Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда куәт оешмалары хезмәткәрләре "Кырым мөселманнары" эше нигезендә гаепләнгән сукыр Александр Сизиковны билгесез тарафка алып киткән


Александр Сизиков
Александр Сизиков

Моңа кадәр Сизиков өй сагында тотылган.

Русиянең куәт оешмалары хезмәткәрләре "Кырым мөселманнары" эше нигезендә гаепле дип табылган беренче төркем инвалид (тома сукыр) Александр Сизиковны билгесез тарафка алып киткән. Бу хакта адвокат Лилия Гемеджига сылтанып "Кырым теләктәшлеге" яза.

Сизиков 2020 елдан өй сагында тотыла, узган җомга көнне Русия мәхкәмәсе аны 17 елга иректән мәхрүм итү карарын үз көчендә калдырган. Мәхкәмә Сизиковны террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләде.

"Миңа Александр Сизиков һәм аның әнисе шалтыратты. Алар Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең мәхкәмә карарын үтәү өчен килүләре турында хәбәр иттеләр. Ананың Власихадагы хәрби апелляция мәхкәмәнең мөһер белән сугылган карарын күрсәтү үтенеченә алар андый карарның булмавын әйткән", диде Гемеджи.

Адвокат полиция хезмәткәрләренең гамәлләрен канунсыз дип атады. Алар Сезиковка каршы көч кулланырга һәм аны "полиция хезмәткәрләренең кануни таләпләрен үтәмәгән өчен" җавапка тарту белән янаган.

2020 елның 7 июлендә Русия куәт оешмалары кырымтатарлар йортларында тентүләр уздырган иде.

Тентүләр вакытында җиде кеше тоткарланды. Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе чикләү чарасы билгеләгәндә алты тоткарланучыны сак астына алырга кушты. Исмет Ибрагимов, Зекирья Муратов, Вадим Бектемиров, Эмиль Зиядинов, Алим Суфьянов, Сейран Хайрединов мәхкәмә залында кулга алынды һәм Акмәчеттәге тикшерү изоляторына ябылды.

І төркем инвалидлыгы булган Александр Сизиковны йорт сагына яптылар. Барлык тоткарланучылар да Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" дини оешмасына катнашы булуда гаепләнде.

  • 2014 елның язында Кырымны аннексияләгәннән соң, Русия хакимиятләре хәрәкәткә иярүчеләрне, нигездә кырымтатарларны эзәрлекли башлады. Еш кына тентүләр вакытында табылган дини әдәбиятка гына нигезләнеп, аларга каршы террорчылык турындагы маддә нигезендә җинаять эшләре ачалар. Хәзерге вакытта Русия хакимиятләре террорчы эшчәнлек белән бәйләгән йөздән артык кеше сак астында, яки төрмәдә. Аларның күбесен халыкара хокук яклау оешмалары сәяси тоткыннар дип таныды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG