2 ноябрьдә ХХ гасырда репрессияләнгән татар әдипләре әсәрләре укылды. Әлеге чараны Алмания татар китап клублары, Алимә академия (Канада), Истанбул китап клубы (Төркия) оештырды.
Очрашуда 20 кеше катнашты. Алар арасында 11 ил вәкиле булды: АКШ, Төркия, Германия, Австрия, Канада, Швеция, Казакъстан, Грузия, Чехия, Британия һәм Русия (Татарстан вә Башкортстан).
Китап клубында катнашучылар Хәсән Туфан шигъриятен һәм истәлекләрен, Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога!" әсәреннән, Ибраһим Сәлаховның "Колыма" әсәреннән өзекләр һәм Кәрим Тинчуринның хатынының истәлекләрен укыды. Моннан тыш, ХХ гасырда Советлар берлегендә сәяси золым корбаннары — татар галимнәре, җәмәгать эшлекелеләре дә искә алынды.
Очрашу бер сәгатьтән артык дәвам итте. Бу берничә илдәге татар китап клубларының яңа форматта узган беренче уртак чарасы.
- Сталин репрессияләре беренче чиратта зыялы катламны юк итә. Дистәләрчә татар язучылары нахакка гаепләнеп атып үтерелә, хезмәт лагерьларына, сөргенгә озатыла. Азатлык радиосы шул чордагы репрессияләргә дучар булган татар язучыларын барлаган иде.
- Быел 30 октябрьдә "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе активистлар белән берлектә Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Казанның Архангель зиратында Совет заманында репрессияләнгән Татарстанның язучылары, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре исемнәрен һәм аларның тарихларын укыды. Шулай ук һәйкәлгә чәчәкләр салды.
- Татарстанның "Хәтер китабы"нда 1918-1952 елларда репрессия корбаннары буларак 54 мең 727 кеше теркәлгән. Шулардан 13 мең 938 кеше төрмәдә, сөргендә һәлак булган.
- Башкортстанда совет чорында 50 меңнән артык кеше репрессиягә дучар булган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум