Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхандагы мәчеттә куәт оешмасы вәкилләре рейд үткәргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Полиция берничә кешене тоткарлаган, аларның берсе аңын югалтып асфальтка егылган.

Әстерхан шәһәренең Кызыл мәчетендә куәт оешмасы вәкилләре рейд үткәргән. Бу хакта "Кавказский узел" хәбәр итә.

Бу хәл 28 июньдә җомга намазыннан соң булган. Полиция вәкилләре ишекләр янында тар коридор булдырып мәчеттән чыгучы һәркемнең документларын тикшергән.

Гыйбадәтханә янына автобус һәм берничә микроавтобус китерелгән.

Берничә кешене тоткарлаганнар, аларның берсе көзән җыерып асфальтка егылган. RusNews кимендә бер кешенең кыеналуы турында видео чыгарды.

Әстерхан өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге рейд миграция кануны үтәлешен тикшерү йөзеннән эшләнде дип аңлаткан.

Мәчет мәхәлләсе әгъзалары мәчеттә тикшерү үткәрүне 23 июньдә булган Дагыстан вакыйгалары белән бәйли. "Спросите у Расула" Telegram каналы рейд оештыруга Әстерханда дагыстанларның машинада дрифт оештырып һавага ут ачуы да сәбәп була ала.

— Кемдер кайдадыр нидер эшләгән өчен мәчеткә шулай килү… Бу гаделсезлек, — дип сөйләгән җомгада катнашканнарның берсе "Кавказский узел"га.

  • 2023 ел дәвамында куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте.
  • Былтыр 7 июльдә мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде. Бер атнадан — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде.
  • 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар диелде. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов исә мәчетләргә каршы көрәшнең яңа формасы барлыкка килде дип сөйләде.
  • 2023 елның октябрь азагы, ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә җитәкчесе моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмаса да, Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы була ала дип саный.
  • Узган ел ахырында Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сенаторлар каршында чыгыш ясап, мәчетләрдә куәт структураларының даими рейд ясап торуын туктатырга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG