Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төрмәләрендә утыручыларның 15 проценты — мөселманнар


Колониядә мөселманнар намаз укый. Архив фотосы
Колониядә мөселманнар намаз укый. Архив фотосы

Төрмәләрдә 31 мең тоткын үзен мөселман дип атый.

Русия төрмәләрендә һәр җиденче тоткын — мөселман. Бу хакта Русия мөселманнары дини җыелышы рәисе Әлбир Крганов Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү университеты узган семинарда белдергән, дип яза "Российская газета".

206 мең хөкем ителгән кешенең 31 меңе үзен мөселман дип атаган ул. Бу якынча 15 процентны тәшкил итә.

Крганов әйтүенчә, мөфтият мөселман тоткыннары белән хезмәттәшлек итә, экстремизм һәм терроризмга каршы эш алып бара. Хөкем ителүчеләр арасында мөселманнарның саны кимер дигән ышанычын белдергән мөфти.

Мөселманнарның төрмәләрдә хокуклары кысрыклану турында даими сөйләнеп киленә. Ел башында, үлеменә бер ай кала, Алексей Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә чыгыш ясады.

— Безнең төрмә системы, зур оешма, үзенә яңа дошман тапты. Бу яңа дошман мөселманнар дип атала. Ислам дине кагыйдәләре белән яшүче мөселманнар һәм исламны өйрәнүчеләр. Һәм менә аларга төрле чикләүләр куела, — дип чыгыш ясаган иде ул мәхкәмә утырышында.

Навальный Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) вәкилләре кешенең ислам өйрәнүендә ниндидер куркыныч күрәләр диде.

Акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаепләнелүче мөселман адвокаты Марат Ашимов элегрәк төрмәләрдә мөселманнарга караш башкачарак дип сөйләгән иде.

— Мөселманнарга икенчерәк, начаррак караш — ул әйбер, гомумән алганда, чыннан да бар. Мөселман икән — аңа баштан ук мөнәсәбәт икенчерәк, аңа шикле кешегә караган кебек карыйлар. Әлбәттә, бөтен җирдә дә шулай дип әйтеп булмый, ул кешедән тора. Әгәр анда эшләүче төрмә хезмәткәрләре ерткычлар икән, алар юктан гына да бәйләнеп, җәза бирергә генә торалар.

Быел Русия төрмәләрендә мөселман тоткыннарының баш күтәрүләре булды. Алар ике тапкыр тотык алып Җәзаларны үтәү федераль хезмәте вәкилләренә һөҗүм итте. Әлеге вакыйгалар төрмә системында мөселманнарның тоткан урыны һәм төрмә эшенә ничек йогынты ясавы турында сөйләргә җирлек тудырды. Белгечләр төрмә системын тиз генә үзгәртеп булмый дип саный.

Колонияләрдә мөселман тоткыннарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим итү очраклары да бар. 2022 елда Чистай шәһәренең 5нче тикшерү изоляторында утыручы мөселманнарга дуңгыз ите тәкъдим ителүе шикаяте нигезендә прокуратурага мөрәҗәгать тә юлланды.

Gulagu.net хокук яклау проекты Мәләкәс (Димитровград) төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалыйлар дип хәбәр итте. Анда ураза тотучы мөселманнарны кыйныйлар, дуңгыз ите тәкъдим иткәннәр диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG