Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция парламент сайлавында үтә уңчылар җиңә алмаган


Марин Ле Пен белән "Милли бердәмлек" лидеры Жордан Барделла
Марин Ле Пен белән "Милли бердәмлек" лидеры Жордан Барделла

Күпчелекне алу очрагында "Милли бердәмлек" илдә хөкүмәтне оештыра алыр иде.

7 июльдә узган Франция парламентына сайлауның икенче турның беренчел нәтиҗәләренә күрә, үтә уңчылар парламентта җиңә алмаган һәм тавышлар саны белән өченче урын ала.

Иң күп тавышны сулчылар коалициясе, "Яңа халык фронты" алган. Алар парламентта 175тән 205 урынга кадәр дәгъва итә. Икенче урында Франция президенты Эммануэль Макрон яклы коалиция бара, аларга 150-175 урын фаразлыйлар.

Беренче турда беренче булып барган үтә уңчыларның "Милли бердәмлек" фиркасе сайлауны өченче урында тәмамлый. Алар 115-150 урынга дәгъва итә, дип яза BFMTV каналы. Франция парламентында барлыгы 577 депутат утыра.

Шулай итеп, бер фирка дә күпчелекне яулый алмаган һәм хөкүмәт оештыра алмый. Бу алга таба Франция хакимиятендә киеренкелекне аңлата, ди сәяси күзәтүчеләр.

"Милли бердәмлек"нең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пен элегрәк фирканең җиңү яулау һәм хөкүмәт оештыру очрагында Украинага француз кораллары белән Русия территориясенә һөҗүм итәргә рөхсәт бирмәячәген белдергән иде.

Беренче турда үтә уңчылар 33% чамасы тавыш җыеп, сайлауда беренче урын алган иде. Шуннан соң Макрон тарафдарлары һәм сулчылар бердәм стратегия сайлады: икенче турда 200ләп сайлау бүлгесендә алар уңчыларны җиңү өчен аларга берешәр көндәш кенә калдырдылар. Шул бүлгеләрдә өченче урын алган Макрон тарафдарлары яки сулчылар үз намзәтләрен кире какты.

  • Франция парламентына сайлау ике турда уза. Беренче турда бер намзәт тә 50% тавыш җыймаса, җитәрлек тавыш җыя алган намзәтләр икенче турга уза.
  • Франция милли җыенына чираттан тыш сайлауны Франция президенты Европарламентка сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач игълан итте. Анда "Милли бердәмлек" җиңде, бу күп сәяси көчләрне аптырашта калдырды.
  • "Милли бердәмлек" үтә уңчылар фиркасе евроскептицизм һәм миграцияне чикләү белдерүләре белән танылган. Бу фиркане Франциядә еш кына исламобофия һәм ксенофобиядә гаеплиләр.
  • Фирканең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пеннны Русия президенты Владимир Путинга лояль мөнәсәбәттә дә еш гаеплиләр. Аның фиркасе Украинага ярдәм итүне хупламый.
  • Соңгы елларда Ле Пенн үз риторикасын йомшартса да, сәяси күзәтүчеләр аның моны күбрәк тавыш җыюы өчен ясавын әйтә.
  • 2022 елда Франция президенты сайлавында Эммануэль Макрон 58,54% тавыш җыеп, Марин Ле Пенны җиңә алды (Ле Пен 41,46% тавыш алды).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG