Accessibility links

Кайнар хәбәр

Duolingo кушымтасына башкорт телен өстәүне сорыйлар


"Башкорт телендә сөйләшүчеләр саны елдан-ел кими бара, чөнки кешеләргә өйрәтүче юк. Duolingo башкортча сөйләшүчеләр санын арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз" дигән мөрәҗәгать авторы.

Change.org петицияләр сайтында Duolingo телләр өйрәнү мобиль кушымтасына башкорт телен дә кертүне сораган мөрәҗәгать чыкты.

"Башкорт теле онытыла, һәм аны тел өйрәнү кушымтасына өстәү яхшы булыр иде. Башкорт теле – универсаль уникаль тел, аның ярдәмендә сез күп төрки телләрене, мәсәлән, татар, казакъ, үзбәк һәм башкаларны аңлый аласыз. Бу телне укыту хәзерге Башкортстанда ана телендә сөйләшүчеләрне арттырыр иде. Шуңа күрә, без Duolingo кушымтасына башкорт телен кушуны сорап язабыз" диелә мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук "Ай, Һай, Салават!" башкорт халык җыры да искә алына.

"Башкорт теле – Башкортостан республикасының рәсми теле, дөньяда 2 миллион башкорт яши, Яңартылган мәгълүматлар буенча, башкорт телендә сөйләшүчеләр саны елдан-ел кими бара, чөнки кешеләргә өйрәтүче юк. Duolingo башкортча сөйләшүчеләр санын арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз, – дип яза мөрәҗәгать авторы. – Башҡорттар Алға!"

Хат авторы әлеге мөрәҗәгатьнең барлыкка килү тарихын да искә ала: "Мәктәпкә килүемне хәтерлим .. 5 сыйныфка. Мин башкорт теле дәресендә күп балаларның гади җөмләләр һәм сүзләрне тәрҗемә итә алмавына гаҗәпләндем, аннары башкоот теленең чыннан да онытылуы турында уйладым, моңа ирек куймаска булдым"

Хәзерге вакытка Duolingo кушымтасына башкорт телен өстәүне сораган мөрәҗәгать астында 350гә якын имза бар.

Былтыр декабрьдә Change халыкара петицияләр платформасында шул ук Duolingo кушымтасына татар телен өстәүне сораган петиция барлыкка килде. Мөрәҗәгатьне әлегә кадәр 11 мең кеше имзалаган. Хат авторлары "сезнең кушымта безгә татар телендә сөйләшүчеләр санын киметү проблемына игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, алай гына да түгел, бу мәсьәләне хәл итәргә, Duolingo кулланучыларның зур даирәсенә татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк", дип яза. Алар тел белгечләреннән, методистлардан, IT-белгечләрдән торган ихтыярилар такымының ярдәмен тәкъдим итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG