Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дөньясында ярдәмләшеп яшәү күбрәк күзәтелә башлады


Янгын кичергән Эчкен авылы
Янгын кичергән Эчкен авылы

2023 ел татар дөньясында вакыйгаларга бай булды. Дөньяга сибелеп яшәүче татарлар арасында бер-береңә булышу, кайгылы вакыйгаларда ярдәм кулы сузу, эшмәкәрләрнең татар проектларына тартылуы бу елда күбрәк күзәтелде. Русиядә моны янып көлгә әйләнгән Эчкен авылын төзекләндерүдә күреп булды. Шул ук вакытта Татарстанның Сабантуйлар белән мавыгуы читтәге татарларны республикага артык өмет багламыйча үз көченә таянып эшләргә өйрәтте. Азатлык татар эшмәкәре, сәясәт белгече һәм Америка, Финляндия, Төркиядә яшәүче татарлар белән сөйләште.

"Бүген татар буржуазиясе аякка басып килә"

Татар дөньясын дер селкеткән вакыйга — Курган өлкәсендәге Эчкен (Юлдус) татар авылында зур янгын булды. 2023 елның 8 маена каршы төндә урман янгыннары 800дән артык кеше яшәүче татар авылына килеп җитте. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алды. Нәтиҗәдә, җирлектәге 380 йортның 228е янып бетте. Восточный дип аталган урам ягында гына йортларга ут тимәде. Янгында җиде кеше һәлак булды.

Татар дөньясы берләшеп авылга ярдәм җыя башлады. Дөнья татар конгрессы аша гына да берничә тапкыр һуманитар ярдәм тапшырылды.

450 еллык тарихы булган авылда 100гә якын йорт төзелә башлады, аларның күпчелегендә инде кешеләр яши. Йортларның бер өлеше дәүләт хисабына салынса, зур өлеше шәхси акчага башкарылды. Монда төп ярдәмне татар оешмалары, мөфтиятләр аша эшмәкәрләр күрсәтте.

Төмән өлкәсендәге татар оешмаларының координацион үзәге рәисе, эшкуар Ринат Насыйров татар дөньясының күтәрелүен зур дәрәҗә дип саный. 2021 елда Омски өлкәсенең Каракүл авылындагы янгыннан соң Русия һәм дөньяның төрле почмакларыннан татарларның ярдәм кулы сузуы да моңа ачык мисал ди ул.

Эшмәкәрләрнең татарлыгы уяна башлады

— Безгә хакимияттән башка 5-7 елга стратегик план корып эшләргә өйрәнергә кирәк, — ди Насыйров Азатлыкка. — Ярдәм итү авыр вакытта гына булмаска тиеш. Безгә карашны үзгәртү мөһим. Дин әһелләре бу эшкә алдан кереште. Бүген эшмәкәрләр мәдәният, мәгариф өлкәсенә дә алына башлады. Бу инкыйлабка кадәр булган күтәрелеш кебек. Бүген татар буржуазиясе аякка басып килә. Эшмәкәрләрнең татарлыгы уяна башлады.

Аныңча, аерым төбәкләрдә үрнәк мисаллар күренә башлаган.

— Төмән өлкәсендә эшмәкәрләр йорт сатып алып, балалар бакчасы ясады. Ул Кырынкүл авылында "Әлифба" дип аталачак. Бакча киләсе ел башында эшли башлар дип көтелә. Хәзер Самар, Ульян да шул юлдан бара. Омски, Томскида татар йортлары төзекләндерелде. Аның эчтәлеген оештыру мөһим. Без киләсе 2024-2030 елларда Русиядә 500 дүрткел метрлы 7-9 Татар иҗат йорты булдырырга телибез. Бер эшмәкәр 100 данә газет сатып алды. Бер татар бае ятим балаларга 150 бүләк тапшырды. Бер авылда мәктәп мөдире 500 мең сумга татар китабы сатып алган һәм балаларны татарча укыта. Менә шундый хәлләр бара, Аллаһка шөкер, — дип сөйләде ул.

Ринат Насыйров татар миллиардерлары да ярдәмгә килә башлавын әйтә.

"Бу эштә ашыгырга ярамый. Ул эчтән үсәргә тиеш. Өстән кушып кына эшләп булмый бүген", ди ул.

Ике ел элек Насыйров Татарстан белән эшләү авырлашты дип сөйләгән иде. Ул себер авылларында татар укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, китаплар, дәреслекләр кирәк иде дип белдергән иде.

— Татарстан җитәкчелеге дә артык белдермичә төбәкләргә ярдәм итә, — ди ул хәзер. — Бүген башка төбәк эшенә кысылмаска дигән федераль канун бар. Президент Искергә дә, Төмән мәчетенә дә эшмәкәрләр аша булышты.

"Татарстан Сабантуйлар белән мавыга"

Татарстан Конституциясе нигезендә, республика хакимияте читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Соңгы елларда бу ярдәм китаплар бирү һәм төбәкләрдә бер-берартлы Сабантуйлар үткәрү белән чикләнде. Киләсе елда бу бәйрәмнәрнең саны тагы да артачак.

Инде хәзер аларның ниндие генә юк: федераль, авыл, Иртыш, шахтер… Киләсе елда Алтайда беренче Төрки Сабантуй узачак. Татарстанның милли сәясәтендә Сабантуй төп урынны били башлады. Хакимият бәйрәмнең тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр уздырды, методик басалар әзерләде, хөкүмәт комиссиясе төзеде. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән җырлап-биеп хезмәттәшлек итәләр.

Шул ук вакытта татарның төп проблемы мәгариф өлкәсендә күзәтелә. Татар теле дәресләре кими, татар мәктәпләре ябыла, укытучылар җитми, һуманитар фән аксый. Белгечләр еш кына бу өлкәгә Татарстан тиешле акчалар бүлеп бирмәүгә зарлана, сәясәткә әйләнгән теманы күтәрмәскә тырышуын әйтә. Бу аеруча Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты себертатар телен мөстәкыйль тел буларак рәсми тануыннан соң ачык күренде. Рәсми һәм фәнни Татарстан бу мәсьәләгә битараф калды.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстанга мәгариф өлкәсендә эшләргә Мәскәү рөхсәт итми. Шул ук вакытта республиканың бу шартларда эшләр өчен үз стратегиясе юк.

— Беренчедән, Мәскәү мәгариф һәм татар теле белән бәйле мәсьәләләрне күзәтеп тора, — ди ул. — Минемчә, Мәскәү тарафыннан ниндидер кызыл чик билгеләп куелды. Шуңа да Татарстан күбрәк Сабантуйлар белән мавыга, төрле конференцияләр үткәрә, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайга һәйкәл куя, элмәтакталар урнаштыра. Мәсәлән, Төмән өлкәсендә җирле хакимият монда Татарстанны кертмибез, бу безнең татарлар, дип ачыктан-ачык әйтте. Шуңа күрә республиканың сәяси һәм идеологик йогынтысы булмаячак. Татарлар күпләп яши торган башка төбәкләргә дә кереп булмый. Әйтик, Мәскәүдә, Башкортстанда шундый хәл.

Икенчедән, башка төбәкләргә керү алай ук кыен түгел. Күрәсең, Татарстанның мәктәп системы белән нишләргә дигән оптималь програмы, стратегиясе юк.

Айсин сүзләренчә, Татарстан үткәрүче Сабантуйларның үз нәтиҗәсе бар, ләкин дәүләтнең милләткә дигән акчаларын диверсификацияләргә, ягъни төрле өлкәләргә бүләргә кирәк.

Хәзер "Пыяла" җырын нинди телдә генә җырламыйлар

— Сабантуйның үз нәтиҗәсен инкарь итеп булмый, — дип дәвам итә ул. — Шулай да, күпме акча, күпме көч сарыф ителә. Әгәр дә аларны санап нәтиҗә чыгарсаң, аның уңыш коэффиценты бик түбән булачак. Әйтик, татар теле өчен мобиль кушымта ясау, фильм төшерү өчен акча бүленсә, моңа финанслар азрак китәр иде кебек. Сабантуй кирәк, әмма аны атна саен уздыру нәрсәгә кирәк?!

"Слово пацана" сериалы моны ачык күрсәтте. Татар теленә, мәдәниятенә кызыксыну ничек үсте. Хәзер "Пыяла" җырын нинди телдә генә җырламыйлар. Монда Татарстанның бернинди катнашы да булмады бит. Мөстәкыйль булмаган республиканың язмышы шундый була инде. Татарстан яшертен дә эшли ала. Әмма моның өчен стратегия, фикер ияләре һәм сәяси ихтыяр кирәк. Түрәләрнең дә аңы үзгәрергә тиеш. Астыртын эшләү үзе бер осталык ул. Татарстанда мин андый кешеләрне күрмим.

Финляндия: "Татарстан белән аралар киселде"

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанның чит илләрдә татарлар белән эшләве бермә-бер кимеде. Беренчедән, республиканың Мәскәү алдында "дустанә булмаган илләр" белән хезмәттәшлек итүе хупланмый. Икенчедән, чит илләрдәге татар оешмаларының да Татарстан белән арасы суынды. Моңа аеруча 2022 елда Дөнья татар конгрессының Украина сугышын хуплавы йогынты ясады.

Финляндиянең "Исламия" җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин Татарстан белән аралар киселде ди.

Соңгы 30 елда беренче тапкыр имам Төркиядән килде

— Билгеле, Украина белән сугыш барган вакытта безнең Русия һәм Татарстан белән аралар киселгән кебек, — диде ул Азатлыкка. — Мәдәни яктан бушлык хөкем сөрә. Татарстан белән элемтәләр юк. Хәзер Финляндия НАТОга керде. Бер яктан, бу эшләрне мәдәни багланышлар белән катнаштырырга кирәкми иде. Әмма Татар конгрессы үзе сәяси якка авыша башлагач, безнең элемтәләр өзелеп китте. Бу безгә кирәкми.

Элек безгә Рамазан аенда Мәскәүдән имамнар килә иде. Мөфти Равил Гайнетдин яхшы имамнар җибәреп торды. Без хәзер аларны Русиядән китерә алмыйбыз. Финляндия виза бирми. Бу сәяси мәсьәлә булмаса да, сәясәткә барып тоташа. Шуңа да быел соңгы 30 елда беренче тапкыр Төркиядән татар имамы килде. Бу безнең өчен зур үзгәреш. Быел Төркиянең дин эшләре идарәсе белән сөйләштек һәм алардан татарча белгән имам җибәрүне сораган идек.

Гөлтән ханым сүзләренчә, быел Финляндия татарларының тарихы турында китап дөнья күргән. 200 биттән торган хезмәт 3,5 ел язылган. Бу китапны язу турында 30-40 ел сөйләшү алып барылды ди ул.

Һелсинки шәһәрендәге татар җәмгыяте гадәттәгечә эшләгән: укыту эшләре дәвам итә, җәйге курслар булды, дини бәйрәмнәр һәм чаралар үткәрелә, өлкәннәр өчен аерым програм эшли, дип уртаклашты Гөлтән Бәдретдин.

АКШ: "Төп үзгәреш — татар-башкортлар артты"

Американың Питтсбург шәһәрендә яшәүче татар активисты Илмир Әхмәтҗанов та Татарстан белән аралар суынды ди. Ул оештырган һәм катнашкан Сабантуйларга Татарстаннан җырчылар килмәвен дә әйтә.

Яңа гына тормыш үз көенә кайта башлады

— Хәзер аралар суынды, — ди ул. — Сугыш башланганнан бирле хушыбызга килеп бетә алмыйбыз әле. Яңа гына очрашулар башланды, Сабантуйлар үтте. Яңа гына тормыш үз көенә кайта башлады.

Әмма төп үзгәреш Америкада татар-башкортларның күбәюе булды ди ул.

— Безнең халыкның артканы сизелә. Шул сәбәпле, очрашулар, чаралар үткәрү ешайды. Хәзер кайчан очрашабыз дип торалар. Элеккечә "зинһар, килегез инде" дип соранып йөрергә кирәкми. Бүген нидер оештырсаң, дәррәү килеп җитәләр. Бу яңа бер сулыш алды.

Америка татарларында бер-береңә ярдәм итү бар. Нидер кирәк булса, шунда ук теләктәшлек күрсәтәләр. Очрашулар вакытында ничек аякка басу, акча эшләү турында сөйләшәбез. Өстәл артында өчәр сәгать буе сәясәт турында сөйләшергә вакыт юк, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

Быел АКШның Төньяк Каролина штатындагы Дарем шәһәрендә татарлар үз көчләре белән беренче Татар саммиты оештырды.

Төркия: "Үз көчебез белән эшлибез"

Төркиядә иң зур татар оешмаларының берсе — Искешәһәрдәге казан татарлары җәмгыяте рәисе Ведат Догу 2023 ел уңышлы ел булды дип сөйләде. Узган ел кебек алар быел да сугыштан качып килгән татарларга ярдәм итүне дәвам иттерде. Бүген Төркиядә элекке һәм яңа мөһаҗир татарлар яши. Алар өчен уртак проектлар мөһим.

— Без Сабантуй, халык белән җыелышлар үткәрдек, — ди ул. — Миндә бу матур ел булып истә калды. Безгә Татарстаннан кунаклар күп килде. Киләчәктә зур проектлар ясаячакбыз. Татарлыкны онытмыйча яшибез.

Ведат әфәнде Татарстаннан Сабантуй уздыруда ярдәм булуын әйтә. Аерым алганда, бәйрәмгә җырчылар җибәрелгән, Дөнья татар конгрессы вәкилләре килгән. Бәйрәмдә барлыгы бер меңнән артык кеше катнашкан.

Моннан тыш, Госмания (Osmaniye) татар авылында элекке мәктәп бинасын төзекләндерә башладылар. Аны мәдәният үзәге буларак кулланачаклар.

— Бина искергән иде. Ул үзебезнең көчкә эшләнә. Татарстанның ярдәме булмады. Акча күп кирәк, бездә эшмәкәр кешеләр бик юк. Шуңа үзебезнең акчага әкрен генә ясыйбыз, — диде ул.

Яңа мөһаҗирләр арасында да ярдәмләшү күренә

Татар дөньясының ярдәмләшеп яшәве чит илләрдә дә күренде. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе, сугыш башлангач Төркиягә күчеп киткән 69 яшьлек Фәрит Зәкиевнең быел күзе начар күрә башлаган. Табиб кичекмәстән операция ясатырга кушкан. Бәясе - 2800 доллар. Акча җитмәү сәбәпле, операцияне кичектерергә туры килгән. Шуннан соң төрле социаль челтәрләрдә бу хакта мәгълүмат таралды. Битараф калмаучылар акчалата ярдәм күрсәтергә кереште.

Русиядән акча җибәрү хәзер катлаулы, шуңа төп ярдәмне чит илләрдә яшәүче татарлар күрсәткән. Бу эшкә башкортлар да, бурятлар да кушылган. Иң күп акчаны АКШтан бер татар ханымы җибәргән.

Милләт дәрәҗәсендә бер-береңә ярдәм итү кырымтатарларда күптән күзәтелсә, казан татарларында битарафлык сизелә иде. Бу юлы кемдер акчалата, кемдер киңәш белән ярдәм иткән. Төрле илләрдән акча җибәрү дә четрекле мәсьәлә. Зәкиевкә акчаны Төркиядә бер татар гаиләсе үз хисабына җыеп тапшырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG