Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның үлүенә бер ел узу уңаеннан дөньяда һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә аны искә алу чаралары уза. Алар арасында чиркәүләрдә дога кылулар, "Навальный" фильмнарын күрсәтүләр, сәясәтченең "Патриот" китабын укулар, сәяси тоткыннарга хатлар язу кичәләре һәм башка чаралар бар.
Сәяси чикләүләр шартларында Русия шәһәрләрендә активистлар сәяси репрессия корбаннары һәйкәлләре янына чәчәкләр алып килә. Мәскәүнең Борисов зиратында Навальный җирләнгән кабер янына күпләп чәчәкләр алып киләләр, язулар калдыралар. Кабергә чәчәкләр кую өчен чират та барлыкка килде, ди "SotaVision".
Уфада да репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәк алып килүчеләр бар.
Казанда полиция репрессия корбаннары һәйкәле янына беркемне дә китертми, дип яза Республикасы каналы. Кешеләр чәчәкләрне аннан ерак түгел эскәмиядә калдыралар, полиция чәчәкләрне шунда ук алып куя диелә.
Мәскәүдә Навальный каберен кайбер чит ил дипломатлары да зиярәт итте. Алар арасында Русиядә АКШ илчесе Линн Трейси, Европа берлеге илчесе Ролан Галараг, Британия илчесе Найджел Кейси, Испания илчесе Рикардо Мартинес Васкес һәм Австралия илчесе Джон Гиринг булды.
Чәчәк алып килүчеләрне тоткарлау күренешләре дә бар. ОВД-Инфо язуынча, инде кимендә җиде кеше тоткарланган. Аларның алтысын Новосибирскида көч кулланып кулга алганнар.
- Алексей Навальный 2024 елның 16 февралендә Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Харп шәһәрендә, "Полярный волк" колониясендә үлде. Хатыны һәм көрәштәшләре сәясәтчене Владимир Путин боерыгы белән үтерделәр дигән фикердә. Кремль моны кире кага.
- Навальный оештырган Коррупциягә каршы көрәш фондын һәм Навальный штабларын Русия хакимиятләре экстремист оешмалар дип таныды. Русия кануннарына ярашлы, мондый оешмалар белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять җаваплылыгына тарталар.
- Тикшеренүчеләр һәм журналистлар Навальный үлеменә бәйле тикшерү алып баруларын әйтәләр, әлегә зур нәтиҗәләр турында хәбәр ителми. The Insider басмасы Алексей Навальный төрмәдә агуланган булуы ихтимал дип язып чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум