Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аргентина БРИКС берлегенә керүдән баш тарткан


Хавьер Милей
Хавьер Милей

Аргентина БРИКС берләшмәсенә керүдән баш тарткан. Күптән түгел сайлап куелган президент Хавьер Милей бу хакта берләшмәгә кергән илләргә рәсми хат җибәргән дип хәбәр итә Аргентинаның TN телеканалы.

Журналистлар белдерүенчә, Милей БРИКСка керүнең икътисади файдасын һәм мәгънәсен күрмим дигән. Ул берләшмәгә керүче бөтен илләр белән дә икътисади хезмәттәшлекне үстерергә әзермен, ләкин Аргентина ике яклы элемтәләрне арадашчы клубсыз да булдыра ала дип белдергән.

Милей президент итеп сайланганчы ук Аргентинаның БРИКСка керүенә каршы иде. Сайлау кампаниясе барышында ул АКШ белән якынаю, хәтта ил валютасын песодан долларга күчерү яклы булуын әйтте.

БРИКС (BRICS) оешмасы 2006 елда оешкан. Аңа Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы керә. Быел августта Көньяк Африка республикасында узган соңгы җыенда альянс яңа әгъзалар кабул итү планнары турында белдерде. Аргентинадан тыш БРИКСка Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согыд Гарәбстаны һәм Эфиопия чакырылды. Әгәр рәсми баш тартмасалар, аларның әгъзалыгы автоматик рәвештә 2024 елның 1 гыйнварыннан башлана.

Көнбатыш тарафлы Аргентина хөкүмәте БРИКСка Иранның керүен кабул итә алмаган дип фаразлый медиа. Аргентина моңа кадәр дә Русия һәм Кытай булган берләшмәгә керергә шикләнә иде.

Киләсе елда БРИКС оешмасында рәислек Русиягә күчә. Русия президенты Владимир Путин БРИКС саммитын 2024 елның октябрендә Казанда уздырырга тәкъдим итте.

2015 елда БРИКС саммиты Уфада узган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG