Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты: Саба һәм Теләче районнарында "тәкъфирчеләр" оешмасы корылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Янәсе, аның әгъзалары качып җыела торган булган, авыл халкын “экстремистик эшчәнлек алып барырга чакырган".

Татарстанда өч кеше экстремистлык оешмасы оештыруда гаепләнә. Бу хакта Тикшерү комитетының республика идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү фикеренчә, 2021 елдан бүгенгә кадәр Саба һәм Теләче районнарында исемнәре аталмаган өч кеше (1984-1985 елгы затлар диелә) "Әт-Тәкфир Вәл-Хиҗра" халыкара дини берләшмәсенең бүлеген оештырган. Әлеге оешма Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан экстремистик дип табылган һәм илдә аның эшчәнлеге тыелган.

— Бу хакта белә торып гаепләнелүчеләр конспиратив (яшерен) җыелышлар үткәргән, — диелә хәбәрдә, — анда алар экстремистик берләшмәгә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшкән, махсус әдәбият өйрәнгән, җирле халыкны экстремистик эшчәнлек алып барырга чакырган.

"Тәкъфирчеләр" эшчәнлеген ФСБ хезмәткәрләре ачыклаган. Хәзер мәхкәмә ике гаепләнелүчене кулга алган. Тикшерү дәвам итә, диелә куәт оешмасы хәбәрендә.

"Әт-Тәкфир Вәл-Хиҗра" оешмасы 1970 елларда Мисырда барлыкка килгән дини хәрәкәт. Аңа Али Абдух Исмаил нигез салган дип барыла. Оешма әгъзаларын "тәкъфирчеләр" дип тә атап йөртәләр.

2010 елда Татарстан прокуратурасы бу оешмада торуда гаепләп 4 кешегә кисәтү ясаган иде. Ул вакытта Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуп алар Пакстан һәм Әфганстан чигендә булган сугышу тәҗрибәсен алып республикада шөгыльләнергә дип кайтканнар, дип Азатлыкка сөйләгән иде.

Оешма идеологиясе, һәр мөселман "кәферләр" белән җиһад алып барырга тиешлегенә нигезләнә. Ә җиһадны танымаган һәр кеше "кәфер" булып тора. Җиһад дөньяви характердагы һәр дәүләт җирлегендә бара ала. Әмма оешма әгъзаларына "дошман" җирендә тору тыела, бары тик сугышу максатында гына ул җирләрдә яшәргә ярый.

2009 елда "тәкъфирчеләр" кырымтатарларының Милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилевне үтерергә теләгән, дип белдергән иде Украина эчке эшләр министрлыгы. Җәмилев ачыкланмаган яклар шактый, диде.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының 2023 елга ясаган хисабыннан күренгәнчә, республикада 21 кеше "Әт-Тәкфир Вәл-Хиҗра" оешмасында торган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG