Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан медицина оешмаларына табиблар һәм шәфкать туташлары җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан башкаласындагы медицина оешмаларында 23,8 мең хезмәткәр эшли. Алардагы табиблар 83,7 процентка, шәфкать туташлары 84 процентка тупланган дип исәпләнә.

Казанда табиблар һәм шәфкать туташлары җитми, медицина оешмаларында эшләүчеләр еш алмашынып тора. Бу хакта шәһәр мэряисендә эшлекле дүшәмбедә сөйләделәр, дип яза "Бизнес Online".

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков әйтүенчә, Татарстан башкаласындагы медицина оешмаларында 23,8 мең хезмәткәр эшли. Алардагы табиблар 83,7 процентка, шәфкать туташлары 84 процентка тупланган дип исәпләнә.

"Узган еллар белән чагыштырганда хезмәткәрләр артуын күрәбез, бу сөендерә, әмма шул ук вакытта хезмәткәрләрнең алмашынып тору күрсәткече дә шактый югары - 21,5 процент", дигән Жаворонков. Бер ел эчендә Казан медицина оешмаларына 1311 медицина хезмәткәре килгән, 1183е киткән.

"Табиблар җитмәү безнең дә авырткан җир", дигән Казан мэры Илсур Метшин. Ул бу проблемны хәл итү өчен бөтен мөмкин чараларны да эзләргә кирәк дип искәрткән.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының ноябрь аенда биргән белешмәләренә күрә, Татарстанга 1,3 мең табиб җитми. Аеруча балалар табибларына ихтыяҗ зур: 297 педиатр кирәк. 278 терапевт, 150 анестезиолог-реаниматолог, 118 онколог, 90 психиатр, 64 инфекционист, 54 ашыгыч ярдәм табибы, 44 патологоанатом җитми.

  • Былтыр октябрь уртасында Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да республиканың зур шәһәрләрендә - Казанда, Чаллыда һәм Алабугада ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләрнең күпләп эш калдыруын белдерде.
  • "Медицина хезмәткәрләре һәм табиблар бар, әмма кызганыч, машина йөртүчеләр эштән китә башлады. Чөнки алар хәрби-сәнәгать оешмаларына китә. Анда хезмәт хаклары югары - 120 мең сумга кадәр җитә", диде Захарова. Аның әйтүенчә, Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр аена 69 мең сум акча ала.
  • Татарстан авылларында исә халыкны алты ай укыган фельдшер ярдәмчеләре дәвалаячак.
  • 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителгән "өлешчә" мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы медицина хезмәткәрләрен дә читләтеп узмады. Алар арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG