Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта яшәүче башкорт активисты Айгөл Лайонның әнисендә тентү узган


Айгөл айон
Айгөл айон

"Шкафларны, әниемнең кәфенлекләрен, киемнәрен актарганнар. БСТда эшләгән чакта төшкән фотоларым тора иде, шуларны алып киткәннәр", дип сөйли ул. Шулай ук аның туганнарын киләсе атнада Уфадагы ФСБ идарәсенә чакырганнар.

Бүген, 20 февральдә иртәнге якта сәяси мөһаҗир, журналист Айгөл Лайонның Башкортстанда яшәүче 87 яшьлек әнисендә тентү үткән. Тентү белән Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре килгән. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

ФСБ вәкилләре килгән вакытта өйдә әнисе белән бергә Айгөл Лайонның бертуганы да булган.

"Апаем әйтүенчә, шкафларны, әниемнең кәфенлекләрен, киемнәрен актарганнар. БСТда эшләгән чакта төшкән фотоларым тора иде , шуларны алып киткәннәр. "Алып китсәгез, кире бирмисез, туганымның бернинди истәлеге дә юк", дип, апаем бер фотомны гына алып калган", дип сөйли ул.

Куәт оешмалары вәкилләре видео күрсәтеп, андагы кеше Айгөл Лайонмы икәнен ачыкларга тырышкан.

"Апаем мине танымаган. Бер яктан туганнарыңа үзеңнең нәрсә белән шөгыльләнгәнеңне, кайда йөрүеңне сөйләмәү яхшы икән. Туганнарым чынлап та берни белми: каядыр юлга чыкканымны, кем беләндер аралашканымны беркем белми. Монысы хак. Апаем мине видеода чынлап та танымаган, нинди видео икәнен аңлата алмады", ди ул.

Айгөл Лайон сүзләренчә, ФСБ вәкилләре аның туганнарыннан ул нишләп украиннарны хуплый дип сораштырган. Шулай ук активист куәт оешмалары хезмәткәрләренең нәрсә эзләвенә аптырый, әнисенең өендә күптән булмавын әйтә. Аның кайчан чит илгә китүе белән дә кызыксынганнар.

"Бу хәлләрдән соң хәзер миңа пычрак ату башланыр дип аңлыйм. Без чынлап та кабат 1930нчы еллар ахырына кайтабыз, чөнки туганнарны киләсе атнада Уфага ФСБга чакырганнар. Хәтерләсәгез, совет заманында чит илдә туганы булган кешеләр ниндидер каравыл астында булган, шул заманга киләбез ахры. Бирешмибез. Ирекле Башкортстанда күрешкәнгә кадәр", дип сөйли активист видеосында.

  • 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" оештырды. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә". Комитет җитәкчесе итеп чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башка мөһаҗирләр белән беррәттән шулай ук Айгөл Лайон да керде.
  • Айгөл Лайон Русиядә "милли азчылыкларга карата геноцид бара" дип саный. "Русия бүген ике куянны бергә үтерә – милләтләр кулы белән Украинада сугыш алып бара. Мин халыкка гаҗәпләнәм, ничек аларның башына "ватанны яклыйбыз", "азат итәбез" һәм "Украина җирләрендә" дигән сүзләр сыя?", дип язган иде ул Facebook-та.
  • Шулай ук ул Украина хәрбиләренә әсир төшкән башкорт ирләре белән әңгәмәләр дә эшләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG