Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда миграция үсеше 45,5 процентка төшкән


Архив фотосы
Архив фотосы

Республикага килүче чит ил мигрантлары саны кими, Русия төбәкләреннән күченүчеләр арта.

2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда мигрантлар үсеше 1,2 мең кешене тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чорыннан 45,5 процентка азрак. Әлеге саннарны Татарстанстат китерә.

Биш айда Татарстанга 3,7 мигрант килгән, бу былтыргыдан 17,6 процентка азрак. 2024 елның биш аенда аларның саны 4,5 мең кеше булган. Республикадан китүче мигрантлар саны 2,6 мең кешегә җиткән, бу үз чиратында 8 процентка күбрәк.

Шул ук вакытта Татарстанга Русия төбәкләреннән килүчеләр арта. Быел республикага 8,6 мең кеше килгән һәм 7,1 меңе киткән. Татарстанда Русия миграциясе 1,1 мең кешегә үсеш күрсәткән.

• Татарстанда мигрантлар саны да кими башлады дип белдергән иде түрәләр. Татарстанстат мәгълүматына караганда, 2023 елда Татарстанга 86,5 мең мигрант килгән, шуларның 8 меңе республикада калган. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 20 процентка азрак.

• Апрель башында Казанда эшче мигрантларны тикшерүләре хәбәр ителгән иде. Тәртип саклау оешмалары вәкилләре Казанның Совет, Киров һәм Мәскәү районнарындагы төзелеш барган урыннарда булган. Төзелеш мәйданчыкларыннан тыш, шәһәрдәге зур базарларны да тикшерүләре әйтелә.

• Моңа кадәр март аенда да Казандагы полиция мигрантлар арасында хәрби исәпкә куердай кешеләрне эзләп шәһәрнең зур төзелешләрендә рейдлар үткәргән иде.

• Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда мигрантларга басым арта. Полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән дип хәбәр ителде.

• Хакимият Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс уйлап тапты. Анда мигрантларны сызгармаска, кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, сарыклар суймаска, урамда намаз укымаска өйрәтәчәкәләр, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды нишләргә? Безнең кулланманы укыгыз
🌐 Безнең Telegram-каналга да кушылыгыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG