Accessibility links

 
Украинага каршы сугышкан үзбәк һәм кыргызларга ватаннарында йомшак хөкем карарлары чыга. Мәскәү басымы сизеләме?
Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышкан үзбәк һәм кыргызларга ватаннарында йомшак хөкем карарлары чыга. Мәскәү басымы сизеләме?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украинадагы сугышта катнашканнары өчен озак вакытка төрмә янаган Кыргызстан һәм Үзбәкстан ватандашлары ахыр чиктә гадәти тормышларына кире кайта. Югыйсә, Үзәк Азиядәге бу ике илнең дә кануннарында яллы сугышчыларга кырыс җәзалар каралган. Мәскәү ягыннан басым булганмы?

Русия депутаты Сергей Мироновның былтыр октябрьдә әйткән сүзләре Үзбәкстанда ризасызлык шаукымы тудырды. Миронов Русиягә ел саен эш эзләп килгән миллионлаган үзбәкстаннарга виза чикләүләре кертергә чакырган иде.

Мироновның тәкъдиме үзбәкстаннар арасында социаль челтәрләрдә зур шау-шу чыгарды. Аның бу сүзләренә кимендә ике үзбәк депутаты фикер белдерде. Русия сәясәтчеләре Үзбәкстанны куркытып, аның эшләренә тыкшына, дип канәгатьсезлек белдерүчеләр интернетта ачулы фикерләрен язды.

Мироновның бу белдерүе алдыннан гына Үзбәкстанның Казандагы консуллыгы хәбәр тараткан иде: консуллык үзенең ватандашларын чит илләрнең хәрби низагларында катнашырга ярамавы, моның өчен ватаннарында аларны 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү каралган булуы турында кисәтте.

Шулай да Үзбәкстан мәхкәмәләрендә күптән түгел чыккан хөкем карарларыннан күренгәнчә, Украинадагы сугышта Русия ягында сугышкан өчен хөкем ителүчеләргә 10 ел төрмә түгел, күпкә азрак мөддәтләр бирелә.

Кыргызстан да Русия гаскәренә кергән мигрантларга җәза бирү мәсьәләсендә Мәскәү басымына юл куя башлады кебек.

КЫРГЫЗСТАНДАГЫ ОЧРАКЛАР

Украинадагы сугышта Казакъстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан Русия ягында ничә кеше сугышуы турында төгәл мәгълүмат юк.

Әмма кайбер белешмәләрдән күренгәнчә, Үзәк Азия дәүләтләренең ватандашлары арасында Киев өчен сугышучыларга караганда, Мәскәү ягында сугышучылар күбрәк.

Шул ук вакытта Русия хезмәт базарында Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан мигрантлары күп, шуңа күрә алар Кремльнең сугышка җибәрү кампаниясеннән котылып кала алмады.

Сугышта катнашкан мигрантларга тизәйтелгән тәртиптә Русия ватандашлыгы бирергә һәм башка матди байлыклар вәгъдә итәләр, Үзәк Азия илләре исә үзләренең ватандашларын боларны кабул итүдән тыярга тырыша. Русиянең Украинага һөҗүмен Казакъстан да, Төркмәнстан да, Кыргызстан, Таҗикстаннан һәм Үзбәкстан да җәмәгатьчелек алдында хуплап чыкмады.

2023 елның маенда Кыргызстан ватандашы Әскәр Кубанычбек уулуны Русия гаскәренә кереп Украинадагы сугышка киткәне өчен ватанында 10 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Кыргызстан кануннары чит илләрдә барган сугышларда катнашуны тыя. Канунны бозучыларны 15 елга кадәр төрмәгә утырту каралган.

Русия рәсми затлары канәгатьсезлекләрен яшереп тормады.

2023 елның җәендә Русия президенты каршындагы Сивил җәмгыятьне үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов әгәр дә Бишкәк Кубанычбек уулуны азат итмәсә, Мәскәү "Кыргызстан хакимиятләренең бу дус булмаган гамәлләренә җавап итеп, бөтен мөмкин булган басым механизмнарын да кулланырга" тиеш, дип белдерде.

Былтыр гыйнварда Кубанычбек уулу төрмәдән чыккан — аны төрмәдә утырту турындагы җәзаны шартлы рәвештә җиде елга ирегеннән мәхрүм итү белән алыштырганнар. Өч ел дәвамында ул пробация күзәтүендә торырга тиеш. Әмма күзәтү астында да тормаган.

Кыргызстанның пробация хезмәте хезмәткәрләре Югары мәхкәмәдән документлар килмәде дип әйтә. Нәтиҗәдә былтыр апрель ахырында Кубанычбек уулу яңа хәрби контракт төзү һәм ватандашлык алу өчен Русиягә китеп барган.

Кремль финанслый торган RT телеканалы белән сөйләшкән чагында Кубанычбек уулу бу каналга һәм Русиянең башка мәгълүмат чараларына үзе турындагы хәлләрне яктыртып барган өчен рәхмәт әйткән һәм "ватанны — Русия мәнфәгатьләрен якларга барачакмын", дип сүз биргән.

Июльдә Кыргызстанда президент амнистиясе белән тагын бер тоткынны — Бекназар Боругул уулуны азат иткәннәр, ул да Русия гаскәренә кереп, Украинага һөҗүмдә катнашканы өчен хөкем ителгән булган.

Боругул уулуны Русия төрмәсендә утырган чагында сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте алып киткән булган. Кыргызстан төрмәсендә исә ир бер елдан да әзрәк вакыт кына утырып чыккан.

"МАХСУС ЧАРАГА ОХШАГАН"

Украинага каршы сугышкан Кыргызстан ватандашларының исемнәре җәмәгатьчелеккә аталды, ә менә Үзбәкстандагы мондый кешеләр турында белешмәләр билгеле түгел. Русиянең басымы булганмы, әгәр булса, ул нинди роль уйнаган — монысы да аңлашылып бетми.

Җирле медиа Үзбәкстан мәхкәмәләре тараткан эшләрнең нечкәлекләрен хәбәр иткән иде. Узган ел Үзбәкстанның көньяк-көнчыгышында Кашкадарё өлкәсе мәхкәмәсе биредә яшәүче ирне Украинадагы сугышта катнашканы өчен алты елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Ул Русия ягында сугышкан булган.

Гаепләнүче фронтта берничә генә көн булган, анда яраланган һәм соңрак Русия хастаханәсендә дәваланган. Соңрак Үзбәкстанга кайткан һәм җинаятьтә гаебен таныган, мәхкәмә моны исәпкә алган.

Гыйнварда апелляция мәхкәмәсе хөкем карарын үзгәртеп, аны алты елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Апелляция шикаятендә гаепләнүченең адвокатлары ирдә яман шеш ачыклануын әйткән. Әмма онкология ачыклануы Үзбәкстанда бөтен очракларда да җинаять җаваплылыгыннан азат итми.

Азатлык Радиосының үзбәк хезмәте белешмәләренчә, узган елның икенче яртысында Украинада сугышкан кимендә дүрт Үзбәкстан ватандашына иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзалар бирелгән.

Андижон шәһәрендәге мәхкәмә каршына баскан ирләрнең берсе "10нан артык украин солдатын үтердем" дип гаебен таныган. Ул акчага кызыгып сугышка китүен әйткән. Иргә 4500 доллар вәгъдә иткәннәр, әмма нәтиҗәдә өч тапкыр күбрәк биргәннәр. Ул гаиләсенең бердәнбер туендыручысы булуын, өч баласы барлыгын сөйләгән.

Гаепләнүченең дүрт ел да ике айга иреген чикләгәннәр.

Мондый йомшак хөкем карарлары чыгуына Украинада да игътибар иттеләр.

Журналист, "Украина — Центральная Азия" Telegram-каналы авторы һәм журналисты, Азатлык Радиосының украин хезмәте белән хезмәттәшлек итүче Григорий Пырлик фикеренчә, үзбәк хөкемдары Андижон шәһәрендәге мәхкәмәдә "хөкем ителүченең балаларын украин балаларыннан өстенрәк куйды".

Сугыш аркасында 13 мең украин баласы өлешчә, меңнән артык бала тулысынча ятим калды, дип статистика китерә Пырлик.

Үзбәк журналисты Мухрим Азамходжаев та йомшак хөкем карарларын тәнкыйтьли.

"Бу - "Русия гаскәренә кер, Украинага каршы сугыш һәм эшләгән акчаларыңа Үзбәкстанда бәхетле яшә дигән махсус чарага охшаган", ди Азамходжаев.

Язманың оригиналы Азаттык Радиосы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG