Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә YouTube ачылмый башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кайбер очракта хәтта VPN белән дә кереп булмый, диелә.

Русиядә YouTube видеохостингының сайты һәм әсбабы ачылмый башлаган, кайбер очракта хәтта VPN белән дә.

Бу хакта кулланучылар зарлана. Сбой.рф сервисында соңгы сәгатьләрдә зарланучылар саны алты меңнән артып киткән. Downdetector Русиянең бөтен төбәкләрендә — Калининградтан башлап Владивостокка кадәр YouTube эшләмәве турындагы зарларны терки.

Аеруча Мәскәү, Петербур, Екатеринбур кебек күп кеше яши торган шәһәрләрдән шикаятьләр күп килә.

1 августта YouTube видеохостингы Русиядә начар эшли башлады. Июль уртасында Русиянең иң эре телекоммуникация ширкәте "Ростелеком" илдә Youtube видеохостингы эшендә проблемнар ихтималы турында кисәтте. Элемтә операторына карамастан, Русиядә яшәүчеләр видеоларны әкрен йөкләү һәм видеоларның түбән сыйфаты кебек проблемнарга юлыга ала диелде. Моны ширкәт Google җиһазы – Google Global Cache "деградациясе" белән аңлатты.

Google Русиядә YouTube проблемнарына катнашы булмавын белдерде. "Русиядә кайбер кешеләр Youtube-ка керә алмавы турында хәбәрләр безгә билгеле. Бу ниндидер техник проблемнар яки безнең тарафтан гамәллә түгел", — диелә ширкәт белдерүендә.

Кичә, 7 августта "Медуза" үзенең чыганакларына сылтама белән Русия хакимиятләре YouTube-ның тизлеген секундка 128 кбитка кадәр төшереп акрынайтырга булган дип язды.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, YouTube Кремльне хуплаучы күп кенә каналларны томалады. Ә оппозицион медиа, киресенчә, видеохостингта эшләвен дәвам итә.
  • Путин Украинага каршы сугышы башлагач, Русиядә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләр томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG