Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Курски өлкәсендә Башкортстаннан 11 "срочник" югалган


Курски өлкәсендә һөҗүмгә эләккән Русия хәрби машиналары
Курски өлкәсендә һөҗүмгә эләккән Русия хәрби машиналары

"Важные истории" Курски өлкәсендәге бәрелешләрдә хәбәрсез югалган яки әсирлеккә эләккән Русия "срочникларының" барлыгы 100дән артык исемен тапкан.

Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң Русиянең мәҗбүри армия хезмәтендә булган Башкортстанның 11 солдаты хәбәрсез югалган. Бу хакта "Важные истории" уздырган эзләнүдә күренә. Басма Русия армиясенә мәҗбүри хезмәткә алынып, Курски тирәсендә югалган солдатлар исемлеген туплаган. Анда барлыгы 100дән артык кеше: 45е әсирлеккә эләккән, 84е хәбәрсез югалган. Аларның күпчеле Брянски өлкәсендә урнашкан 488нче мотоукчылар полкының 17 һәм 18нче батальоннар солдатлары диелә. Шулай ук Воронеждан 252нче мотоукчылар полкы солдатлары да бар.

Журналистлар исәпләүләре социаль челтәрләрдә югалу яки әсирлеккә эләгү турында игъланнар, украин ягыннан чыккан фото һәм видеолар, волонтерлар һәм "срочникларның" туганныр белән сөйләшүләргә нигезләнгән.

Кимендә өч "срочник" һәлак булган дип яза басма, әмма Курксида үлгән "срочниклар" турында расланмаган мәгълүматлар күбрәк диелә.

"Важнын истории" исемлегендә 19 "срочник" Комидан, 11е - Башкортстаннан, 9ы - Төмән өлкәсеннән, 8е - Ямал-Ненец автоном бүлгесеннән, 8е - Кабарда-Балкардан, 7се - Дагыстаннан, 6сы Мәскәүдән. Шулай ук Себер, Урал төбәкләреннән, аннексияләнгән Кырымнан, Үзәк Русия өлкәләреннән, Татарстаннан да бар диелә.

Журналистлар исәпләп чыгаруынча, 45 солдатка 20 яшь, 29ына - 21 яшь. Шулай ук 18 яшьлек тугыз егетне эзлиләр. Иң өлкәненә 24 яшь.

Басма югалган солдатларның иминлек максатларыннан атамый.

Элегрәк "Верстка" Курски өлкәсенә үтеп керү барышында Украина кораллы көчләре Русиянең мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган 30 солдатын әсирлеккә алган булырга мөмкин дип язган иде.

  • Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.
  • 12 августта Русия хакимиятләре биргән мәгълүматка күрә, төбәкнең 28 торак пункты Украина хәрбиләре контролендә.
  • "Би-би-си" ачык мәгълүматларга таянып, Русия Украинага басып кергәннән соң Русиянең кимендә 159 "срочнигы" һәлак булды дип язды. Медиа бу сан тагын да зуррак була ала дип саный, чөнки һәлак булганнарның еш кына кем ул "срочник"мы, контракт төзүчеме, ихтияри сугышчымы — билгеләү авыр.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2305, Башкортстаннан — кимендә 2705, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG