сорап Путин исеменә хатлар яза, күп санлы петицияләр бастыра.

Ноябрь аенда мессенджерларда "Путь домой" дип аталган хәрәкәт барлыкка килде. Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары чиксез мобилизациягә каршы манифест һәм петиция бастырды.

Алар мобилизацияләнгәннәргә карата гаделсезлек турында белдерә һәм бу хәлне колониядәге хәлләр белән чагыштыра, анда хәрби хезмәткә алынган тоткыннарны ярты ел сугыш зонасында булганнан соң өйләренә җибәрәләр.

14 декабрьдә туры линия вакытында Путин 2022 елда мобилизация кысаларында 318 мең кеше чакырылганын хәбәр итте. Әмма Путин да, саклану министры Сергей Шойгу да мобилизацияләнгәннәрне сугыш ахырына кадәр фронтта калдыру турында ачыктан-ачык сөйләмәде.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG