Татарстан Дәүләт шурасы Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучы хәрбиләр өчен сайлауда катнашу мөмкинлеген гадиләштерергә тәкъдим итте. 82 депутат хуплады, икесе — каршы тавыш бирде. Республика депутатлары мөрәҗәгате Русия Думасына юлланачак.
Бу Русиядә сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында федераль канунга төзәтмәләр кертүне күздә тота.
Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше, җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, бүген Украина сугышында катнашучылар читтән торып сайлауда намзәт була алмыйлар.
Хәзерге вакытта Русиядә намзәт булырга теләгән кеше сайлау участогына үзе шәхсән барып, гариза һәм документлар тапшырырга тиеш. Бары тик авырган, хокук бозуда гаепләнелгән яки шикләнелгән һәм сак астында булган кеше өчен генә искәрмә каралган. Татарстан Дәүләт шурасы хәрбиләр өчен мондый искәрмә кертүне тәкъдим итә.
— Федераль канунда хәрби хезмәттә булган һәм хезмәт урынын калдыра алмаган хәрби хезмәткәрләргә документларны башка затлар аша тапшыру мөмкинлеге каралмаган. Шул сәбәпле, хәрби хезмәткәрләр сайлау комиссиясенә документлар тапшыру һәм депутат булып сайлану мөмкинлегеннән мәхрүм ителә, — диде Хәбибуллин.
Депутат фикеренчә, бу "Ватанны яклаучыларның казанышын тану" булып саналачак.
Татарстан депутатларында бу мөрәҗәгать бәхәс уятмады. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "башка фикерләр бармы", дип сорады. Шулай да тавыш бирүдә ике депутат бу канун өлгесенә каршы чыкты.
Татарстанның әлеге мөрәҗәгатен Русия Дәүләт думасында депутат Айрат Фәррахов тәкъдим итәчәк.
Моңа кадәр Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучылар арасыннан дәүләт оешмаларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшләүчеләрне әзерләячәкләре әйтелде. Моның өчен "Батырлар — Татарстан каһарманнары" дигән проект эшли башлаган. Ул Владимир Путин кушуы белән башлатылган "Время героев" федераль програмының бер төре булып тора. Беренче чиратта "махсус хәрби операция ветераннарын" (Украинага һөҗүмне Русиядә шулай дип йөртәләр — ред.) укыту күздә тотыла. Ә хәзерге вакытта сугышта булучыларны демобилизацияләнгәннән соң гына укытачаклар.
Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум