Татарстанда хәләл экспортының үсешен тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе — халыкара хәләл сертификат алуда кыенлыклар булуы, дип белдерде бүген республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов матбугат очрашуында.
Аныңча, бу аеруча "гарәп-мөселман дөньясы илләре" базарына чыгуда кыенлыклар тудыра. Моның төп сәбәбе дип ул Татарстандагы хәләл җитештерүчеләренең халыкара таләпләргә туры килерлек документлар әзерләүдә, үз компетенцияләрен арттыруда җитәрлек эшләмәве.
Шул ук вакытта 2024 елның 11 аенда Татарстанның хәләл экспорты 13 млн долларга җиткән. Гайнуллов сүзләренчә, республикадан чит илгән нигездә хәләл кондитер ризыклары, сөте һәм ит продукцияләре сатылган.
Алга таба Татарстан Фарсы култыгы илләре, Төньяк Африка илләре, Малайзия һәм Индонезия белән хезмәттәшлекне арттырырга тели, дигән рәсми.
2024 ел ахырына кадәр Татарстанда хәләл экспорты 16 млн долларга җитәр дип көтелә. Бу узган елдан 1,5 тапкырга күбрәк.
Шул ук вакытта хәләл экспорты Татарстанда җитештерелеп чит илгә сатылган агро-сәнәгать тауарларының 3,5 процентын гына тәшкил итә.
Соңгы елларда Татарстан хәләл тармагында чит илләр белән хезмәттәшлекне арттырды. 2021-2022 елларда чит илгә хәләл тауарлар сату 2,6 тапкырга үскән.
Бер яктан, Татарстан хәләл тармагын үстерү өчен аерым эшләр башкара. Республикада бу темага төрле чаралар уза, ислам банкингы сынала, хәләл туклану, хәләл хезмәт күрсәтү оештырыла. Икенче яктан, хәләл өлкәне үстерүдә зур проблемнар бар. Татарстандагы Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарланалар, Тикшерү комитеты мәктәпләрдә хәләл туклануга күчүне тикшерә һәм башка кыенлыклар күзәтелә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум