Оренбур шәһәрендә Җәмигъ мәчете халык белән килештерелгәннән соң гына төзеләчәк. Бу хакта өлкәнең вице-губернаторы Игорь Сухарев үзенең Telegram каналында белдерде.
— Җәмигъ мәчете проекты һәм аның төзеләчәк урыны турында оренбурлар белән фикер алышу мәҗбүри булырга тиеш. Ачык диалог илнең башка шәһәрләрендә булган аңлашылмаучанлыклардан качарга ярдәм итәчәк, — диде ул.
Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсе Оренбур мөселманнары Диния нәзарәтенең багучылар шурасы утырышында күтәрелгән. Өлкә мөфтие Әлфит Шәрипов бүген мөселманнар өчен рухи үзәк кирәклеген искәрткән.
2021 елда узган Русия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Оренбур өлкәсендә җирле мөселманнар саны 260 мең кешедән арта. Төбәктә 116,6 меңнән артык татар, 36,1 мең — башкорт, 107,7 мең — казакъ яши. Соңгы 10 елда татарларның саны — 23%-ка, башкортларның — 22,5%-ка кимегән.
- Русия төбәкләрендә мәчетләргә каршы чыгу күренешләре аз түгел. Быел июль аенда Пермь шәһәрендә мәчет төзелешенә каршы акция узды. Соңгы елларда бу дулкын Татарстанда да күзәтелде.
- 2017 елда Казанда яшәүче Татьяна Немировская Хороводная урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыкты. Әлеге мәчетне Разыя Еникеева үз җир кишәрлегендә вафат булган тормыш иптәше истәлегенә дип төзетергә булган иде. Шуңа да карамастан, янәшә йортта яшәүчеләр мәчет төзүгә каршы урам җыенына чыкты.
- 2019 елда Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы "Рәхмәтулла" мәчете төзелешен туктатуны таләп итеп каршылык чарасы узды. Каршы чыгучылар "Рәхмәтулла" мәчете урынына балалар өчен спорт мәйданчыгы булсын дип чыгыш ясадылар. Мөселманнар исә Авиатөзелеш районында мәчетләргә кытлык, җомга намазларына йөрү ерак, булган гыйбадәтханәләрдә урын калмый дип зарланды. Шәһәр, республика хакимияте бу эшләргә тыкшынмады. Бу каршылык хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җитте. Мөселманнар аны отты, бүген мәчет үз эшен алып бара.
- Былтыр Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум