Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков тоткарланган. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" һәм "Реальное время" хәбәр итә.
"Реальное время" язуынча, аны шәһәр бюджетыннан 2,6 миллион сум урлаган дип шикләнәләр. Түрәгә "зур күләмдә акча белән хәрәмләшү" турында җинаять эше ачылган.
Тикшерү фаразынча, 2017 елда, Экология һәм табигый ресурсларны куллану департаменты мөдире булып торган чакта Айнур Исхаков биш карьерны күмдерү (рекультивация) өчен "Тандем+" ширкәте белән килешү төзегән, әмма бу эшләр эшләнмәгән. "Тандем+"нең элекке мөдире Илдар Таһировка да җинаятьэше ачылган. Ул 2015 елдан 2023 елга кадәр ширкәткә нигез салучы булып торган.
42 яшьлек Айнур Исхаков Әлмәт башкарма комитетын 2021 елдан бирле җитәкли. Әлмәтнең Экология һәм табигый ресурслардан куллану департаменты белән ул алты ел җитәкчелек иткән иде.
- 2023 елда октябрьдә 4,8 млн сум ришвәт алуда һәм тагын 200 мең сум алмакчы булуда гаепләп Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, 42 яшьлек Андрей Подоваловны тоткарлаганнар иде.
- Шул ук елны май аенда Әлмәт районы башкарма комитетының икътисад идарәсендәге сәүдә бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Хәбибуллин тоткарланган иде. Тикшерү комитеты фаразынча, ул сугышта катнашучыларга дип эшмәкәрләрдән акча җыйган. Тик акча солдатларга барып җитмәгән, түрә аны үзе өчен тоткан диелә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум