Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Татарстан Мәскәүгә салымнарны 62%ка арттырган


Татарстан хөкемәте бинасы
Татарстан хөкемәте бинасы

Республикада җыелган салымнарның 26,7%-ы гына үзендә калган.

2025 елның гыйнварында Татарстанда барлыгы 107,2 млрд сум салым җыеп алынган. Әлеге керемнәрнең 78,5 млрд сумы федераль үзәккә күчерелгән. Бу хакта 26 февральдә республика финанс министрының урынбасары Алла Анфимова матбугат очрашуында белдерде.

Бу узган елдан 62,5%-ка, яки 30 млрд сумга күбрәк. 2024 елның гыйнварында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 48,3 млрд сумын күчергән булган.

Республиканың үз бюджетына исә 28,7 млрд сум калган. Бу Татарстанда җыелган барлык салымнарның 26,7%-ын алып тора.

Татарстанның үзендә калучы салымнар гыйнвар аенда 25%-ка күбрәк тәшкил иткән. Бу физик затлар кеременә салым (НДФЛ), акцизлар һәм салым булмаган керемнәр хисабына арткан. "Бу хезмәт хакы үсүе белән бәйле", диде Анфимова.

Русиядә үз керемнәре буенча Татарстан дүртенче урында бара. Беренче өчлектә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Петербур.

2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынды. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.

Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юлланды. Бу 2023 елдан 20 процентка күбрәк иде.

Соңгы биш елда Татарстанда 5,63 трлн сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Мәскәүгә — 3,68 трлн сум, яки 65,3% киткән. Татарстанда — 1,94 трлн сум, яки 34,7% калган. Шул ук вакытта федераль үзәк республикага 375 млрд сум гына финанс бүлеп бүлеп биргән.

2025 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

Быел Мәскәү Татарстанга федераль ярдәмне 22 процентка киметәчәге билгеле булды.

Былтыр Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте. Бу узган ел Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кабул ителгән салым реформасына да бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG