Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2,3 мең укытучы җитми


Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама райоаннарында хәлләр аеруча катлаулы. 

Татарстанда уку елы башына 2,3 мең укытучы җитми. Бу хакта мәгариф системын үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында Татарстан мәгариф министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге мөдире Гүзәл Гатауллина белдергән. Аның сүзләрен Дәүләт шурасы Матбугат хезмәте китерә.

Гатауллина сүзләренчә, иң зур ихтыяҗ башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле, физика, химия, чит телләр укытучыларына килеп туган. Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама райоаннарында хәлләр аеруча катлаулы.

Хәзерге вакытта республика мәгариф системында барлыгы 77 мең педагогик хезмәткәр эшли, аларның 32 меңнән артыгы - укытучылар. Мөгаллимнәр уртача 48 яшьтә, 35 яшькә кадәр укытучылар саны 21% тәшкил итә. Укытучыларның 89% - хатын-кызлар, 11% - ирләр.

Татарстанда 1 сентябрьгә 8,5 мең урынлык сигез яңа мәктәп ачарга җыеналар. Моннан тыш, 2,2 мең балага исәпләнгән 10 балалар бакчасы ачу көтелә.

13 августта Казанның 186 лицее укытучыларны подъездларда игъланнар элеп җыюы билгеле булды. Аерым алганда, мондый игъланнар Бертуган Касыймовлар урамындагы йортта эленде. Лицей вәкилләре "БИЗНЕС Onlıne"га белдерүенчә, шулай итеп, алар кадрлар кытлыгыннан котыла алган.

Русия мәгариф министрлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елда мәктәпләрдән 193,5 мең укытучы эштән киткән. Бу - 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч. 2017 елда 141,8 мең укытучы эшеннән киткән булган. Димәк, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан.

2017 ел белән чагыштырганда былтыр Татарстанда 3,3 процентка, Башкортстанда исә 45,5 процентка күбрәк укытучы мәктәптән киткән.

  • Мәгариф министрлыгы педагог һөнәреннән китүнең сәбәпләрен әйтми, әмма социаль челтәрләрдә укытучылар ешрак түбән хезмәт хакларына һәм эшнең артык күп булуына зарлана, шул исәптән дәрес үткәрү белән турыдан-туры бәйле булмаган эшләрнең дә.
  • Моннан тыш Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң укытучыларны патриотик һәм пропаганда чаралары уздыруга еш җәлеп итә башладылар, ә дәүләт сәясәте белән килешмәүчеләрне эштән җибәрәләр.
  • Күптән түгел Башкортстанда ОБЖ һәм хезмәт дәресләре укытучылары җитмәве билгеле булды.
  • Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда күптән бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.
  • Татарстанның кайбер районнарында да укытучыларга зур кытлык күзәтелә. Аеруча математика, физика, урыс теле һәм чит телләрне укытырга кеше юк. Башлангыч сыйныф укытучылары да җитми.
  • Моңарчы Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG