Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телендә "Tatar Altan vs Shaitan" компьютер уены чыгачак


Steam платформасында уен күренеше
Steam платформасында уен күренеше

Татар батыры Алтан турында уен 5 мартта чыгачак диелә.

Steam платформасында экшн-маҗара жанрындагы татар уены дөнья күрәчәк. Ул "Tatar Altan vs Shaitan" (Татар Алтан Шайтанга каршы) дип атала.

Уен сюжетына күрә, Алтан исемле батыр үз авылына кайта һәм анда явыз көчләрнең эзләрен күрә. Ул бу явыз көчләр белән көрәшә башлый, иң ахырда аның төп дошманы Шайтан булачак.

Уен дүрттән артык дәрәҗәдән тора, геймплей дошманнарны җиңүгә корылган. Моннан тыш уенда ачык дөнья бар, аны ирекле рәвештә гизеп, дөньяны өйрәнергә мөмкин, диелә уен тасвирламасында.

Уен рәвешен күрсәткән видеотрейлер:

"Tatar Altan vs Shaitan" уенында татар фольклоры элементлары һәм классик татар композиторлары музыкасы кулланылган. Интерфейс өч телдә: татарча, урысча, инглизчә тәкъдим ителәчәк.

Авторлары аның 5 мартта чыгачагын язды. Ул Steam платформасында урнаштырылачак. Аны Windows операцион систем булган компьютерларда уйнап булачак.

Уен процессы 2-3 сәгать дәвам итәчәк. Аны Vinco Forever Studios әзерләгән диелә. Медиада уенны эшләүче буларак активист Руслан Смолин аталды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG