Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Казанның 2нче татар гимназиясендә булды


Татарстан президенты 2нче татар гимназиясе укучылары белән
Татарстан президенты 2нче татар гимназиясе укучылары белән

Социаль челтәрдәге аккаунтында Миңнехановка аның Казанда татарча укытучы “бердәнбер мәктәп” булып калуын язалар.

Бүген, 16 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә булды.

Миңнеханов мәктәпнең 2024 елда төзелеп кулланылышка тапшырылган өстәмә дүрт катлы гимназия корпусын карады. Ул 270 укучыга исәпләнгән. Анда Ш.Мәрҗанига багышланган музей да ачылган. Аны белем йортының элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина җитәкли.

Бүген 2нче гимназиядә 939 укучы белем ала. Уку йорты мөдире Рамил Гайнуллин Миңнехановка спорт залын, интерактив такталар һәм дигитал белем бирү чаралары белән җиһазландырылган кабинетларын күрсәткән, лабораторияләр белән таныштырган.

Миңнехановка мәктәптә укучыларның дроннар белән шөгыльләнүен дә күрсәткәннәр. Мәктәп мөдире "гражданлык авиациясе" дип атаган.

Бу уңайдан, Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram каналында биредә барлык дәресләрнең дә, шул исәптән төгәл фәннәр дә, татар телендә укытылуын язган.

Миңнеханов постына фикер калдыручылар бу Казанда татар телендә генә укыткан бердәнбер мәктәп булып калуын әйткәннәр.

"Ни кызганыч, бу гимназия бердәнбер шундый. Һичьюгы һәр Казан районында шундый гимназияләр булса иде", "Миллионлы Казан өчен бер гимназия бик аз инде…", "Бөтен дөнья татарларының мәркәзе булган башкалабыз Казанда барлык фәннәр дә татар телендә укытыла торган гимназияләр күбрәк булсын иде, һәр районда бер-ике булса да, ничек әйбәт булыр иде", ише комментарлар калдырганнар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Казанның 2нче номерлы лицеен да караган. Ул интернатны зурайтырга ярдәм итәргә ышандырган.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
  • 2024 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан БРИны 7 укучы тапшырды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG