Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Мансур Җәләлетдинов "Мәрҗани" мәчетеннән китә


Мансур Җәләлетдинов
Мансур Җәләлетдинов

Бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал, диелә.

29 ел дәвамында "Мәрҗани" мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт иткән Мансур Җәләлетдинов вазифасыннан китә. Бу хакта "БИЗНЕС Online" үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.

Рәсми төстә имамлыктан ул үз теләге белән китә диелә. Шул ук вакытта медиа чыганаклары төп сәбәпне Татарстан җитәкчелегенең Мансур Җәлалетдиновка карата ризасызлыгы белән бәйли. Аерым алганда, бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал диелә.

Мансур Җәләлетдиновны эштән алу карары 29 августта Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә делегациянең "Мәрҗани" мәчетен төзекләндерүдән соң карарга килгәннән соң туган булуы ихтимал, җитәкчелек гыйбадәтханәдә башкарылган эштән канәгать калмаган, дип яза медиа. Бу очрашуда Рөстәм Миңнеханов Җәләлетдиновка карата "алыштыргысыз кешеләр юк" дип шелтә дә белдергән, янәсе.

Мансур Җәләлетдинов үзе бу хәбәрне расламаган. Аның эштән алынуына Татарстан мөфтияте әзер булмаган. Хәзерге вакытта алар аңа башка вазифа әзерли диелә. Шулай да Мансур Җәләлетдинов урынын кем алачагы билгеле түгел.

  • Мансур хәзрәт Җәләлетдинов 1960 елда Казанда туа. 1990 елда Бохарада "Мир-Араб" мәдрәсәсендә имам-хатыйблыкка белем ала. Соңрак Төркия һәм Мисырда белем эсти. 2002 елда Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый.
  • "Мәрҗани" мәчетендә 1995 елдан имам булып хезмәт итә. Ул Татарстанда беренчеләрдән булып Рамазан чатыры коручылардан булды. Мәчет тирәсендә хәләл кафелар, мөселман кием-салым кибетләре ачты. 2000 елда Казанда беренче мөселман зираты ясады.
  • Еш кына ул төрле мәсьәләләрдә, аеруча Казандагы мөселман зираты тирәсендә түрәләр белән низагъка да керде.
  • 2016 елда хәбәрсез югалган имам Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү штабы, махсус фонд оештырды.
  • 2023 елда Казан Җәмигъ мәчетен үзәктән шәһәр читенә күчерүне хуплады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG