Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык YouTube: "1552" спектаклен куйдырмау — куркаклык"


Камал театры бинасы
Камал театры бинасы

Узып баручы атнада Азатлык YouTube-нда Казан ханлыгын алуга багышланган "1552" спектаклен әзерләүдән баш тарту, Татарстанга мигрантларның файдасы һәм зыяны, эчкечелектән мәҗбүри дәвалану, YouTube-ны томалау турында сөйләштеләр.

"1552 елдан бирле хокуксыз без"

Узган атнада Камал театрына "1552" спектаклен куймаска киңәш ителүе билгеле булды. Мондый карарны Камал театры үзе кабул итмәгән, ә "югары кабинетларда" киңәш иткәннәр. "Бизнес-Online" басмасы чыганаклары сүзләренчә, "бүген — Казанны Явыз Иван яулау елына карата аллюзияләр белән халыкны тынгысызлау вакыты түгел" дигән ишарә ясаганнар. Режиссер Айдар Җаббаровның "Хуш, авылым" спектакленең дәвамы буларак "1552" спектаклен әзерләве турында былтыр августта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр иткән иде. 2023-2024 театр сезоны тәмамланды, ләкин спектакль куелмады.

Спектакльне әзерләмәү һәм гомумән 1552 елгы вакыйгалар темасы Азатлык укучыларында күп фикерләр уятты.

Күпчелек бу уңайдан үкенеч белдерә, "һаман да куркаклык психологиясе хөкем сөрә" ди:

"Түрәләрдә ялагайлану, кулдан байлык, хакимлек китүдән курку психологиясе".

"Халык курка".

1552 елгы вакыйгалар кешеләрдә кызганыч хисе уята. 470 елдан артык элек булган хәлләр генә түгел, ә бүген аның нәтиҗәләре дә.

"Без һаман да коллар. 1552 елдан бирле кан коела, хокуксыз, телсез мескен халык без! Ни кызганыч, татар үз халәтен хәтта аңламый. Аллаһ ярдәменнән ташламасын, алдагысы хәерле булсын, дога кылыйк".

"Безнең өчен зур фаҗига. Җитәкчеләр алтын тулы сандыклар өстендә утырган, дошманга каршы сугышырга әзерләнмәгән, коралланмаган, беректәшләргә чыгымланмаган. Безнең тарихи хәтерне юарга тырышалар, онытсыннар диләр. Халыкның яртысын юк иттеләр дә, хәзер без шуны онытырга тиешме? Шулай да хәтерсез кешеләр бар, оятыбызга".

"Арабызда 15% кеше маңкорт яки йөрәге таш булып катканнар. Кызганыч".

"Төп телеканаллардагы пропагандистлар, коммунистлар булмаса, Русия халкы 700 млн кешегә җитәр иде" дип сөйли. Бәлки, шулайдыр. Ә менә 1552 елгы хәлләр булмаса, татарлар саны күпме булыр иде микән дә, татарларның үсеше ни дәрәҗәгә җитәр иде? Ул вакытта Казан ханлыгы үсеше Мәскәү кенәзлегеннән югарырак булган. Алар сорау бирә, без дә сорыйбыз. Хәзер республикада татарлар 43% гына тәшкил итә, һаман да милләт саны торгызыла алмый".

"Кызганыч, бик, кызганыч. Хәтер көнен онытырга хакыбыз юк. Онытмасак иде".

"Кызганыч, беә татарлар колга әйләндек".

Шул вакытта гел кайгырып яшәү дә яхшы түгел, дус булып яшәү әйбәтрәк дип санаучы да бар:

"Үткәннәр белән яшәмик, җәмәгать! Башка милләтләр һәм урыс халкы белән бергәләп, киләчәгебез матур булсын дип яшик!"

"Мигрантлар безгә үз телләрен такмый, эшләсеннәр"

Азатлык YouTube-ндагы "Мигрантларга ничек карыйсыз?" соравына 60ка якын җавап килде. Русиядә аларга карата тискәре караш сизелгәндә, Татарстанда, Башкортстанда яшәүче татар һәм башкортларда Урта Азиядән эшләргә килүчеләргә начар мөнәсәбәт күренми. Бигрәк тә аларның төрки һәм мөселман булулары якын. Шулай ук ачлыктан качкан татар-башкортларның Урта Азия тамакларын туйдыруны онытмаска кирәк диләр.

"Әгәр намуслы мөселманнар икән, яшәсеннәр һәм эшләсеннәр"

"Әле күпме татар яшәп ята Урта Азия илләрендә дә. Хакимият ачлыкка тилмерткәндә шул илләрдә безне кабул иттеләр. Онытмыйк үткәнне".

"Без татарлар Үзбәкстанда тыныч кына яшибез, безгә хөрмәт белән карыйлар. Яхшы тормыштан китмиләр. Без - мөселман туганнар. Исән булыгыз" дип язган Үзбәкстанда яшәүче бер укучы.

"Алар эшчән, тырыш халык".

"Бу мөселман халыклары һәм төркиләр, алар беркемгә дә зыян китермиләр".

"Килсеннәр, безгә алардан күп нәрсәгә өйрәнәсе бар".

"Мигрантлар хет намаз укыйлар, хатыннар капланган, ә безнекеләр имансызлар".

Мигрантлар арасында төрле кешеләр бар, аларга төрлечә карап була, барысы да аларның никадәр интеграцияләнүенә бәйле дип тә язалар.

"Уңай да карап булмый, әмма дә ләкин тугандаш халыклар булгач тискәре дә карыйсы килми. Безнең ремонт-отделка өлкәсендә эшләүче егетләргә зур конкуренция, эшләрен бик арзан бәялиләр, чөнки аларга монда акча күп кирәкми, ә анда гаиләләре бай яшиләр. Ә безнекеләр бәяне төшерә алмый, чөнки бу бәяләр белән, үзегез беләсез, арзанга эшләп булмый. Шуңа ачулары чыга нык. Эшләренең сыйфатлары да начаррак, әлбәттә кешесенә карап инде анысы да".

"Барысы да аларның интеграцияләнергә теләүләренә бәйле. Әгәр алар күпчелек таләпләргә туры килә икән, мин аларга яхшы карыйм. Әгәр дә алар җәмгыятебезнең бер өлеше булырга һәм татар булырга теләмәсәләр, аларга илебезне ташлап китәргә кирәк".

Шулай да мигрантларга каршы берничә кеше язды:

"Кирәкми алар монда. 90нчы елларда алар безнең халыкны кыйнап, талап, куып җибәрде. Юньлесе үзендә яши аның, монда килгәннәрнең кем икәнен күрәбез инде".

"Алар элекке кебек эшләргә килмәгән бит, безнең урынга яшәргә килгән. Аңлаганнар аңлый".

Шул ук вакытта бу язучыларга җавап бирүчеләр дә бар.

"Казанга алар үз кануннары белән килмәгән, телләрен өйрәнергә мәҗбүр итми. Безне яшәргә өйрәтми. Бер үзбәкнең янгыннан коткаруы (быел апрельдә Петербурдагы зур янгында Олимжон Ибраһимов кешеләрне коткара - ред), икенчесе сәүдә үзәгеннән кешеләрне чыгарырга ярдәм итүе (сүз "Крокус сити холл"дагы теракт турында бара ала, анда Кыргзыстан иммигрантлары гаиләседә туган 15 яшьлек Ислам кешеләрне бинадан чыгарырга ярдәм итә - ред.) бик тиз онытылды. Мин моны картайгач кына аңлый башладым, транспортта урынны нәкъ менә азиатлар бирә башлагач кына".

"Минем кызым балалар бакчасының татар төркеменә йөри башлады. Урысча белми иде. Ярты елдан өйдә урысча җавап бирә башлады. Үзбәкчә түгел. БДИ урыс телендә. Идән юарга теләмәсәң, өйрән урыс телен, әдәбиятын. Бүредән качканда черки кумыйлар. Татар телен өйрән, бел, ләкин шундый шартлар куялар ки, ул сиңа кирәкми. Балта яхшы корал, ләкин ул сиңа шәһәрдә кирәкми икән, син аны үзең белән йөртмисең, тора-бара югалтасың да..."

Мигрантларны чакыру - җиңел юл, Русия үз балалаларын үстерү урынына әзер кешеләрне ала диюче дә бар:

"Илләрендә 25 ел үстереп, тәрбияләп, һөнәр алган кешеләрне Русия бик тиз генә кулына төшерә, әле өстәвенә аларны мыскыл да итә".

"YouTube булмагач бик кыен"

Узган яллар алдыннан Русиядә YouTube белән проблемнар туды. Кемдә әкренәйде, кемдә видеолар бөтенләй ачылмый башлады. Бигрәк тә видеохостингка өстәл санагыннан керүчеләр зарланды.

Азатлык укучылары бу уңайдан борчыла:

"Бездә хәзер бөтенләй эшләми. Бик кыен YouTube булмагач. Нәрсә карарга да белгән юк. Бүтән булмас микәнни ул, просто беда!".

"Минем санакта Ютуб видеолары бөтенләй күрсәтелми. Кара дүртпочмак һәм уртасында боҗра әйләнә".

"Туктатмагыз эшегезне. Бер сайтта, үзегездә җыегыз татарча материалларны. Халык татар тавышын, сүзләрен эзләячәк".

"YouTube югала икән диләр. Кызганыч. Бәлки аның урынына башка берәр нәрсә уйлап чыгарырлар".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG