Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Юлаев. Хакимият милли каһарманны ничек куллана?


Салават Юлаевка һәйкәл. Уфа, Башкортстан
Салават Юлаевка һәйкәл. Уфа, Башкортстан

Быел Салават Юлаевның тууына — 270 ел. Республика аны "Салават җыены"н уздырып, вакытында юк ителгән Тәкәй авылы урынында "Салават җире" этнопаркын ачу белән билгеләде. Кайчандыр империянең золымына каршы чыгып, милли азатлык өчен көрәшкән башкорт яугире исемен хакимият ничек тели, шулай куллана. 

Быел Салават Юлаевны искә алу чаралары Башкортстанның Салават районынының Малояз авылында булды. Бу — 1773-1775 елларда Русия империясенә каршы Емельян Пугачев җитәкләгән баш күтәрүләргә кушылган башкорт каһарманы Салават Юлаевның туган яклары. "Салават җыены" фольклор фестиваленең ел саен уздырылу гадәте 2004 елдан башланды. Ул вакытта Юлаевның тууына 250 ел билгеләнде. Бу фестиваль ел саен Башкортстанның төрле районнарында чират белән уза. Республиканың гына түгел, тирә-яктагы төбәкләрдән дә башкортларны туплаган үзенчәлекле чара. Башкортларның милли рухын, мәдәниятен күрсәтә торган, Салават Юлаев шәхесен таныту, яңа буынга аның хакында аңлату җыены ул. Мисал өчен, биредә ирләр дә, хатыннар да уктан атуда көч сынаша, ат ярышлары уздырыла, көрәш тә була, иң яхшы башкорт тирмәсе сайлана, башкортлар үзара сәнгать өлкәсендә дә көн сынаша: чичәнлектә, курай, кубыз уйнауда, бәет әйтүдә, җыр, биюдә һәм башкада.

"Салават җыены"нда Украина сугышын искә алу

Әмма Русиядә сәяси вазгыять үзгәргән саен бу фестиваль дә трасформация кичерде. Быел, мәсәлән, Салават Юлаевка багышланган театраль тамаша күрсәтелде, мәйданда милли киемнәрдән башкорт җайдаклары чыгыш ясады. Әмма шул ук тамашага Икенче дөнья сугышы да килеп керде, сугышта катнашкан җайдаклы башкорт яугирләре, генерал Миңлегали Шәйморатов образы күрсәтелде. Әмма тамаша моның белән тәмамланмады. Финал буларак мәйданга бер-берартлы хәрби машиналар чыкты, һәрберсенә 2022 елда оештырыла башланган Александр Доставалов, Миңлегали Шәйморатов, Салават Юлаев, Даян Мурзин исемендәге, "Ватан", "Төньяк амурлар" ихтыяри батальоннарының байраклары кадалган. Салават Юлаев белән башлаган тамаша Русия, Башкортстан байракларын күтәреп Русия Украинада алып барган баскын сугыш темасы белән тәмамланды.

Русия империясенең залимлегенә түзә алмыйча корал алып, милли азатлык өчен көрәшкән Салават Юлаев каһарманлыгы бүген Русия империясенең баскынлык сугышында катнашу белән бер дәрәҗәгә куела. Мәсәлән, Салават Юлаевның туган көнендә Украинада алып барылган җинаятьчел сугышында катнашкан Башкортстан ирләре дә искә алынды, һәлак булучы сугышчыларның гаиләләренә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров медальләр тапшырды.

Әйтергә кирәк, бу сугышка ирләрне кыстап җибәрүдә хакимият нәкъ менә Салават Юлаев исемен оста куллана. Башкортстанда Украинага бәреп керү өчен 2022 елда тупланган беренче ихтыярилар батальонына да нәкъ башкорт милли каһарманның исеме бирелде. Башкортстан үлемгә ирләрне җыеп озату эшен башка төбәкләр белән чагыштырганда актив алып бара һәм республика кайтарылган мәетләр саны белән дә алгы сафларны били.

Пропаганда Салават Юлаевның исемен төрлечә или һәм үзенчә куллана. Мисал өчен, Башкортстан медиалары "Салават җыенын" шәрехләгәндә Сергей Семенов кебек сәясәт белгеченең фикерләрен халыкка җиткерергә тырышты. Пугачев явында башкортларның урыслар белән бергә катлаулы чорда бергә көрәшә алуына басым ясады, Юлаевның шәхесе Украинадагы сугышчыларны батырлыкка илһамландыра дип сөйләде. "Салават көннәрен без Русия көне белән бер тирә билгелибез. Салават Юлаев — ватандашлар низагы вакытында башкорт халкының проблемнарын урыслар һәм башка халыклар белән берләшеп хәл итүнең үрнәге. Бу бүген бар нәрсәдән дә мөһимрәк… Бүген дә катлаулы чорда Салават Юлаев исеме махсус операциядә катнашучыларны, Донбасста яшәгән кешеләрне яклаучыларны һәм дөньяда гаделлек өчен көрәшүчеләрне батырлыкка илһамландыра" дип сөйләгән ул. Дәүләт медиасы бу фикерне башка кешеләрдән дә әйттереп, кешеләргә шул юнәлештә тамызып тора.

Яндырылган башкорт авылы Тәкәй

Малояздагы фестивальдән тыш Салават Юлаевны искә алу аның туган авылы Тәкәйдә дә узды. Монда "Салават җире" дип исемләнгән тарихи мемориал парк ачылды. Аны ачуда да Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Тәкәй 1775 елда урыс патшасы карательләре тарафыннан көлгә әйләндерелгән башкорт авылы. Ул Салават Юлаев туып-үскән авыл дип санала. 1755 елда урыс патшасының башкисәрләре Тәкәй белән бергә тагын җиде башкорт авылын яндыра. Исмаил, Бикбулат, Касай, Юлай, Якуп, Азналы, Мырат барысы да көлгә әйләндерелгән башкорт салалары.

Тәкәй авылы XX гасырга кадәр башкортныкы булса да, 1934 елда түрәләр сызган хариталар нигезендә ул Чиләбе өлкәсенә кертелде. Шул сәбәпле ул берничә дистә ел Чиләбенең Аша районныкы булып саналды. Тәкәйне Чиләбедән 350 чакрым аера, ә Уфа белән Тәкәй арасы 140 километр. 2022 елда Башкортстан хакимияте Чиләбе губернаторы белән аерым сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә бу җирләрне үзенә кайтара алды. Хәзер ул Башкортстанның Салават районы биләмәсе. Өч ел элек Радий Хәбиров бу җирләр туристик урынга әйләндереләчәк дип вәгъдә бирде һәм быел Тәкәй авылы "Янгантау геопаркы" территориясе дип игълан ителде.

Тәкәй авылы нәкъ шушы җирдә булганын бер галим дә өздереп әйтми, әмма кире дә какмый. Шулай булуга карамастан биредә яшәүче халык бу урында Тәкәй авылы булган дип саный. 1991 елда һәвәскәр тарихчы Тархан Заһидуллин бу урында "Тәкәй авылы урыны" дип язылган агач стеланы утырта. Аннары стела таштан яңартыла, башкортча "Тәкәй авылы урыны", "Салават Юлаев — халкыбызның милли каһарманы" дип языла. Соңыннан яндырылган башкорт авылы урынында таштан тирмә дә барлыкка килә. Аның эчендә яндырылган башкорт авылы исемлеге һәм башкортча "Бу авыллар исемнәре безнең хәтердә мәңгелеккә калсын" дип каеп язылган хәтер ташы куела.

Юллар юк, авыл җире куе урман арасында. Биредә Сары Кондыз елгасы ага. Тәкәй җиренә иң якын урын Әлки авылы. Яшәүчеләр күп түгел, якынча 500 кеше. Авылның мәктәбендә Салават Юлаевка багышланган музей эшли. Авылдан Тәкәйгә машина белән барсаң, якынча 15 минут. Шуның белән шул. Әмма халык бирегә даими килеп йөрде, Салават урыны дип зиярат итте. Тәкәй җирен карап тору, анда Салават рухын саклау шушы җирлектәге битараф булмаган кешеләр җилкәсендә булды.

Хәзер исә бу җирләр үзгәреш кичергән. Хәзер юллар салынган, күрсәткечләр куелган. "Салават җире" тарихи комплексында басмалар салынган, утыра торган урыннар барлыкка килгән. Комплекстагы корылмалар җиде темага бүленгән, һәрбер җирдә истәлекле такталар, арт объектлар. Комплексны булдырганда Мостай Кәримнең "Салават. Өн аралаш җиде төш" дип исемләнгән поэмасы нигез итеп алынган. Язулар ике телдә башкортча да, урысча да.

Тәкәйгә элек тә килеп йөргән, "Салават җире" комплексы ачылышында быел да булган Башкортстан блогеры (исемен иминлеге өчен әйтмибез — ред.) авылга бару хәзер күңелле дип сөйләде Азатлыкка.

Элек Тәкәйгә урман юлыннан баткак ерып барырга туры килә иде. Машина дер селкенә. Югалып та йөри идек, онытылса, кешеләрдән сорый идек, чөнки навигаторда бернинди дә мәгълүмат булмады. Хәзер күрсәткечләр дә урнаштырылган, яңа юл да түшәлгән. Кешеләр килә, баскычлардан йөри ала, бөтен җирдә аңлатма язулары. Уңайлы. Бер яктан хәтер, ихтирам йөзеннән язулар башкортча гына язылса, матуррак булыр иде, әмма икенче яктан җирлеккә туристлар килсә, аларга урысча уку уңайлы. Әмма бу мәсьәләне QR кодлар белән хәл итеп була. Ичмасам башкорт җирендә, Салават җирендә башкортча гына булсын иде ул!

Могҗиза, әмма Тәкәй авылы яндырылып тарихтан сызып ташланса да, хариталарда булмаса да, ул гасырлар дәвамында халыкның хәтерендә сакланып калды һәм менә яңадан барлыкка килде, дип фикерләре белән уртаклаша ул.

Салават ни өчен бүгенге хакимият өчен уңайсыз?

Пугачев явында башкортларның катнушы тарихын өйрәнүче галим (аның да исемен атамыйбыз - ред.) Азатлыкка Тәкәй авылында тарихи-мемориал комплексның ачылышын уңай бәяли, еллар дәвамында башкарылмаган зур эш башкарылды дип саный ул. Шулай да бу авыл тарихын казу, өйрәнү башкарылмады дип саный.

Тәкәйне дә, башка авылларны да яндырып көлгә әйләндерү юкка булмаган, шул рәвешле Салават Юлаев, аның белән бергә яуга чыкканнарның исеме онытылсын, аларны халык белмәсен өчен эшләнә. Русия империясенең максаты башкача баш күтәрү турында фикер тумаслык итеп кешеләрне куркыту. Күрәбез, бу барып чыкмады. Башкорт җирендә Салават каһарман, аның җыеннары уза. Туган авылы исеме мәңгеләштерелә, ди галим. Салават Юлаев Емельян Пугачев җитәкчелегендәге күтәрелешнең башында ук кушыла һәм азагына кадәр аның эчендә кайный. Өч тапкыр яралана. Җәрәхәтләренә карамастан, терелеп бетер-бетмәстән тагын яуга чыга, кулына корал ала. Башта йөз башы (сотник) рәвешендә яуга чыга, ахыр чиктә ул Пугачевка мең башы булып кушыла. Әтисе Юлай Азналин белән Салават 1200 яугирне берләштергән төркем алдында Пугачевка кушылырга өндәп чыгыш ясый. Бу тәкъдим бердәм хуплана. Шул яугирләр белән 1773 елның ноябрендә Пугачевка барып кушыла.

Пугачев аңа шунда ук полковник дәрәҗәсен бирә. 1774 елның июнендә бригадир "эполеты"на лаек була.

Бу чорда Юлаев Башкортстанның төньяк-көнчыгышында дүрт мең яугир белән җитәкчлелек итә. Пугачев 1774 елның җәендә Казан тарафына юллангач, Салават яуны Башкортстанда дәвам итәргә калдырыла. Пугачев Казанны июльдә алуын ала, тик анда ныгый алмый. Сентябрь башында аны сатлык казаклар әсир итеп ала, айның урталарында хакимияткә тапшыра. Ә Салават көрәшне дәвам иттерә, туктамый.

Аны 1774 елның 25 ноябрендә генә кулга алалар. Сораулар алганда каты җәзалыйлар, әмма үлем карары чыгарылмый. Ни өчен үтермиләр? Минемчә, бу халыкка, имеш, әнә Әби патша нинди миһербанлы, Салаватка мәрхәмәтлек күрсәтә, ул ярлыкаучы патшабикә дип күрсәтер өчен башкарыла, ди ул.

Галим бу яуда батырлар күп була, ләкин ни өчен халык хәтерендә күбрәк Салават Юлаев калганын болай дип аңлата.

Колонизацияләүгә каршы башкортның кораллы күтәрелешләре сиксәнгә якын була. Салаваттан тыш яугир каһарманнар бихисап. 1704-1711 еллардагы сугышта Алдар батыр белән Күчем батырлар була, 1735-1740 елларда Бәпәнәй, Килмәк абыз Нурышев, Карасакал, 1755 елда Батырша… Пугачевның тугры көрәштәше, азагына кадәр аның белән бергә сугышкан Кинҗә Арысланов та бар. Әмма халык тарихында Салават ныграк уелып кала. Мөгаен, бу аның яшь булуына, романтик рухлы булуына, кешеләрне берләштерә алуы, халкының прогрессив идеалларны өчен җанын фида кылырга әзер булуына бәйледер, — ди ул.

Галим фикеренчә, ул вакыттагы вакыйгалар тарихи Башкортстанда җирендә куерса да, бу сугышта төрле милләтләр булуын онытырга ярамый. Башкортлардан тыш урыс крепостнойлары, металлургия заводлары эшчеләреннән тыш татар, чуаш, мари һәм башкалар күпләп катнаша, ди ул.

Алар арасыннан күренекле яу җитәкчеләре тарихта билгеле. Татарлардан, мәсәлән, Канзафар Усаевны аерып әйтергә кирәк. Ул Салават Юлаев белән бергә сугыша. Аны да үтермиләр, аны, Салаватны, атасын сөргенгә Эстониянең Рогервик төрмәсенә сөреләр. Пугачев явында катнашучыларның иң соңгы сугышчы буларак 1804 елда шушы төрмәдә вафат була. Салаватка җеназаны Канзафар Усаев укыган дигән фараз бар. Бу хакта башкорт әдибе Мансаф Гыйләҗев "Канзафар ташлары" дигән романда телгә ала, ди ул.

Башкорт галиме Пугачев баш күтәрүләрен крестьяннар сугышы дип атау ялгышлык, бу Советлар Берлегендә махсус тагылган идеология тамгасы, ди. Һәм бүгенге хакимият ул тарихны үтә дә авыр кабул итә, бүгенге хакимият Салават Юлаевны сызып та ташлый алмый, әмма аны күккә чөеп мактый да алмый, шуңа тарта-суза бүгенге сәясәтне аклауда кулланырга тырыша.

Пугачев җитәкчелегендәге баш күтәрүләр башкорт-татарлар, башка урыс булмаган халыклар өчен ул беренче чиратта милли азатлык көрәше. Колонизациягә каршы сугыш дип карарга кирәк аны. Коллыкта яшәмәгән халыклар беренче чиратта каршы чыга бит. Аларга азатлык кирәк, үзенчә яшәү кирәк, баскынлыктан азат булу өчен, үз җирләрендә ничек телиләр, шулай яшәргә, хуҗаларча, үзләренчә яшәү хокуклары өчен корал күтәреп чыгалар. Бүгенге сәясәт өчен бу сугыш уңайсыз, төрлечә тырышып аңлатып карыйлар, ләкин барып чыкмый. Салават Юлаев урыслар белән бергә сугышса да, баскынлык сугышта катнашмаган, үз җирен яклаган, ди галим.

Салаватны Шәйморатов образы белән алмаштыру

Башкорт активисты Руслан Габбасов та Тәкәйдә инфраструктура булдыруны, күбрәк кешеләрнең килеп йөрерлек итеп эшен оештыру яхшы күренеш дип саный, әмма бу гамәлләр барысы да Радий Хәбировның башкорт халкы алдында тәти малай булып күренергә тырышу гына дип саный.

Бу барлык бәйрәмнәр Хәбировның сайлаулар алдыннан башкортлар белән уйнавы гына. Аның рейтингы нык түбән, башкортлар, татарлар аның сәясәтен хупламый. Үз дәрәҗәсен бераз күтәрер өчен Хәбиров "Әр Рәхим" мәчете төзелеп бетәчәк, Уфадагы чиркәүнең төзелеше тукталды диде, менә Тәкәй дә төзекләндерде дип сөйли. Бу башкортларның авызын яптыру гына. Ул Башкортстанның Урал арьягына йөрми дә, чөнки курка, андагы халык аңа каршы.

Салават Юлаевка килгәндә, алар өчен ул үтә дә уңайсыз шәхес. Империягә каршы көрәшкән кеше, вакытында дәүләт җинаятьчесе булып саналган яугир. Империячел фикердә булган кешеләр әлегәчә Уфада гыйсъянчы, дәүләткә каршы чыгучы җинаятьчегә һәйкәл тора дип авызны яптырырга телиләр. Баймактагы вакыйгалар булганда да "Ә ни көттегез соң, башкортлар системга каршы көрәшкән кешегә табыналар" дип сөйләделәр.

Бүген Салават Юлаев турында кешеләрнең карашларын үзгәртергә телиләр. Ихтыярилар батальонына аның исеме бирелде. Ул да, имеш, гаделлек өчен көрәшкән. Әмма Башкортстан хакимиятенең бу гамәле халыкның ачуын кабартты гына, халык кабул итмәде аны. Шуңа күрә Салават Юлаев исемендәге батальон турында артык сөйләмиләр, PR өчен күбрәк башка батальоннарны кулланалар.

Миңа калса, Башкортстанда Салават Юлаевны Миңлегали Шәйморатов белән капларга, Салаватның каһарманлыгын Шәйморатов образы белән алыштырырга телиләр. Мәсәлән, аңа ике һәйкәл куелды. Берсе Уфада, икенчесе туган авылында. Уфаныд 450-еллыгына тимер хәтер акчасы бастырылды, артында атлы Шәйморатов рәсеме. Югыйсә Уфа һәрвакыт, барысы өчен дә Салават Юлаев образы белән ассоциацияләнә.

Әмма пропаганда ничек кенә тырышмасын, Салават Юлаевны халык хәтереннән бәреп чыгара алмаячак. Интернет бар, китаплар бар. Формацияне үзгәртергә мөмкиндер, акылсыз кешеләрне алдап та буладыр, әмма бераз белеме булган кеше бүгенге хәлләрне аңлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG