Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Ягъфәров "Исәнмесез?" фильмын Русия прокатына чыгара алмау сәбәпле аны интернетка чыгарды


Ильдар Ягъфәров
Ильдар Ягъфәров

Фильмның әлегә урыс теленә тәрҗемә ителгән варианты чыгарылган.

Бүген Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров "Исәнмесез?" фильмын YouTube-ка чыгарды. Моны ул Русиянең киң прокатына чыга алмау белән аңлатты.

"Мин бу картинама бик дулкынланып карыйм, мөгаен, ул шушы еллар эчендә эшләнгән иң уңышлы эшемдер. Никадәр генә сөйләшүләр алып барылса да, без фильмны Русиянең киң прокатына чыгара алмадык, югыйсә ул күрсәтелгән күп шәһәрләрдә уңышлы үтте. Буш заллар юк иде һәм фильмны караганнан соң битараф калучылар булмады", дип язды ул үзенең Вконтакте челтәрендәге битендә.

Аның сүзләренчә, "Исәнмесез?" фильмы Татарстанның барлык мәдәният йортларында һәм кинотеатрларында күрсәтелгән. Ул бу кино хакында төрле фикерләр хөкем сөрә диде.

"Төрле фикерләр булды! Яхшылары да, начарлары да! Бу фильм татар мәдәниятенә зыян сала, татарлар лаеклы итеп күрсәтелмәгән, янәсе. Без аны халкыбызга зур мәхәббәт белән эшләдек!" дип язды ул.

Фильм әлегә урыс телендә синхронлы тәрҗемә вариантында тәкъдим ителгән. Алга таба ул татар телендә дә дөнья күрәчәк, диде режиссер.

Илдар Ягъфаровның "Исәнмесез?" фильмы 2021 елда тәкъдим ителде. Ул Казан мөселман киносы фестивалендә Татарстан президенты бүләгенә ия булды. Фильмның сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Төп рольне Чаллы театры артисты Инсаф Фәрхетдинов башкара. Фильмда Зөлфия Вәлиева, Рамил Мирханов, Фарил Вафиев, Рафик Таһиров һәм башка артистлар уйный.

  • Илдар Ягъфәров — танылган режиссер, Татарстан кинематографчылары рәисе. Ул "Күктау", "Байгал" фильмнары белән таныш.
  • Быел режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмы Русия прокатына чыкты. Ул 17,5 млн сум акча җыйды. Әлеге киноны төшерүдә Татарстаннан дәүләт ярдәме күрсәтелмәде.
  • Шулай ук быел Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмы чыкты. Ул Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде.
  • Узган ел Ягъфәров Татарстанда кино индустриясендә зур проблемнар бар дип белдергән иде.
  • "Татаркино"га елына 50 млн сум акча бирелә. Бу аз акча түгел, әмма ул ничек тотыла? Прокат эше системга салынмады… "Татаркино"да акча ничек бүленгәнен кино төшерәм дигән талантлы яшьләр күрә дә Казан-Мәскәү рейсына билет ала да китә… Татарстанда кинематография булмаса, без идеологик яктан көчсез, милли үзаң тәрбияләүдә оттырып кына киләчәкбез", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG