Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь шәһәрендә мәчет төзелешенә каршы акция узды


Иллюстратив офто
Иллюстратив офто

Моңа кадәр хакимият 200 кеше сыйдырышлы мәчет һәм мәдрәсә төзергә рөхсәт биргән булган.

Пермь шәһәрендә бер төркем активистлар мәчет төзелешнә каршы акция үткәрде. Алар "Мәчеткә - юк", "Хакимият, сез бомба саласыз" дигән шигарь күтәреп чыкты.

— Безнең җирне басып алулары һәм мәчет төзү тәкъдиме турында ишетеп килдек, - дигән сүзләр яңгырады митингта чыгыш ясаучылардан. Аның видеосын Ura.ru сайты элде. Басма язуынча, чарага 100-200 кеше килгән. Алар бу җирлектә мөселманнар саны 2 процент тәшкил итә, мәчетне эшче мигрантлар өчен төзергә телиләр дип белдерә. Якында гына монастырь урнашканны исәкртәләр.

Урам чарасына җыелучыларга Пермь шәһәре депутаты Геннадий Сторожев кушылган. Ул бистәдә урыслар яшәвен һәм мәчет төзергә кирәкмәвен әйткән.

Мәчетне Пермь шәһәренең Верхняя Курья микрорайонында төзергә җыеналар. Ул 200 мөселманга исәпләнгән. Аның биләмәсендә мәдрәсә салу да көтелә.

Моңа кадәр Пермь краеның мөлкәт һәм дәүләт төзелеше белән идарә итү министрлыгы мәчет төзелеше өчен рөхсәт биргән. Гыйбадәт йортын пермь эшмәкәре әтиле-уллы Ривхат һәм Руслан Ибраһимовлар төзетәчәк, диелә. Моның өчен "Юныс мәчетен төзүгә ярдәм итү фонды" төзелгән.

Пермь крае мөфтие Әнвәр Аблаев мәчеткә каршы чыгучыларны милләтара низагъ чыгаруда гаепләде.

  • 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Пермь краенда татарлар 115 544 кеше исәпләнгән. Башкортлар – 32 730 кеше. 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, татарлар саны - 92 472, шул исәптән 27 - керәшен, 4 - мишәр. Башкортлар - 16 105 кеше.
  • Русия төбәкләрендә мәчетләргә каршы чыгу күренешләре аз түгел. Соңгы елларда бу дулкын Татарстанда да күзәтелә.
  • 2017 елда Казанда яшәүче Татьяна Немировская Хороводная урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыкты. Әлеге мәчетне Разыя Еникеева үз җир кишәрлегендә вафат булган тормыш иптәше истәлегенә дип төзетергә булган иде. Шуңа да карамастан янәшә йортта яшәүчеләр мәчет төзүгә каршы урам җыенына чыкты.
  • 2019 елда Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы "Рәхмәтулла" мәчете төзелешен туктатуны таләп итеп каршылык чарасы узды. Каршы чыгучылар "Рәхмәтулла" мәчете урынына балалар өчен спорт мәйданчыгы булсын дип чыгыш ясадылар. Мөселманнар исә Авиатөзелеш районында мәчетләргә кытлык, җомга намазларына йөрү ерак, булган гыйбадәтханәләрдә урын калмый дип зарланды. Шәһәр, республика хакимияте бу эшләргә тыкшынмады. Бу каршылык хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җитте. Мөселманнар аны отты, бүген мәчет үз эшен алып бара.
  • Былтыр Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG